Нургали шул дым исен иснәп, кояшның йомшак җылысын тирләгән битендә, тезген тоткан кулында тоеп, тирә-ягына карана-карана бара. Аның туган җирләре бу, аның тир түгеп эшләгән кырлары бу… Бармы икән биредә ул белмәгән берәр ызан, берәр чокыр яки берәр калкулык! Кайчан кешегә тынычланыр өчен бик аз нәрсә дә җитә. Менә хәзер дә нурлы офыкларга китеп эрегән иркен кырларны күргәч, җир-ананың кышкы озак йокыдан тирләп уянуын тойгач, йөрәк ярасы аның, йомшак канат белән сыпырып алгандай, авыртуыннан туктап, бер мәлгә тынычланып калды. Ул хәтта, бүгенге газапларын онытып, киләчәк турында хыялга бирелде. Кичәдән бирле инде аңарда үзенең фермасын кешеләргә бик яхшы итеп күрсәтер өчен ниләрдер эшлисе, ниндидер зур чаралар күрәсе килү теләге яши иде… Әйе «Ямашев» колхозының көтүләре бик ишле булсын, терлекләре бик көр булсын, итен, сөтен, йонын гаять мул итеп бирсен, ферма каралтылары, менә биредән – тау өстеннән караганда, тәртип белән салынган зур бер фабрика төзелешләре кебек, мәһабәт-матур булып күренеп торсын, анда үрнәкле тәртип, көлеп торган чисталык булсын, кешеләрнең хезмәтен җиңеләйткән һәм хезмәтнең бәрәкәтен арттырган электр көче бөтен эш тармагына үтеп керсен, кешеләре аның барысы да гадел, намуслы, тырыш булсыннар.
Татлы уйларга йотылган Нургали ике зур салам эскерте янына килеп җиткәнен сизми дә калды. Юлдан чыкмыйча гына атын туктатып, ул эскертләргә карап тора башлады. Кышкы җилләр, тырыша торгач, эскертләр әйләнәсенә шактый калын итеп көрт салганнар. Хәзер инде бу тау булып яткан көрт көннән-көн шиңә, читләреннән эреп һаман чигенә бара, ләкин шулай да көрт белән эскерт арасындагы ышыклыкның тирәнлеген чамалап караганда, карның калынлыгы ат корсагыннан югары булырга тиеш иде. Чана белән туры эскерт төбенә үтәрлек түгел, моның өчен карны көрәк белән ташларга кирәк булачак. Тик ашыгырга, иртәгәдән калмыйча ике эскертнең берсен ташый башларга кирәк…
Кышын бу эскертләр янына аяк баскан кеше булмагандыр, ләкин килеп күргәч, кичә генә булып үткән төсле гаҗәп ачык булып, былтыр көз шушы урында ашлык сугып йөрүләр Нургалинең күз алдына килде. Ә баксаң, менә озын кыш та үтеп китте… Ничек кызу әйләнә гомернең бу зур көпчәге – ел дигәнең! Озакламый тагын бу тирәләр җанланыр, бер атна-ун көннән кешеләр килер, язгы чәчү башланыр, тракторлар шаулар… Шулай итеп, язы, җәе, көзе тагын кабатланыр. Ә хәзергә әле бөтен әйләнәдә нурлы тынлык хөкем сөрә, шул тынлыкта ике зур эскерт янәшә оеп кына утыра, бернинди җан әсәре дә, тавыш та юк, тик эскертләрне уратып алган көрт өстендә уч-уч соры куян тизәге дә, чигеп төшергәндәй вак кына ләтчә эзләре ярылып ята…
Нургали, эскертләрдән аз гына ары узып, ярты километр чамасы ераклыктан зәңгәрләнеп күренгән мәһабәт урманга бераз карап торды да атын авылга таба борды…
Ләкин ул кайтып, атын ат караучыларга тапшыргач та, үзен кая куярга белмичә, тагын ары барып, бире килеп йөри башлады. Бер котылгысыз теләк аулап алды аны хәзер: кем беләндер сөйләшергә, кемгәдер бөтен эчен бушатырга кирәк иде аңа… Әлбәттә, «кем» дигәне аның колхоз председателе Шәйхи абзый иде, менә шул кешегә ул йөрәген сосар иде, ләкин Шәйхи абзыйның әле кайтканы юк, хисапчы Мусаның әйтүенә караганда, ул, бүген кайтса да, бик соң гына кайтып җитәргә тиеш икән. Председательнең кая, ни өчен киткәнен бик яхшы белсә дә, «шундый чакта әллә кайда югалып йөри» дип, ачуы да килеп куйды аның… Хәер, колхозда көндәлек эш үз җае белән бара: һәркем үз эшендә, һәм берәү дә, билгеле, Нургалинең аяк астында бу хәтле җир янадыр дип белми иде.
Нургали өенә дә берничә тапкыр кереп чыкты. Бер кереп чыгуында шулай башына бүрек киеп, күлмәкчән генә ишегалдында нидер эшләп йөргән хатыны Миңсылу ачулы гаҗәпләнү белән аңа:
– Нишләп әле син бүген бертуктаусыз тудыйм-судыйм йөрисең? – диде.
Бик урынлы һәм тапкыр әйтелгән сүз булды бу – Нургали хәтта җавап та кайтарып әйтә алмады. Әйе, бетерергә кирәк иде болай… «тудыйм-судыйм» йөрүне, һәм Нургали, озак уйлап тормастан, авыл читендәге зур ихата белән әйләндереп алган мәктәпкә таба китте. Ул, ниһаять, Идрис Дускаев белән сөйләшергә булды.
Дускаев төп Яуширмә кешесе түгел; ул – күрше районнарның берсендә туып үскән егет. Ватан сугышы башлангач, педагогия институтының өченче курсыннан ирекле рәвештә армиягә киткән һәм сугыш беткәч, фронттан кайтып, бүленгән укуын тәмамлаган яшь укытучы иде. Яуширмәгә ул кырык сигезенче елның көзендә генә мәктәп директоры булып килде. Директорлык хезмәтеннән тыш, үзе тарихтан, ә хатыны – кечкенә буйлы, ак чырайлы, юаш кына табигатьле, ике яшь бала анасы Әминә ханым – биологиядән укытып, Яуширмә халкы өчен яңа кешеләр булып яши башладылар.