Выбрать главу

– Йә, әйтегез инде, яхшымы-яманмы, ләкин минем шул фермага иткән хезмәтемне аның күрмәскә хакы бармы?

– Әлбәттә, юк! – диде Дускаев тыныч кына.

– Шулай булгач, нигә ул миңа каныга?

Дускаев иңбашларын җыерып куйды.

– Гафу итегез, Нургали абый, мин аның сезгә ничек итеп каныгуын һаман әле аңламыйм.

– Аңламыйсыз? Аңламассыз шул… Әйе, – диде Нургали, яшен тизлеге белән Дускаевка зәһәрле караш ташлап. Ниндидер бер усал сүз ычкындырудан чак тыелып калды ул.

Дускаев бу карашны тотып алды булса кирәк, аның да саргылт йөзе караңгыланып киткән кебек булды, ләкин ул тынычлыгын җуймады.

– Юк, сез конкрет әйтеп бирегез, ничек итеп каныга ул?

– Ничек итепме? Ә аның кичә сессиядә сөйләгәннәре нәрсә соң? Ферма эшендә ник бер уңай як күрсен, кимчелек тә кимчелек, анысы эшләнмәгән, монысы эшләнмәгән, әйтерсең Нургали фермада бары корткычлык эшләп яткан. Йә, моны ничек дип аңларга, каныгу түгелмени бу?

– Нургали абый, кызмыйча гына сөйләшик, без олы кешеләр… Әгәр Сөләйманов, чыннан да, сезнең эшегездә бары кимчелек кенә күрә икән, сезнең моңарчы күрсәткән хезмәтләрегезне танымый икән, бу, әлбәттә, дөрес түгел, һәм менә мин, мәсәлән, аның белән бу турыда һич килешмәячәкмен. Ләкин ышаныгыз, Нургали абый, кулымны күкрәгемә куеп әйтәм: мин Сөләймановтан сезнең хакта андый начар сүз ишеткәнем юк. Ул инде миннән яшермәс иде.

– Нигә алай дисез, Сөләйманов дурак түгел…

– Сабыр, Нургали абый! Сез менә, каныгу, дисез. Мин бу сүзне болай аңлыйм: әгәр берәү берәүгә каныкса, ул аның яманатын сатып йөри, аның һәр эшен кыек күрә, җай чыккан саен аңа бәйләнә…

– Нигә, Сөләймановның да миңа бәйләнүе беренче тапкыр гына түгел бит!

– Һәрхәлдә, каныгу дип әйтеп булмый. Бигрәк тә кичәге сессиягә килсәк, дөрес түгел бу… Сөләймановның анда нәрсә сөйләгәне миңа билгеле, ул, эш интересыннан чыгып, ферманың күп кенә кимчелекләрен күрсәтеп биргән. Без моны, каныгу, димибез, ә ачык, туры тәнкыйть, дибез.

– Тәнкыйть! – диде Нургали, башын чөеп һәм әче елмаеп. – Шәп сылтау, бик модный сүз, бу сүз белән барысын да каплап була хәзер… Тәнкыйть! Алдан ук белгән идем сезнең Сөләймановны ничек яклыйсыгызны…

Дускаевның кинәт йөзе үзгәреп китте, кашлары тартышып куйды, иреннәрен кысты… Һәм дәшмичә калды. Ә Нургали, кинәт урыныннан кубып, яман кызып сөйләргә тотынды:

– Белегез, иптәш Дускаев, тәнкыйтьне аны Сөләйманов кына түгел, мин дә бик яратам. Аңлыйм, төшенәм, кирәк булуын бик яхшы белеп торам. Ләкин мин, гадел тәнкыйть булсын, дим. Минем эшемдә кимчелекләр күрәсез икән, әйтегез, рәхмәттән башка сүз юк, иллә мәгәр мине халык алдында рисвай итмәгез, моңарчы күрсәткән хезмәтемне юкка чыгарып ташламагыз! Әйе! Мин менә шушы куенымда. – Ул тун изүен чишеп җибәрде, – өшегән бәрәннәрне җылытып йөргән кеше, мин келәтемнән бөртегемне фермага илтеп ашаткан кеше. Әйе. Миңа дөреслек кирәк, мин дөреслек сорыйм!

Нургали бизгәк тоткандай калтырана башлады. Дускаев тиз генә графиннан стаканга су салып, аңа сузды:

– Нургали абый, тынычланыгыз!

Нургали бер генә йотым эчеп куйды да кире урынына утырды. «Ни булды миңа, нигә мин үземне тота белмим?» дигән аптырау һәм әрнү тулы сорау аның күңелен тырнап узды. Бик авыр, бик оят булып китте аңа, һәм хәлсез бер гаҗизлеккә төшкәндәй, ул башын салындырып, шактый тынып торды, аннан иренеп кенә өстәлдән бүреген алды.

– Контузия зәхмәте бу, – диде ул, акланырга теләгәндәй, акрын тавыш белән. – Мин сезгә, Идрис туган, кычкырышырга дип килмәгән идем. Йөрәгем янганга килдем, кичәдән бирле үземне кая куярга белмичә йөрим… Артыгын әйткән булсам кичерегез!

– Мин сезне аңлыйм, Нургали абый! – диде Дускаев җитди-сабыр гына. – Зур борчу төшкән сезнең күңелгә… Нишлисең, була ул. Тик сезгә тынычланырга кирәк. Вакыт шифалы нәрсә, күп тә үтмәс, бар да ачыкланыр, бар да үзенең эзенә төшәр.

– Шулай дисезме?

– Әлбәттә, шулай!

Нургали авыр сулап куйды.

– Ярый, алайса, мин киттем…

Ул урыныннан торды, Дускаев та кузгалды.

– Нургали абый, – диде ул, мөмкин кадәр сак булырга тырышып, – сезгә ничектер, миңа калса, безнең арада сүз бетмәгән кебек әле. Яңадан бер очрашып сөйләшү зарар итмәс иде. Мәсьәлә шактый… катлаулы бит.

– Очрашырга, сөйләшергә мин… каршы түгел, – диде Нургали, түбән карап. – Әйе, катлаулы… Нәрсәне аңламыйм, хатам нидә минем, сез миңа шуны туп-туры әйтеп бирсәгез иде.

– Үзара сөйләшеп кенә, кешеләр дөреслекне табалар, Нургали абый, тик… ничек кенә дип әйтим… моның өчен кешегә карата да, үзеңә карата да объектив була белергә кирәк.

– Нәрсә әле ул… объектив? Белә идем шикелле…