Выбрать главу

Нургали мәктәпнең болдырына таба атлады. Дускаев аны коридорда, бүлмә ишеге төбендә каршы алды:

– Әйдүк, Нургали абзый, хуш киләсез!

– Саумы, Идрис туган?

– Бик яхшы әле, Нургали абый… Гафу ит, күрешә алмыйм.

Аның куллары кара балчыкка буялган иде. Нургали уңайсызланыбрак калды.

– Нишләп болай бик иртә туфракка буялдың? – диде ул.

– Язгы чәчүгә төштек, – диде Дускаев, шаяртып. – Әйдә, уз, Нургали абый…

Ул Нургалине үзеннән алда бүлмәгә уздырды.

– Менә Әминәнең кушуы буенча, ящикка чәчәкле кәбестә орлыгын чәчеп маташа идем әле…

– Алай икән, – диде Нургали, тәрәзә каршындагы тар өстәл өстендә торган ящикларга һәм сулы тәлинкәләргә карап. – Кәбестәнең дә чәчәклесен генә үстермәкче буласызмыни?

– …Һәм чәчәклесен дә… Моңарчы безнең бу тирәләрдә үскән нәрсә түгел, шулай да Әминә сынап карамакчы була… Мин, Нургали абый, синең безгә таба килүеңне тәрәзәдән күреп тордым, ләкин килеп җиткәч кенә, нигәдер тукталып калдың?

– Дәрестәдерсең дип уйлаган идем, – диде Нургали ничектер сүлпән генә.

Дускаев, билгеле, аның бу вакытта тикмәгә генә килмәвен сизенә иде, һәм ул аны үз бүлмәсенә чакырды:

– Әйдә, минем бүлмәгә кереп утыра тор, мин кулларымны гына юып алам.

– Синең вакытың бармы соң?

– Бар. Мин ике дәрестән буш.

– Ярый, алайса.

Ләкин ул үзе генә түр бүлмәгә узмады. Дускаевның кул юганын көтеп торды. Бу бер-ике минут дәвамында ул бүлмә эченнән күз йөртеп чыкты. Хәер, аның биредә беренче тапкыр гына булуы түгел иде, әмма кергән саен үзендә ниндидер бер уңайсызлану тоя ул. Менә бу пыяла шкафлар эчендә тезелешеп торган китаплар, стеналарга эленгән географик карталар, зоологик, ботаник таблицалар, кайбер галимнәрнең портретлары, гомумән, бүлмәнең һавасыннан ук белем йортларына гына хас, кешене үстерә һәм яхшы итә торган, ниндидер, телдән әйтүе читен үзенә бер атмосфераның аңкып торуы аңарда үзен биредә ят кеше итеп тою хисен тудыра иде. Ихтыярсыздан аның күңелендә укымыйча калу өчен тирән үкенү уяна: «Эх, дуамаллык, эх, ахмаклык», – ди ул, ачынып, һәм үзенең бала вакытта артык шуклыгы, ваемсызлыгы аркасында биш классны бетерер-бетермәс укуны ташлавын исенә төшерә. Соңыннан үсә төшкәч тә укып китәргә бик мөмкин иде, сәләте бар иде, зирәклеге бар иде, ләкин хөрлекне артык сөюе, тизрәк зурлар арасына керәсе килүе һәм бик иртә тормыш ыгы-зыгысына бирелеп китүе аны харап итте. Инде олы кеше булып җиткәч, үзенең наданлыгын аклар өчен, укыган кешеләрне «китап күшәүчеләр» дип, ә үзен «эш кешесе» дигән булып, юләр сатып йөрде. Ә менә хәзер аның кул астында эшләүче сыер савучы, дуңгыз караучы, бозау тәрбияләүче күп кенә яшь кызларның җидееллык белемнәре бар… Ферма йортында ул кызлар ара-тирә үзара шулай тере организм өчен нинди матдәләрнең кирәклеге, кайсы азыкта нинди витаминның күбрәк булуы яки һаваның нидән үзгәрүе кебек «гыйлем» сүзләр сөйләшеп утырган чакта, Нургалигә мыек очын тешләп, колак салып кына утырырга туры килә. Әйе, Нургали хәзер терсәген тешләр иде дә, авызга җиткереп кара син аны!

Дускаев кулын юып сөрткәч, алар түр бүлмәгә керделәр. Нургали, кызыл постау япкан озынча өстәл янына утырып, башта бүреген салды, аннан сул кулы белән маңгаен тотып, күзләрен каплап торды. Дускаев үзенең озынча өстәл башына аркылы терәп куйган язу өстәле артына барып утырды. Ул, Нургалигә бераз җитди генә карап торганнан соң: «Нургали абый, мин сезне тыңлыйм!» – дип әйтмәкче булган иде дә тыелып калды. Ләкин ни өчен алай дип әйтүдән тыелды ул? Хикмәт шунда: Дускаевның «Мин сезне тыңлыйм» дигән сүзләрдән кайчандыр җаны бизгән иде. Шәһәрдә укыган чагында, аңа культура эшләре белән идарә итә торган бер учреждениенең җаваплы эшчесе янына йомышы төшеп баргаларга туры килгән иде. Менә шул кыска буйлы, юантык кына, пенсне кигән кеше, бүлмәсенең ишегеннән барып керүгә күтәрелеп тә карамыйча һәм утырырга урын да тәкъдим итмичә: «Мин сезне тыңлыйм!» – дип әйтә торган иде. Ул бу бик табигый, яхшы сүзләрне шундый коры итеп, җан өшеткеч бер рәсмилек белән әйтә белә иде ки, Дускаевның сөйлисе килү теләге берьюлы сүнеп китә иде. Шуннан соң Дускаев үзенә килгән кешеләргә башлап беркайчан да: «Мин сезне тыңлыйм!» – дип әйтмәс булды. Әгәр инде ихтыярсыздан ул сүзләр аның күңеленә килсәләр, хәзер үк әлеге пенснеле салкын чиновник күз алдына килеп баса…

…Ниһаять, Нургали маңгаеннан кулын алды һәм басынкы тавыш белән:

– Мин, Идрис туган, синең белән сөйләшергә дип килгән идем, – диде.

– Бик яхшы, Нургали абый, әйдә, сөйләшик! – диде Дускаев җәһәт кенә.

– Кичә авыл Советының сессиясе булды бит.

– Беләм, тик, кызганычка каршы, үзем була алмадым… Районга, директорлар киңәшмәсенә барырга туры килде.