– Сугып сындырганнармы моның аягын?
– Юк, кем суксын, ди.
– Алайса, үгез сөзгәндер.
– ?
Капшана торгач, Галләм абзый сарыкның корсак артыннан тагын бер ярасын тапты.
– Бу ни бу, мәхлукның эче тишек ләбаса. Менә!
Ул канга буялган кулын күрсәтте, Нургали аптырап башын чайкады.
– Сөздергәннәр шул, харап иткәннәр хайванны… Кайвакытта, ничек булды бу? – диде ул кызга, кашларын җыерып.
Кыз еларга торган тавыш белән:
– Берәү дә сөзгәне юк, – диде, – билләһи менә, валлаһи…
Нургали, сабырлыгын җуя башлап, аның сүзен бүлде:
– Йә, йә, ант итә башлама, күрмәсәң күрмәдем диген, тик дөресен генә әйт!
Һәдия кинәт каушап калды булса кирәк, дәшмичә авызын сузып, җиргә текәлеп тик тора бирде: күренә, елап җибәрергә дә күп калмаган… Нургали аңа сөзеп карап торды.
– Йә, ник дәшмисең?
Кыз шактый көттереп, ниһаять, «ни булса ул» дигәндәй, бер тыннан әйтеп куйды:
– Сарык яшь үгезләр янына кереп калган, бүген шуннан чыкты.
– Күптән шулай дип әйтү кирәк иде, – диде Галләм абзый, чүгәләгән җиреннән торып. – Бәрәне бармы?
– Бар!
Нургали кыздан сабыр гына, ачуын ничек тә сиздермәскә тырышып сорашырга тотынды:
– Кичтән сарыкларыңны барлап калдырмаган идеңмени?
– Нишләп барламыйм, ди. Карап яптым, барысы да шунда иделәр.
– Ничек соң ул яшь үгезләр янына барып эләккән?
– Миннән соң, караңгы төшкәч инде, Хатирә шушы ишектән бозаулар ягына чыгып йөрде. Шул чакта бу сарык кереп калган, күрәсең…
– Алайса, Хатирә гаепле?
Кыз дәшмәде, башын иде. Нәкъ шул чакта абзар ишеге төбендә башына күн түбәле колакчын бүрек, өстенә кыек кесәле кыска бушлат кигән авыл Советы председателе Сөләйманов күренде. Нургал, аны күрү белән, Һәдиягә башка бер сүз дә әйтмичә, туры ишеккә таба китте. Сөләймановның ачык тавыш белән:
– Исәнме, Нургали абый! – диюенә каршы ул:
– Ярый әле, – диде дә яныннан кырын узып тышка чыкты.
Сөләйманов, аз гына читкә тайпылып, аңа юл биреп калды.
…Бик вакытсыз чакта Нургалинең күзенә килеп күренде бу Сөләйманов. Шундый иртә, яшь кәләш кочагыннан торып йөрергә ни пычагым калгандыр аңа… Үзенчә, бәлкем, кичәгедән соң Нургалинең кәефен белергә чамалыйдыр. Бик телисең икән, Нургали кәефенең нинди икәнен күрсәтә белер!
Әнә шулай, ихтыярыннан тыш йөрәгендә тыгызлана башлаган сукыр ачуга бирелеп, ул беркая да сугылмыйча туры ферма өенә китте. Кычкырып, автомат очередедәй озын итеп сүгенәсе килә иде аның… Җитмәсә, Һәдиягә дә бер усал сүз дә әйтә алмыйча калды. Әмма ул аны бүген үк фермадан куачак. Корыч дисциплина булачак аның фермасында. Һәртөрле җебегәнлекне, салкынлыкны, җавапсызлыкны кызган тимер белән көйдерәчәк! Сөләйманов кебекләргә «әнә Нургалинең эше ничек» дип төртеп күрсәтергә урын калдырмаячак.
Нургали ферма өенә кереп, башыннан йомшак йомран бүреген салып өстәлгә ташларга өлгермәде, артыннан ук Сөләйманов та килеп керде.
– Һай, кызу атлыйсыз икән, Нургали абый, – диде ул, елмаеп. – Артыгыздан җитәр хәл юк.
Нургали, аны күргәч, шактый аптырап калды һәм уңайсызланып китте – көтмәгән иде ул председательнең артыннан ук ияреп килүен. Ләкин шунда ук үзен кулга алып, керпедәй салкын рәсми кыяфәткә төренде.
– Әйдә, узыгыз! – диде ул аңа.
Сөләйманов, өстәл янына килеп, буялмаган ак табуреткага утырды. Нургали өстәлдә яткан бер газетаның читен ертып алды. Аның нәрсә эшләргә җыенуын күреп, Сөләйманов кесәсеннән ак портсигар чыгарып сузды:
– Алыгыз, Нургали абый!
– Яратмыйм шул папирос дигән нәрсәне, – диде Нургали, тун кесәсенең төбен тырнап. – Минем өчен чуваш тәмәкесеннән дә шәбе юк.
– Кайсы көнне әле үзегез мине папирос белән сыйлаган идегез? – диде Сөләйманов сак кына.
Нургали җавап тапканчы тәмәке төрү белән мавыккан булды һәм зур итеп төргән тәмәкесен ялап авызына капкач кына әйтеп куйды:
– Ничектер бер алган идем дә кешегә өләшеп бетердем шунда…
Алар тәмәкеләрен кабыздылар, һәм Сөләйманов ачык соры күзләре белән туры Нургалигә карап, ә Нургали кашларын җыера биреп тәрәзәдән тышка карап, бер тын суырганчы сүзсез генә утырдылар. Аннан председатель Нургалинең кырын торуын (һәм папирос турында ни өчендер алдашып маташуын) ачык күрсә дә, аны-моны уйламыйча, сүз башлар өчен:
– Тимерчеләр янында булган идем әле, – диде, – бүген соңгы тырмага актык тешне сугып куячаклар. Бу Садыйк абзыйны әйтәм, чистый алтын кул, язгы чәчүгә бөтен эш коралларын өлгертеп куйды бит!