– Нәрсә, әллә дөрес түгелме?
Сөләйманов, тәмам гаҗәп-хәйранга калып, башын чайкап торды.
– Их, Нургали абый, Нургали абый, көтмәгән идем мин синнән мондый сүзләр, уйламаган идем мин сине болай дип. Нихәтле тирән ялгышасың икән син… Әгәр синең бар теләгең мине хурлау гына булса, бу – кечкенә мәсьәлә, бу кадәресен кичерергә дә була. Әгәр инде син авыл Советының эшен уйдырма дип атыйсың икән, бу инде зур, бик зур… мәсьәлә. Бу турыда сөйләшмичә булмас.
– Өркетмә син мине, Сөләйманов! – диде Нургали, йодрыгы белән өстәлгә яман сугып. – Минем авыл Советына тел тидергәнем юк.
– Алайса, син нәрсәне уйдырма дисең?
– Минме? Нәрсәнеме?
– Әйе, син!
– Мин… синең терлекчелек мәсьәләсен вакытлы-вакытсыз, язгы чәчү борын төбендә торган чагында сессиягә куюыңны уйдырма, дим, күз буяу, дим.
– Ни өчен уйдырма, ни өчен күз буяу?
– Ни өчен икәнен мин сиңа әйттем инде.
– Фәттах абыйны синең урынга куяр өченме?
Нургалинең кабатлап расларга көче җитмәде, ләкин артык ярсудан һәм сүз таба алмау гаҗизлегеннән ул, авыр сулап, аскы иренен чәйни башлады. Сөләйманов күрә: сүз көрәштереп торуның мәгънәсе юк, иң яхшысы – хәзер үк чыгып китү.
– Нургали абый, – диде ул, мөмкин кадәр тыныч, гади булырга тырышып, – сезнең нервыларыгыз кузгалган, сезгә тынычланырга кирәк. Соңыннан без… бер җай табып аңлашырбыз.
Һәм башындагы күн түбәле бүреген ике кулы белән баса төште дә ашыкмыйча гына ишеккә таба китте.
Сөләйманов чыгып китүгә, Нургали, аякларының хәле бетеп аугандай, урындыгына утырды һәм көче киткән кулларын өстәлгә сузып салды. Шул хәлдә берникадәр вакыт һичнәрсә уйламыйча тик кенә утырды ул, әйтерсең бер яман шеше тишелде дә, кинәт хәлсезләнеп һәм җиңеләеп калды. Ләкин әле ярсуы бөтенләй басылып беткәне юк иде, шунлыктан ул үзендә бернинди үкенү сизми, тик ихтыярсыздан: «Аңа авыр булдымы икән?» – дип, ялкау гына уйлап куйгалый иде. Күпме вакыт утыргандыр ул бу сәер хәлдә, әмма ярсуы басыла барган саен, аның бөтен эченә әллә нинди авыр, караңгы бушлык акрын гына тула бара иде. Әшәке иде бу боздай салкын бушлык, йөрәгенә сарылып, бөтен уй-хисләрен туңдыра кебек иде…
Башлыча менә шул бушлыктан котылырга теләгәндәй, ул кинәт урыныннан торды. Бүген алдында торган эшләрне хәтерләргә тырышты, үзенчә әүвәл нинди эшкә тотыну турында уйлаган булды, ләкин болар бар да үзен тынычландыру өчен көчәнеп маташу гына иде. Ниһаять, ул өенә иртәнге чәйгә кайтырга булды һәм ферма өеннән чыккач, кулларын артка куеп, авыр башын күкрәгенә салып, аяк астына гына карап, авылга таба атлады.
Үз эченә шулкадәр йотылган иде ул, хәтта кайтып җиткәнче урамда кем очраганын да шәйләмәде. Бик авыр иде аңа, Сөләйманов белән бәрелешкәнгә кадәр күпме генә авыр булмасын, ләкин хәзер йөз мәртәбә, мең мәртәбә авыррак иде. Нидән бу? Ни өчен, кичәдән бирле йөрәгендә тыгызланган ярсудан, ниһаять, бушангач, ул җиңеләеп каласы, тынычланасы урында, караңгы базга җимерелеп төшкәндәй, баш-аягы белән авыр газапка йотылды?
…Төрлечә ул үзенең Сөләймановка ташлануын аклап карады, бернинди үкенүгә юл куймас өчен, бөтен хәтер калуларын, бөтен ишеткән-күргән «хаксызлыклар»ны яңадан бер кат арттырып, күпертеп уйлап чыкты, нервыларының артык киеренке булуына да сылтамакчы булды, хәтта Сөләйманов үзе гаепле, үзе мине шушы хәлгә китереп җиткерде дип, гаепне аның өстенә дә аударып карады. Ләкин юк, ничек кенә үзен юатырга тырышмасын, ничек кенә вөҗданы алдында акланып маташмасын, әмма намусы аңа: «Ах, начар эшләдең син, хата эшләдең», – дия иде. Җитмәсә, аның күз алдыннан Сөләймановның: «Их, Нургали абый, Нургали абый!» – дип баш чайкап торуы һич китми, һәм бу хәл аны өшеп китәргә мәҗбүр итә иде.
Ниһаять, Нургалинең йөрәге төбеннән тирән үкенү акрын гына күтәрелә башлады. Өенә кайтып җитәрәк ул урам уртасында бер мәлгә тукталып калды, кашларына төшкән бүреген артка таба этәрде, маңгае аның шабыр тир иде. Үз эченә колак салгандай, бик аз гына тынып торды, аннан тирән газап тулы күзләре белән таркау гына тирә-ягына каранып алды һәм, авыр уйларын селтәп ыргытырга теләгәндәй, кисәк кенә башын бер-ике кат селкеп куйды. «Юк, булмый болай, ярамый болай, эш түгел бу!» – дия-дия, ул кызу гына атлап китте…
Үкенү тойгысы бик тиз арада аның бөтен җанын биләп алды, ләкин ул аны ничек тә басарга, ничек тә аңардан котылырга тели иде. Һәм кинәт туган бер тынгысыз борчылу белән ул, үзен кая куярга белмичә, ары-бире чаба башлады.
Өенә ул кереп кенә чыкты. Миңсылуның кыстыбыена кагылмады да, аның сукрануына колак салмыйча, «хәзер кайтам» дип ашыгып, колхоз идарәсенә китеп барды. Аңа кеше кирәк иде, эш, сүз, бәхәс, хәрәкәт кирәк иде, бөтен авыр уйларын, әрнү-ярсуларын, эшләгән ахмаклыкларын оныту, ялкынны җил белән сыпырып ташлаган кебек (Нургали – солдат кеше, ут капкан танкның соңгы тизлек белән чабып ялкыннан аерылырга тырышканын күргәне бар), шуларның барысыннан, барысыннан да котылу кирәк иде.