– Әйе, булмадыгыз шул, булсагыз, бик хикмәтле сүзләр ишеткән булыр идегез, – диде Нургали, җиңелчә генә көрсенеп.
Дускаев сессиядә ниләр булганын һәм нинди хикмәтле сүзләр сөйләнгәнен белә иде инде, ләкин шул белгәнен сиздерергә теләмәде һәм белмәгән булып күренергә дә яхшысынмады. Бары:
– Сөйләгез, Нургали абый, сөйләгез! – дию белән генә чикләнде.
Нургали аз гына тынып торды.
– Мин бит… үзем турында гына.
– Кем турында сөйләшсәк тә, бер-беребезне аңларбыз дип ышанам, – диде Дускаев һәм, урыныннан торып, ачык калган бүлмә ишеген ябып килде. Язу өстәле артына яңадан утырмыйча, ул, урындык алып, Нургалинең каршысына утырды.
Нургали күтәрелеп аңа карады. Ул Дускаевның сары йөгергән ябык тыныч йөзен, ике каш арасына аркылы тирән сызык төшкән аз гына калку киң маңгаен һәм үзенә төбәлгән кечкенә җитди күзләрен күрде. Аның бу кыяфәтеннән игътибар белән тыңларга җыенуы күренеп тора иде, әмма шуңа карамастан Нургалигә сүз башлап алып китү гаять авыр булды. Нәрсәдер менә әйтәсе килгәннәрен буып торган төсле, нидер аңа ачылмаска, сер сынатмаска кушкан шикелле иде. Ләкин аны бирегә бүген эшләгән ахмаклыгын тою, шуның өчен үкенү хисе куып китерде бит! Кай арада югалды соң болар барысы да? Дөрес эшләдеме ул бирегә килеп? Ләкин аның нәрсә әйтергә тиешлеген алдан ук сизгән шикелле бик җитди көтеп утырган Дускаев алдында хәзер чигенүе соң иде, ничек тә сүзне башларга кирәк иде. Ниһаять, Нургали, кашларын нык җыерып, Дускаевка күтәрелеп карамыйча:
– Бүген фермада Сөләйманов белән безнең күчәр башлары эләгешеп алды әле, – диде һәм көчәнеп елмайган булды.
Дускаев дәшмәде, һәм Нургали «күчәр башларының ничек эләгүен» кыска гына итеп булса да сөйләп бирергә мәҗбүр булды.
– Нидән килеп чыкты соң ул? – дип сорады Дускаев.
– Нидәнме? Просто, үземне үзем белештермичә кызып киткәнмен.
– Кызып китүнең дә сәбәбе бардыр бит?
– Иптәш Дускаев, әгәр кичә сессиядә булган булсагыз сорап тормас идегез, – диде Нургали, кыза төшеп, ләкин шунда ук үзен кулга алды һәм аз гына тынып торып, басынкы тавыш белән өстәде: – Яшермим, минем дә ялгышым булды, кеше гайбәтенә ышанып, Сөләймановка катырак сүзләр әйтеп ташладым. Шуңа эчем яна…
– Нургали абый, ачыграк әйтегез, нинди гайбәт ул?
– Имештер, Сөләйманов баҗасын ферма мөдире итәргә йөри, аның миңа бар каныгуы да шуның өчен генә, янәсе…
– Кызык! Кем чыгарган гайбәт соң ул?
– Сүз иясе белән йөрми, – диде Нургали, кинәт кызарып.
Дускаев аның хәленә керергә ашыкты:
– Хәер, анысы – кечкенә мәсьәлә. Сез ул гайбәткә үзегез дә ышанмыйсыз, шулаймы?
– Шулай, ышанасым килми…
– Менә шунысы әһәмиятле. Сөләймановтан алай шикләнү, минемчә дә, бик урынсыз булыр иде. Андый эшкә бара торган егет түгел ул… Ләкин, Нургали абый, гафу итегез, әле генә әйткән бер сүзегезне мин шулай да аңлап җиткермим.
– Нинди сүз?
– Сез «Сөләймановның миңа каныгуы» дип әйттегез. Моны ничек аңларга?
Нургали туры җавап бирәсе урында сүзне ерактан башлады. Дускаевның Сөләйманов турында кистереп «андый егет түгел ул» дип әйтүе дә һәм соңгы соравы да аңа бер дә ошамады. Һаман шулай кашларын җыерган хәлдә, алдына гына карап сөйләргә тырышты ул:
– Сез, иптәш Дускаев, безнең колхозда бик яңа кеше шул. Безнең мондагы эшләрне дә, кешеләрне дә борыннан белмисез. Әйе. Мин менә колхоз төзелгән көннән башлап тәртә арасыннан чыкканым юк. Без колхоз төзеп йөргән чакларда, менә бу мәктәп урынында тип-тигез чирәмлек иде, ә Сөләйманов шунда чыбык сөйрәп, бозау көтеп йөрүче кечкенә генә бер малай иде. Әйе. Болар бик борын булган хәлләр, диярсез, бәлкем… Алайса, соңгы елларга күчик. Кырык бишенче елны, фронттан кайтып төшүгә диярлек, мине ферма башына куйдылар. Кайберәүләр кебек, дүрт ел сугышып кайткан кеше әле мин, дип, хатын кочагында ял итеп ятмадым. Бер атнадан эшкә тотындым. Ә ферма үзе ни хәлдә иде ул чакта? Абзар-куралар тузып, җимерелеп беткән, курмы юк, сыерлар ачтан күтәртә, прәме өсләренә карап еларлык… Әйе. Сез ферманың хәзерге хәлен генә беләсез, мин, конешно, хәзергесе дә шәп, дип әйтмим, ләкин үткән белән чагыштырырлык түгел инде. Юк, иптәш Дускаев, ансат булмады, сугыш китергән бөлгенлектән чыгу ансат булмады, үзем генә беләм, Сөләйманов ул вакытларда Казанда укып ятты. Әйе…
Дускаев, озак дәшмичә, аны тыңлап утырды. Сөләймановны яклап сүз әйтергә ярамаганлыгын ул хәзер бик яхшы күреп тора, шуңа күрә Нургалинең сөйләп бетергәнен сабыр гына көтә иде.
Ә Нургали, нәкъ кирәген генә сөйли алмавына үзеннән-үзе канәгатьсез булып һәм ни өчендер Дускаевка да үпкәләгән сыман караңгыланып, тагын бераз үткәннәрне санап утырды да аннан, сүзне тизрәк бетерергә теләгәндәй, кинәт туп-туры сорап куйды: