Нургали тавышын тагы да күтәрә төште:
– Нәрсә, сүз көрәштереп торыр идегезме әллә? Оят кайда, ә, Мәфтуха, сиңа әйтәм?! Ак җәймә, имеш! Ак җәймә – әнә чиста салам. Иренмичә ешрак алыштыр. Күрәм: вазифаларыгызны оныта башлагансыз. Юк, ярамый болай, ярамый! Хезмәт дисциплинасын бозарга мин юл куймам, эленке-салынкы йөрүчеләр белән минем сүзем кыска булыр, белеп торыгыз аны! Менә шул, чибәрләрем! Бүген үк, сыерларыгызны кояшка чыгаргач, себерке, кыргавычлар белән коралланасыз да һәммәсен дә ялт иттереп куясыз. Ялап алган кебек булсын, ишеттегезме?
Кызларның кайберләре генә:
– Ишеттек! – диделәр, һәм шелтәгә эләккәннәре авыз-борыннарын турсайтып, эләкмәгәннәре авызларын каплап көлә-көлә, сүзсез генә урыннарына таралдылар.
Нургали, аларның артларыннан карап, үзалдына гына:
– Дисциплина, дисциплина йомшара башлаган, мин сиңа әйтим! – дип куйды. Кем сүзе иде бу, кичә кем ферма эшчеләренә бу гаепне ташлаган иде – ул кадәресе аның күңеленә килмәде.
Аннан алар әчкелтем исләр аңкып торган дуңгызлар абзарына керделәр. Ишектән кергәч тә, нәкъ каршыдагы иркен аран эчен тутырып галәмәт олы дуңгыз ята. Бу – «Бояр» исемле токым үрчетә алудан узган карт ата дуңгыз.
Нургали гадәтенчә аңа ачык чырай белән кычкырып дәште:
– Исәнмесез, исән-сау гына ятасыңмы, Бояр дус!
Әмма карт Бояр, ашап туйганнан соң, шундый онытылып, тәмам рәхәткә чумып йоклый ки, әйтерсең ул бу фани дөньяда да түгел. Күпме генә дәшмә, ул колагына да элми, ак керфекләрен дә, ичмасам, селкетми, искиткеч игътибарсызлык һәм гамьсезлек үзендә… Шуның өчен дә Нургали аны бик ярата, аның зурлыгына сокланып бетә алмый. Ә Бояр зур, бик зур, аның чит-читләре җыерылып торган ике янәшә тишекле түгәрәк борыны өлеш тәлинкәсе кадәр бар, колаклары, юләр әйтмешли, әрекмән яфрагы хәтле булыр, шуңа күрә дә ул бөтен аран эчен берүзе тутырып, ишелеп ята.
Дөрес, ул – үрчем өчен ярамый башлагач, махсус тәрбиягә, симертергә куелган дуңгыз; Нургалинең исәбе: аны бераз ашатып, дәүләткә ит заданиесе өчен тапшыру иде. Ләкин Бояр ашаткан саен зурая, тазара бара, ә Нургалинең аның саен кызыксынуы көчәя: дуңгыз дигәнең күпмегә хәтле арта ала икән? Менә өченче ай инде ул аны ашата. Хәзер ферма кешеләре, Бояр өстенә карап: «Бу әкәмәт унбиш пот булыр!» – диләр.
Кичә сессиядә уполминзаг агенты Шәйдуллин, дәүләткә арык мал тапшырасың, дип, Нургалинең җан ачуын чыгарган иде… Боярны күрсәтәсе иде аңа, Боярны, менә күр, дәүләт өчен махсус симертәбез, диясе иде үзенә… белеп сөйләргә өйрәнер иде.
Әмма, үзара гына әйткәндә, бер нәрсә Нургалинең йөрәген тырнап тора: Бояр хәзергә берүзе генә, ишләре юк аның, илтеп биргәч, кешегә күрсәтергә дә калмый. Дөрес, фермада бу «кәпәч борыннар» аз түгел, карты-яше йөз баштан артып китә, тик… хәзергә кул кыска, барысына да Боярга биргәнне биреп булмый.
Шулай да Бояр Нургали күңелендә күп кенә уйлар куз- гатты. Ит бирү ягыннан дуңгыздан уздырган хайван юк. Шуның өстенә бик тиз үсә, тиз үрчи, бер тапканда икешәр дистә, хәтта аннан да артыграк бала китерә. Ләкин бөтен бәла шунда: дуңгыз – артык четерекле хайван. Бик нечкә табигатьле ул, азыкны бик талымлап кына ашый («дуңгыз барын да ашый» дип әйтү дөрес түгел икән ул), чирләргә бик ярата, кояшка да, яңгырга да чыдамсыз, кайчан шулай барысы берьюлы авырып, ферма кешеләренең тәмам котларын алалар.
Нургали исәбенчә, дуңгызлар белән эшнең канәгатьлә- нерлек булмавы бу хайванны яхшылап белмәүдән килеп чыга. Ничә әйтсәң дә, борыннан асрап өйрәнгән хайван түгел, аны тәрбияләүнең бөтен серләренә төшенеп җителмәгән әле. Мәсәлән, дуңгыз балаларының аз канлы булуларын ничек бетерергә, ана дуңгызның балаларын имезергә имчәкләре җитмәсә нишләргә? – Менә практика үзе алга китереп куйган шушы сорауларга җавап эзләп, Нургали үзе дә һәм аның кешеләре дә күптән инде баш ваталар. Һәрхәлдә, Нургалинең дуңгызлар асрау эшенә җиң сызганып тотынырга нияте бар. «Бөтен көтүләре белән Бояр кебек булсыннар, – дип йөри ул. – Һәрберсе бер йөк ит булсын, Украинадагы кебек… Ай-һай, андагы дуңгызлар, башлап күргәндә куркып китәсең, әкәмәт!»
Бояр өстенә карап шулай уйланып торган чакта, сарык караучы Һәдия килеп, Нургалине һәм Галләм абзыйны дуңгызлар күршесендәге сарыклар абзарына чакырды.
– Минем бер сарыгыма әллә ни булган, шуны карагыз әле, – диде ул.
Кыз артыннан иярделәр һәм зур абзарны икегә бүлгән юка стенаның такта ишегеннән икенче якка чыктылар. Бу якта иркен-иркен итеп киртәләгән араннарда төркем-төркем сарыклар торалар. Хәзер араннар буш: сарыкларны тышка, абзар алдындагы утарга чыгарганнар.
Һәдия юлдашларын бер буш аранда стена буена сыенып кына, башын хәлсез салындырып ятып торган сарык янына алып килде. Галләм абзый, чүгәләп, сарыкны сак кына капшый, тоткалый башлады, ләкин сарык гадәтенчә куркып сискәнмәде дә, сикереп торырга да омтылмады. Шик юк, сарык авырый иде. Галләм абзый аны күтәреп торгызды, ләкин сарык арткы аягының берсен җиргә тидерә алмый, бары өч аягына гына басып тора иде.