Выбрать главу

– Кем ышана соң аңа!

– Төрле кеше бар, акыллым, ышанучылар да табылыр, ә бәлкем, юри куертучылар да бардыр. Халык белеп торсын, Нургали үз урынында булачак!

– Ярый, Идрис абый, мин аны истә тотармын, – диде Сөембикә, башын кагып.

Дускаев аңа якынрак килә төште.

– Аннан беләсеңме нәрсә, Сөембикә! – диде ул, сер әйткәндәй, тавышын әкренәйтә төшеп. – Кичә сессиядә сөйләнгән сүзләр алар бер Нургали абыеңа гына түгел, ферманың барлык кешеләренә дә кагыла бит. Ферма кешеләренә менә шуны аңлатасы иде. Бер тынгысыз абыйларына гына салынып тормасыннар иде, дим. Син ничек уйлыйсың?

– Дөрес бу, бик дөрес, Идрис абый! – диде Сөембикә, кинәт ачылып.

– Ферма кешеләре үзләренең мөдирләрен яраталар ич!

– Әйе, яраталар!

– Менә шуны эштә күрсәтсеннәр дә!

Сөембикә куанычыннан көлеп үк җибәрде:

– Һай, беләм мин аны, кызларның «Нургали абый!» дип, янында бөтерелеп йөрүләрен бик ярата ул!

– Шулаймы? – диде Дускаев та, елмаеп. – Менә син ферма кызларын көйлә инде. Ешрак йөр ул тирәгә…

– Эшлим мин моны, Идрис абый, эшлим!

– Бик яхшы, алайса! – Ул Сөембикәгә кулын сузды: – Ярый, мин синең юлыңны бүлдем, Сөембикә, хәзергә хуш! – Һәм Сөембикәнең атсыз бармагына көмеш йөзек кигән каратутлы кулын кысты да ашыкмыйча гына китеп барды.

Аерылып үз юлы белән киткәч тә, Дускаев «Нургали мәсьәләсе» турында борчылып уйланмыйча булдыра алмады. Мин-минлеге бик кимсетелгән, үзен, чыннан да, хаксызга рәнҗетелгән дип нык ышанган, шунлыктан һәркемгә ышанмыйча шикләнеп карый башлаган кешегә чын дөреслекне аңлатып бирүнең бик читен эш булуын ул, әлбәттә, белә иде. Ләкин… Сөембикә белән сөйләшү аны бераз тынычландырды. Нургали өчен кайгырып торучылар бар чагында, кешегә авыр торгынлыктан чыгарга, шаять, ярдәм итә алыр ул.

VII

Күрше районга капчыклар алырга киткән колхоз председателе Шәйхи абзый икенче көнне Яуширмәгә кайтып килә иде.

Көн җилле, ак читле кабарынкы болытлар язгыча бик биектән ашыгып агалар, кояш, бозлар арасында йөзгән каек шикелле, бер югала, бер ялтырап килеп чыга, ә каралган кырлар өстеннән очсыз-кырыйсыз маллар көтүедәй болытлар шәүләсе шуып үтә. Кичә-бүген генә килгән кара каргалар юл буенда, җилгә кырын торып, сикерә-сикерә йөриләр яки түбәннән генә очып китәләр…

Моннан бер атна чамасы элек яки ике көн рәттән котырган буран бөтен дөньяны мамыктай йомшак кар белән ап-ак итеп сылап куйган иде. Буран артыннан ук кар ашыгып эри башлады, бөтен ерганаклардан кырлар өстен тонык гөрләтеп шарлавыклар йөгерде, уйсу җирләргә зур-зур чуар күлләр җыелды… Инде менә иңе-иңе белән кырлар да ачылып килә.

Кечкенә кашёвка чанага урталайга бөкләп салган капчыклар өеме өстенә аякларын читкә салындырып утырган Шәйхи абзый атын атлатып кына бара. Иртәнге салкын белән кайтып җитәргә чамалап, «Якты күл»дән караңгылы-яктылы чыккан иде ул, ләкин Яуширмә җирләренә килеп җиткәндә, юл тәмам бозылып өлгерде. Юлның буеннан-буена вак кына гөрләвекләр узыша-узыша шаулап агалар, ара-тирә кар астыннан чыккан кара җир өстендә соңгы чаналарның киң табан эзләре ярылып ята, чокыр-чакырлар исә су белән тулган.

Шәйхи абзыйның йонлач бәкәлле, койрыгын төйнәп бәйләгән кечкенә аты, тайгак бозга сак кына басып, күбрәк юл кырыеннан, кар яткан төшләрне сайлабрак барырга тырыша. Аның инде азапланып килә-килә аркасы, эче генә түгел, бот буйлары, хәтта сыйраклары да тирләп чыккан иде.

…Авыл Советы сессиясеннән соң икенче көнне иртән иртүк юлга чыгып киткәнгә күрә, Шәйхи абзый колхоздагы вакыйгалардан хәбәрсез иде. Әмма сессия үзе аңарда күп уйлар кузгатты, барганда да, менә хәзер кайтышлый да ул колхоз фермасы турында нык уйланды. Әлбәттә, ул ферманың хәлен бик яхшы белеп тора, андагы кимчелекләрне күптән күреп йөри иде. Ләкин куркыныч бер авыруга юлыгуын, ягъни белә торып та кимчелекләргә килешеп каравын, бүтәннәрдә бездән дә начар, безне әле яхшы исәптә йөртәләр дип тынычланып яшәвен ул менә хәзер генә аңлады. Ачынып, эченнән сүкте ул үзен: «Карт алаша! Өстерәгән буласың шунда, ә кая өстерисең, нәрсә өстерисең – шуны үзең күрмисең. Рәхмәт Сөләймановка, ияк астына бик вакытлы төртте әле!» Бәлкем, Шәйхи абзыйның үзен болай каты сүгүе урынсызрак та булгандыр, чөнки ул, председатель кеше, алга карамыйча, киләчәк турында уйламыйча зур һәм катлаулы хуҗалыкны алып баралмас иде, билгеле. Ләкин, ничек кенә булмасын, бер хакыйкать аның өчен хәзер бәхәссез: халык колхоз фермасыннан канәгать түгел, үзләре әйтмешли, «игелеген күрмиләр»… Һәм бик урынлы таләпләр куялар. Әйе, бик урынлы, үз хуҗалыклары лабаса, сакларга алган кеше байлыгы түгел! Димәк, моңарчы ирешелгән уңышлар белән мактанып, юанып йөрүдән туктарга вакыт. Эшкә бөтенләй башкача килеп карарга һәм өр-яңа теләктән чыгып тотынырга кирәк. Һич икеләнмичә: «Болай ярамый!» – дип әйтергә кыюлык җитәргә тиеш. Терлекләрнең продукт бирүләрен арттыруда, азык әзерләүдә, абзар-кураларны төзүдә, фермага техника кертүдә көчне дә, акчаны да жәлләмәскә кирәк. Колхозның моңа хәле җитәрлек, эшли алырдай кешеләре бар.