Выбрать главу

– Садыйк абзаң шул ул!

– Әйтәсе дә юк, тырыш кеше һәм яхшы оста… Һәр эштә дә Садыйк абзый кебек кешеләр булса, бөтен нәрсә ал да гөл булыр иде.

«Монысы ни өчен?» – дип уйлап алды Нургали, ә Сөләйманов, сүзен дәвам итеп:

– Кәримәнең Алмасы бозаулаган икән, – диде.

– Бозаулады шул.

– Шуны ишетеп килдем әле үзем дә… Ничек, әйбәтме соң?

– Нәрсә?

– Бозауны әйтәм… Әнисе холмогор, әтисе теге Балан, ай-һай, таза үгез… алардан туган бозау да чибәрдер инде?

– Ярыйсы.

– Күпме тартты соң? Үлчәдегезме?

– Кырык килограмм.

– Кырык! Бу инде, Нургали абый, ярыйсы гына түгел, бу, минемчә, бик яхшы инде. Мондый бозауның безнең фермада туганы юк иде шикелле?..

Нургали тәмәкесенең очына җыелган бармак буыны кадәр көлне кагып төшерде.

– Ник тумасын, туды.

– Кайчан, кайсы сыердан.

– Былтыр Хәлимәнең коба сыерыннан.

– Теге Зорькаданмы? Аның бозавы утыз алты килограмм булды бит!

Нургали иреннәрен кысты, аннан, бераз дәшми торгач, теләр-теләмәс кенә әйтте:

– Утыз алты түгел, утыз сигез иде.

– Шул-шул. Ә кырык килограмм бездә рекорд әле ул!

Нургалинең мыегы чуалганнан-чуала бара. Яшь председательнең аңа, ферма мөдиренә караганда да белдеклерәк булып (кара син, сыер исемнәрен дә белә ул, кайчан нинди бозау туганын да хәтерли ул), җитмәсә, төзәтмәләр биреп утыруы аның ачуын кабартканнан-кабарта иде. Ә Сөләйманов, аны-моны абайламыйча (әллә юри абайламаган булыпмы), беркатлылык белән ихлас күңелдән һаман сөйләнә бирә:

– Әйе, Нургали абый, бер Кәримә сыерыннан гына түгел, барлык сыерлардан да шундый бозаулар аласы иде. Бу бит теләгәндә булдырып була торган эш. Тик моның өчен кичә, сессиядә, Нуретдин абзый әйткәнчә…

Нургали, сабырсызланып, аның сүзен бүлде:

– Ишеттем мин анда кемнең нәрсә сөйләгәнен!

– Әлбәттә. Менә шул ишеткәннәрдән чыгып инде, Нургали абый, терлекләрнең нәселләрен яхшыртуны планлы рәвештә алып барырга кирәк булыр.

Нургали тартып бетермәгән тәмәкесен сүндермичә мич авызына ыргытты.

– Миңа берәүнең дә өйрәтүе кирәкми. Нәрсә эшләргә кирәклекне мин үзем дә бик яхшы беләм.

Сөләйманов бу көтелмәгән сүзләрдән бер мәлгә аптырап калды, дәшмичә Нургалинең кызыл таплар уйнаган караңгы йөзенә һәм ак иреннәре өстендә тырпайган кара мыегына җитди генә карап торды, аннан тыныч, сабыр гына әйтеп куйды:

– Өйрәтү түгел бит бу, Нургали абый…

– Ә нәрсә соң?

– Бумы, бу – бергәләп кайгырту.

Нургали үзен никадәр тыярга, кулдан ычкындырмаска тырышса да, Сөләймановның бу тынычлыгы, үз иткәндәй, ике сүзнең берендә «Нургали абый» дип дәшүе аны, ниһаять, ярсытып җибәрде. Ул, урындыгын артка этәрә биреп һәм нәрсәгә тукталырга белмәгән күзләрен Сөләймановтан яшереп, кызу-кызу әйтеп ташлады:

– Кайгырту, имеш! Шулай булмыймы соң! Беләм мин синең нәрсә кайгыртып йөрүеңне, ничу монда күзгә төтен җибәреп утырырга… Юк, Закир туган, авыл Советы председателе булсаң да, мин сиңа турысын әйтим…

Һәм Нургали бер секундка кинәт тукталып калды: хатыны Миңсылуның кичә йөрәгенә салган һәм кадалган шырпыдай бертуктаусыз бәгырен сызландырып торган вәсвәсәсе аның теленә килде, ләкин ычкындырып җибәрүдән үзе дә куркып китте. Табуреткасында текә генә утырган Сөләйманов аңа туп-туры карап, үзгәрүен бер дә сиздермичә, акрын гына:

– Йә, әйтеп бетер! – диде.

Моңарчы күзләрен нәрсәгә туктатырга белмәгән Нургали кисәк кенә, яшендәй ачу чәчрәтеп, Сөләймановка карап алды һәм, үзендәге һәртөрле икеләнүне селтәп ыргытырга теләгәндәй, сул кулы белән һаваны югарыдан түбәнгә таба ярып төшерде.

– Әйтәм! – диде ул, зәңгәрле тавыш белән яман кычкырып. – Әйе, ферма турында кайгырту түгел бу, баҗаң Фәттах кайгысы бу, аны минем урынга куярга йөрисең син… Менә нәрсә өчен бу уйдырмалар барысы да…

Сөләйманов урыныннан торды.

– Нургали абый, только кычкырма!

– Кычкырмыйм мин, әйтәм генә…

Алар беравык бер-берсенә туп-туры текәлеп карап тордылар. Нургалинең кашлары тартылып кушылганнар, күз төпләренә тир дымы һәм маңгае аркылысына калын тамыр калкып чыккан иде. Ул Сөләймановка никадәр батыр карарга тырышмасын, әмма күзләренең төбендә ниндидер бер тынгысызлык – борчылумы, гаепме – кая яшеренергә белмәгәндәй йөренеп тора иде. Ә Сөләймановның агарып киткән йөзендә һәм зур булып ачылган соры күзләрендә шундый бер гаҗәпләнү ки, ул хәтта ишеткәннәрен уенга алып, көлеп җибәрергә хәзер торган шикелле күренә иде. Ләкин ул көлмәде, киресенчә, карлыга төшкән тавыш белән бик җитди итеп сорады:

– Нургали абый, моны син әйтәсеңме?