Алар Нургалиләрдән ерак түгел бер улы һәм килене белән генә тора торган Гөлйөзем исемле карчыкның урам баш өенә квартирага кергәннәр иде. Нургали, башлыча хатыны Миңсылудан ишетеп, аларның үзара бик тату торуларын һәм гади-тыйнак кына көн итүләрен белә иде. Миңсылу бигрәк тә Дускаевның хатынын мактап бетерә алмый иде. Бик ачык йөзле, кече күңелле, имеш, ул берәүнең дә йомышын кире какмый, имеш, җитмәсә, үзе бик акыллы да, укымышлы да, имеш… Миңсылуның хәтта: «Бу сабый чырайлы орчык хәтле генә хатын каян шулкадәр күп белә икән?» – дип, чын-чыннан гаҗәпләнеп сөйләнгән чаклары да булгалады. Ул инде аңа үзенең бала таба алмау фаҗигасен сөйләп, аңардан ниндидер киңәшләр дә алып өлгергән иде.
Һәр көнне иртән алар икәүләп ашыкмыйча гына мәктәпкә китәләр, төштән соң әүвәл Әминә ханым ашыгып, ә берәр сәгать үткәч, хатыны артыннан Дускаев үзе өйгә кайталар иде. Еш кына алар кичләрен, дүрт яшьлек улларын алып, колхоз идарәсенә килә торганнар иде. Дускаев, суеп каплагандай үзенә охшаган, аягына кечкенә ак фетр белән галошлар кигән, пальто якасын торгызып шарф ураган туп шикелле малаен бер дә яныннан җибәрмичә, күбрәк председатель һәм бригадирлар янында, аларның әңгәмәләренә колак салып утыра торган иде. Ә Әминә ханым идарә белән янәшә уку бүлмәсендә яшь кызларны тирәсенә җыеп, сөйкемле көлемсерәп, аларга нидер акрын гына сөйләп утыра, һәм бер карауда аны шул яшь кызлардан аерып та булмый иде… Төннәрен исә аларның ике кечкенә тәрәзәләрендә бик озак ут яна. Гөлйөзем әбинең әйтүенә караганда, Дускаев, караватта яшь баласын имезеп яткан хатынының баш очына утырып, аңа шыпырт кына китап укый, имеш. (Карчыкның аларга, йокы кадерен белмәгәннәре өчен, бераз кәефе дә кырыла иде шикелле.)
…Ел башында авыл коммунистлары Дускаевны колхоз партия оешмасының секретаре итеп сайладылар. Аңарчы яшь укытучы үзен авыл халкына уңай яктан танытып өлгергән иде инде. Халык арасында аның турында «төпле егет», «дөнья күргән егет», «буш бугаз түгел», «сүзен җилгә очырмас», «үзебезнең кеше», «олы белән олы, кече белән кече була белә» кебек сүзләр дә йөри башлады. Ихтимал, аларның кайберләре арттырып та әйтелгәндер (яңа кеше турында беренче тәэсир кайчан шулайрак була бит), ләкин, асылда, алар дөрес булырга тиеш иде: халык белмичә әйтми ул.
Менә шул Дускаевка барып, ачыктан-ачык сөйләшү теләге Нургалинең күңеленә кичәдән бирле бер түгел, берничә кат килсә дә, ул шушы вакытка кадәр һаман тыелып йөрде. Моның беренче сәбәбе, әлбәттә, башлап колхоз председателе Шәйхи абзыйны күрәсе килүдә иде. Ә ни өчен иң элек Шәйхи абзыйны күрергә дә, аннан соң гына, кирәк булса, Дускаев белән сөйләшергә – моның да үз нәүбәтендә сәбәпләре, Нургали уйлаганча, шактый җитди сәбәпләре бар иде.
…Нургали өчен Шәйхи абзый – туган атасы урынына калган кеше, ул аны үзен бердәнбер яхшы белүче, аңлаучы һәм яклаучы дип таный. Ә Дускаев исә, ничек кенә булмасын, аның өчен яңа кеше, асылда, ул аны бик өстән генә белә. Дөрес, аның Дускаевка ышанмаска яки аңардан шикләнергә бернинди хакы юк, күңелендә аңа карата салкынлык, чит итү кебек нәрсә дә тоймый тоюын, ләкин шулай да ул аңа үз булып, ияләшеп китә алганы юк әле. Әйләнә дә һаман: «Ул мине белми, мин аны яхшылап белмим, без бер-беребезне аңлый алабызмыни соң?» – дип, үзалдына көрсенеп куя иде… Дускаевның яшьрәк булуы да аның эчен кыра, ничектер үзеңнән яшь кешегә зарыңны сөйләргә бару бераз гарьләндерә кебек… Аннан соңгы вакытларда Дускаев белән Сөләйманов үзара шактый якынаеп киттеләр. Сөләймановның да хатыны укытучы бит, шуңа күрәдер инде бәйрәмнәрдә бер-берсенә кунакка да йөрешә башладылар. Менә бу хәл дә, дөресен әйтергә кирәк, Нургалинең шактый эчен пошыра иде. Ничек пошырмасын, ди, кул – кулны, ике кул битне юа бит ул, хәерсез!
Юк, Дускаевны күпме генә төпле егет, гадел кеше дип мактамасыннар, ул, Нургали, Шәйхи абзасы өйдә булса, мәктәпкә таба юл тотарга ашыкмаган булыр иде әле…
Шундый каршылыклы уйларга бирелеп, Нургали мәктәпнең рәшәткә белән әйләндереп алган ялан кадәр ихатасына килеп кергәндә, бүрәнәдән салган ике катлы зур бина өлкән тынлык эчендә утыра иде. Бу тынлык Нургалине уйларыннан айнытып җибәргәндәй итте. «Дәрес вакыты!» – диде ул һәм икеләнеп туктала калды. Башын иеп, вакытсыз килүе өчен ачынып торган чакта, каршыдан тәрәзә чиерткән тавыш ишетеп алды. Күтәрелеп караса, аскы тәрәзәләрнең берсендә Дускаев үзе кул изәп, аны чакырып тора иде.