Выбрать главу

– Ә, Сөембикә, син икәнсең, исәнме? – диде, ниһаять, Дускаев. – Кая болай ашыгасың?

Сөембикә тукталды.

– Өйгә, Идрис абый, бүген өемдә булганым юк әле.

– Нишләп алай?

– Төнлә фермада дежур иттем. Дежурдан кайтышлый, бәрәңге чүпләүчеләр янына тукталган идем, тәки шушы вакытка кадәр китә алмыйча тордым.

– Ашау-эчүне дә онытыпмы?

– Ашау мул анда, – диде Сөембикә, көлемсерәп. – Кызларның кайсы май, кайсы сөт китергән… Өйдә алай тәмле итеп ашап та булмый.

– Алай, урынаш ясагансыз икән, – диде Дускаев, елмаеп. – Белмәдем, мин дә кызлар янына сыйланырга барган булыр идем.

– Килү кирәк иде, бер-ике центнер бәрәңге дә чүпләп киткән булыр идегез, – диде Сөембикә һәм, хәтере калмасын дигән төсле, карашын тизрәк читкә алды.

Дускаев, күзләрен кыса төшеп, бераз дәшмичә Сөембикәгә карап торды. Сугыш вакытында иреннән яшьли генә калган, хәзер дә әле утызлар тирәсеннән узмаган бу яшь тол хатын соңгы елларда колхозның бик күренекле эшчесе булып киткән иде. Ул күптән инде яшелчә бакчасының бригадиры булып эшли, иренең үлү хәбәре килгәч, партиягә кергән, хәзер исә бюро әгъзасы да булып тора иде. Хатын-кызлар белән бик аралашып, алар арасында күптән инде беркем кушмастан, үзе теләп, үзе белгәнчә агитация эшләре алып бара иде. Дускаев аның бу хосусиятен белеп алгач, бик кызыксынып, ләкин бер дә рәсми сызыкка басмыйча гына, аңа үзенең киңәшләрен бирә башлады.

Менә хәзер Дускаевның кинәт Сөембикәдән Нургали турында сорашасы килде. Аныңча, ул кичәге һәм бүгенге хәлләр турында үзенең хатын-кызларыннан шактый хәбәр ишетеп өлгергән булырга тиеш иде. (Сөембикә үзе әйтмешли, хатын-кызның эшләгәндә дә теле тик тормый бит аның…) Ләкин турыдан-туры сорауны яхшысынмады.

– Фермада ниләр бар соң? – диде ул.

– Әллә ни юк, – диде Сөембикә һәм өстәп куйды: – Кәримәнең Алмасы бозаулады.

– Шулаймыни?! Әллә ни юк дисең, менә нинди күңелле вакыйга булган ич! Бозавы әйбәтме соң?

– Бик әйбәт, Идрис абый, шундый зур, шундый тере үзе… Кырык килограмм тартты.

– Ай-һай, кара син аны, – диде Дускаев, башын чайкап. – Кәримә бик куангандыр инде!

– Куанмаган кая ул! Түбәсе күккә тия язды кызыйның…

– Әнә ничек! Бик нечкә күңелле кыз шул безнең Кәримәбез, Нургали абыеңның да, алайса, кәефе шәптер инде?

Сөембикә бераз көттереп җавап бирде:

– Аңламый башладым әле мин аны, – диде ул, кечкенә кара күзләрен тагы да кыса төшеп. – Әллә нәрсә булган аңа.

– Ничек алай әллә нәрсә булган?

– Ничек кенә дип әйтергә дә белмим, Идрис абый… Бөтен кешегә хәтере калгандай кара көеп йөри, бер сүз әйтергә ярамый үзенә, хәзер кабынып китәргә тора. Элек алай түгел иде кебек.

– Аның бик борчулы чагы бит, Сөембикә, – диде Дускаев, юри Нургалине акларга тырышкан булып. – Үзең беләсең, фермабыз авыр вакыт кичерә.

– Анысы шулай, – диде Сөембикә һәм авыр гына сулап куйды. – Ләкин бер ферма кайгысы гына түгел шикелле, Идрис абый, башка кайгысы барга охшый.

– Нинди кайгысы булыр икән тагын?

– Кичәге сессиядән соң җаны әрнеп йөрмиме икән, дим?

– Нигә, анда шулай Нургали абыйның җанын әрнетерлек нахак сүзләр әйттеләрмени?

– Юк, нишләп нахак сөйләсеннәр, бик дөресен әйттеләр. Ләкин, Идрис абый, дөреслек кайчак бик әче була бит ул!

– Әче булган саен шифалырак та була ул, Сөембикә! – диде Дускаев бик гади генә итеп.

Сөембикә дәшмәде. Ул икегә аерып тараган чем-кара чәче өстеннән артка таба авышкан шәлен алга таба тартып куйды һәм, читкә карап, бераз уйланып торды. Күптән күңелендә туган ниндидер бер уй борчый иде шикелле аны…

– Тик менә, – диде ул, ниһаять, шул уен әйтергә сүзләр эзләгән кебек тотлыга төшеп, – шуны, ничек дим, сез әйткәнчә, дөреслекнең шифалы булуын димме, ул үзе аңласа иде. – Һәм ул кинәт кенә ашыгып әйтеп куйды: – Юк, Идрис абый, аңа төшендерергә кирәк, халыкның аңа каршы булмавын, аның файдасына сөйләүләрен төшендерергә кирәк. Югыйсә кеше бер ялгыш уйлый башласа, бөтенләй эздән язып чуалып бетәр.

– Дөрес, Сөембикә, мин синең бу сүзләреңә кушылам. Әлбәттә, Нургали абыйга кайбер нәрсәләрне яхшылап төшендерергә кирәк булыр. Ләкин без моны бергәләп эшләргә тиешбез.

– Ничек итеп? Әллә тагын берәр утырыш җыярга уйлыйсызмы?

– Юк, уйламыйбыз! Анысы хәзергә кирәкми. Башкача да эшләп була. Менә әйт әле, халык арасында «Нургалине фермадан алалар, аның урынына Сөләйманов баҗасын куялар икән» дигән сүз йөрмиме?

– Ничектер бүген колагыма кереп калган иде дә, мин әһәмият бирмәдем, Идрис абый!

– Бирү кирәк, Сөембикә! Дөрес, ул һич нигезе булмаган гайбәт кенә, ләкин әнә Нургали абыеңның мыегын чуалтыр өчен җитә калган. Син ул гайбәтне кемнән ишетсәң дә юкка чыгар!