Выбрать главу

…Идарәдә, кызганычка каршы, колхоз председателе Шәйхи абзый юк иде. Бу арада ул җигүле аттан төшми. Бүген дә күрше райондагы «Якты күл» колхозына берничә дистә яңа капчык сатып алу нияте белән китеп барган… Хуҗа кешенең язгы чәчүгә төшәр алдыннан барысын исәпләп, алдан хәстәрләп йөрмичә чарасы юк, шулай да аның идарәдә булмавы Нургалинең күңелен шактый боектырып җибәрде. Бик күрәсе килгән иде аның Шәйхи абзасын… Ничек карар, ни дияр, нәрсә турында сүз башлар – шуларны уйлап килгән иде ул.

Идарәдә бары чәче-башы тузган хисапчы Муса, урта бармак чаклы итеп төргән утлы тәмәкесен өстәл читенә куеп, зур-зур кенәгәләр актарып утыра иде. Ул Нургалине ачык чырай белән каршы алды. Килеп керүенә:

– Ә, Нургали әкә, хуш килепсең, йөрең, йөрең! Йә, сессиядән киен тыныч кына йокладыңызмы, төшеңездә адәм башлы сыгыр-мыгыр, куй-мой, чучка-мучкалар күреп саташып калмадыңызмы? – дип, үзенчә яртылаш үзбәкчәләп, аны сүз белән күмеп ташлады. Муса ил гизеп өлгергән егет иде.

Нургалинең, билгеле, болай Мусага ияреп юләр сатарга һич теләге юк иде. Ул, җавап биреп тормастан, Шәйхи абзыйның кая китүен сорап белде дә, телефон трубкасын алып, «Заготскот»ка шалтырата башлады. Ә Муса ялгызы озак утырып сүз тансыклаган, күрәсең, Нургалинең кәефендә эше булмыйча, һаман теленә килгәнне сөйли бирде:

– Әй-яй, мин әйтәм, безнең Сөләйманов Шәйдуллинны нишләтте! Йомшак кына җәеп катыга яткырды бит, чистый! Нәкъ цирктагыча… Аннан, Нургали абый, үзебездә туып үскән Кылычны нишләтербез икән, җигәргә ярамый ул үгезне, яман да усал, суярга туры килерме икән инде?

– Ит ашыйсың килдемени?

– Печмәгән үгез итен ашамыйм мин, – диде Муса эре генә. – Куй ите булса, баш өсте, отказ юк.

Бу Муса шундый әйле-шәйлерәк, телгә беткән бер егет булса да, бик шәп хисапчы иде, хәтта талантлы хисапчы дип әйтергә мөмкин иде. Искиткеч хәтер үзендә, саннар белән, кытай мәзәкчесе төрле шарлар чөеп уйнаган кебек, гаҗәп өлгер эш итә, беркайчан да бернинди хатасы булмый, шуның өстенә ташка баскандай сокландыргыч матур, пөхтә итеп яза да белә иде. Юкка гына Шәйхи абзый аңа ябышып ятмый иде.

Нургали, «Заготскот»ка шалтыратып, әллә ни белә алмады. Управляющий үзе юк иде, шуңа күрә комбикорм биреп, салам алу турында өзеп кенә бер сүз дә әйтә алмадылар. Шулай да саламның бик кирәк булуын әйттеләр. Нургали урман астындагы ике салам эскертен карап кайтырга булды. Әгәр тиз арада районга ташытырга туры килсә, юлның торышы ничек, эскертләр тирәсендә кар калын ятамы, яннарына чана белән кереп булырлыкмы – шуларны белеп кайтасы килде.

Ашыга-ашыга атлар дворына барып, ат иярләтеп алды. Анда да кешеләр аңа ничектер сынап, сүз көтеп карыйлар төсле, гүя аның белән ниләр булганын да, ниләр уйлап, ниләр кичергәнен дә белеп торалар иде. Ат иярләп бирүче, кыска сырма өстеннән киндер алъяпкыч бәйләгән Бәдри абзый да, атны авызлыклап, тезгенне Нургалигә тоттырган чакта гына сорап куйды:

– Урман астындагы эскертләрне кузгатырга булдыгызмыни, Нургали туган?

– Карап кайтам әле, – диде Нургали, туры җавап биреп торасы килми генә.

– Кичә авыл Советында зур сүз булган дип ишеттек, шуңа соравым.

– Сүз күп булыр ул, Бәдри абзый!

– Әй-е, – диде Бәдри абзый, сузып кына. – Сүздән сарай салып булмый, эш кирәк шул!

Нургали аның бу шактый кинаяле сүзен ат белән булашып ишетмәмешкә салынды. Яшь, кырыс туры ат аңардан һаман арты белән чигенеп маташа иде. Нургали аның ялыннан каты кысып тотты да, өзәңгегә сул аягын куеп, җәһәт кенә сикереп атланды. Ат башын текә күтәреп, сылу гәүдәсе белән сыгыла биреп, кырынлап китте, китте дә аннан, йөгәнен каты кулларда булуын сизгәч, кинәт алга ыргылып чапмакчы булды. Ләкин Нургали аңа чабарга ирек бирмәде, кызу юыртуга күчеп, чын кавалеристларча матур, җиңел генә тибрәнеп, җепшек карны чәчрәтә-чәчрәтә, җил капкадан чыгып китте.

Тауны менеп җиткәч тә, ул шулай атын кызу юыртып карады. Ләкин аз тапталган тар гына юл бик йомшарган, әледән-әле ат аягы батып китә һәм тояк чокырлары кар суы белән тулып кала иде. Көн бик җылы иде, тиз арада Нургали үзе дә, ат та тирләп өлгерделәр. Нургали тун төймәләрен чишеп җибәрде.

Җәелеп яткан ак ялан ат өстеннән иркен-ачык күренә иде. Җир, бүген булмаса, иртәгә кыры-кыры белән ачылырга тора, кояш карны ашыгып, комсызланып ашый, кар өсте тоташ юка челтәр өлгеләр белән чуарлана; кырын басып торган бу күксел өлгеләр әледән-әле уалып төшә торалар. Кардан ачылып өлгергән җир, тирән-тирән итеп сулагандай, ак пар көйрәтә башлый, ә язгы уйнак җил җирнең бу дымлы сулышын авыллар өстенә алып китә, ислемай өләшкәндәй, кешеләргә һәм хайваннарга сирпеп йөри… Хуш исле чәчәктән дә исерткечрәк була бу беренче дым исе!