Выбрать главу

Нургали, кулы белән күзләрен каплап, уйга талгандай булды, ә Дускаев, аны-моны сизмичә, чыннан да, ул бу чит сүзнең мәгънәсен онытып җибәргән, ахрысы, дип, үзенчә аңлатырга ашыкты:

– Объектив дигәнебез, Нургали абый…

Ләкин Нургали аның сүзен бүлде:

– Беләм! Аңлашыла!.. Рәхмәт яхшы киңәшегезгә!.. Ләкин, Дускаев, мин сезгә хәзер үк бер объектив… нәрсәне өзеп әйтим, алайса. – Нургали сылу гәүдәсенә турайды, аның кара мыеклы ак йөзе җиңелчә кызарып, кара-көрәнсу күзләре очкынланып киткән кебек булды: – Каныгучылар, сезнеңчә әйткәндә, тәнкыйть итүчеләр күбрәк булган саен, мин бишләтә-унлата тырышыбрак эшләячәкмен!

Дускаев саран-йомшак кына елмайды:

– Ышанам, ышанам, Нургали абый!

– Хушыгыз.

– Хуш, Нургали абый, хуш!

Ул кунагын алгы бүлмәнең ишегенә хәтле озата чыкты.

Нургалине озатып, ике сәгать дәрес укытканнан соң, Дускаев үзе дә өенә кайтырга чыкты. Март кояшы төшлектән авышса да, әле бик юмарт, бик иркә иде. Көн үтә якты, мамыктай йомшак, тик күләгәләр озыная төшеп, кояшка аркан торган кыек читләреннән зәңгәрсу «сөңгеләр» сузыла башлаган иде. Нигәдер көннең бу вакытында, бигрәк тә мәктәптән чыккан балалар бер ду кубып, шаулашып өйләренә таралганнан соң, авыл берара бик тын булып тора. Урамнарда кешеләр сирәк очрый, ишегалларында хатын-кыз тавышы, абзар тирәләрендә сыерларның ашарга сорап мөгрәүләре ишетелми, хәтта бер мәлгә чыпчыклар да тыналар, тик берәрсенең кыегы астыннан ата күгәрченнең кабарынып гөрләве генә ишетелә…

Дускаев урам уртасыннан, саргылт-көрән төскә кергән ат юлы буйлап ашыкмыйча гына бара, вакыт-вакыт астын су ашаган карга батып китә, туктап, кая таба атлыйм икән дигәндәй уйланып тора, ләкин атлау турында оныта булса кирәк, аяк астына караган килеш бер урында һаман тора бирә… Шул чакта аның йончыган тәне ниндидер бер хәлсез рәхәт талгынлык тоя, кояшның нурлары әйтерсең керфекләренә куна – күз кабаклары авырая, һәм күзләрен йомды исә, менә хәзер җирдән аерылып, җылы нур диңгезендә йөзеп китәр төсле була… Кыска гына бу онытылудан ул бик тиз айный, башын күтәрә, өстендә, битендә, күзләрендә уйнаган кояшны «китсәнә!» дип кугандай, кулын селки дә тагын акрын гына атлап китә.

Әйе, Нургали белән сөйләшү аны тирән уйга төшерде. Уйлары аның күңелледән түгел иде, бу уйлар, барысыннан да элек, аның йөрәгендә үз-үзеннән ризасызлык хисе тудырды. Ул моңарчы Нургалине бөтенләй белмәгән икән яки бары: ферма мөдире, уңган кеше, тырыш эшче дип, тышкы, формаль яктан гына белеп йөргән икән. Ә менә кеше һич көтмәгәндә үзенең бөтен эчке дөньясы белән ачылып куйды. Эчке дөнья тирән ул, катлаулы ул! Аның әнә Нургали үзе дә аңлап җитмәгән шактый караңгы яклары бар. Әгәр ул, Дускаев, көн саен диярлек бергә аралашып, очрашып, сөйләшеп йөргән партиядәше белән ныграк кызыксынса, аңа якынрак торса, сүзләренә ныграк колак салса, ферма мөдиренең бүгенге торгынлыкка килеп төшәсен алданрак күргән булыр иде. Димәк, Нургалинең хәзер авыр борчылуга дучар булуында, тирән газап кичерүендә аның да өлешчә гаебе бар… Кеше, кеше, һәрдаим кеше торырга тиеш бит аның игътибар үзәгендә… Ничек ул белә торып шушы хакыйкатьне онытып җибәргән? Юк, ул үзен бу ваемсызлыгы өчен гафу итәчәк түгел!

Нургали аңа сүзенең ахырында: «Миңа дөреслек кирәк, мин бары дөреслек сорыйм», – диде. Сүз юк, бик урынлы таләп; һичшиксез, Нургалигә дөреслекне төшендереп бирергә кирәк булачак. Ләкин дөреслек нидән гыйбарәт соң? Әйе, Нургали теләгән дөреслек белән чын дөреслек икесе бер нәрсәме ул?

Укытучы булганга күрәме яки үзенең характеры белән ачыклык һәм төгәллек яратканга күрәме, Дускаев һәр мәсьәләнең, нинди катлаулы булуына карамастан, эчке мәгънәсен табарга һәм аны бер-ике сүз белән кыска, тулы итеп билгеләргә ярата иде. Хәзер дә ул, бөтен акылын җигеп, ике коммунист арасындагы конфликтны аңларга, шуны ачык итеп билгеләргә тырыша иде. Чынлап та, бу конфликтның асылы нәрсәгә кайтып кала, төбендә аның нәрсә ята? Берсенең (ягъни Сөләймановның) ферма эшендә бары кимчелекләр генә күрергә, икенчесенең (ягъни Нургалинең) уңышларга күз йомарга ярамаганлыгын исбат итәргә; берсенең ферма мөдирен начар җитәкче итеп күрсәтергә, икенчесенең еллар буенча җаны-тәне белән бирелеп эшләвен якларга тырышуы, кыскасы, берсенең «нахак» сөйләве, икенчесенең «гаделлек» таләп итүеме бу?

Юк, алай булмаска тиеш, бу бары Нургалинең ике арадагы конфликтны үзенчә аңлатып бирүе генә әле… Асылда исә, бу ике кешенең гаять мөһим мәсьәләгә ике төрле мөнәсәбәттә булуларын чагылдырган бер факт. Әйе, бу, һичшиксез, шулай.

– Исәнмесез, Идрис абый! – диде бер хатын-кыз тавышы.

Дускаев тавышка башын күтәрде. Ул, уйларыннан арынып җитмәгәнгә, ахры, дәшүчегә беравык танымагандай аптырабрак карады. Дәшүче инде үтеп китеп бара иде.