Выбрать главу

Бу уңай белән Шәйхи абзый Нургали турында да күп уйланды. Бик белә иде ул үзенең ферма мөдирен, бөтен көчле һәм йомшак яклары белән белә иде… Шәйхи абзый, Нургалинең агасы Сәетгали белән яшьтәшләр булып, герман сугышына бергә киткәннәр иде. Солдат нужасын бергә татып, бергә йөргәннәр, Шәйхи абзыйның әйтүенә караганда, бик дус булганнар. Сәетгали 1919 елны Кызыл Армия сафында һәлак була, ә Шәйхи абзый, Гражданнар сугышын бетереп, егерме беренче елны илгә кайта. Ул чакларда әле Нургали унике-унөч яшьлек кенә малай иде, ләкин төсе-бите, күз карашлары, хәтта кайбер кыланышлары белән ул мәрхүм агасына шундый охшый, Шәйхи абзый бер күрүдән аны бик үз, якын итеп китә. Бу якын итү тойгысы аның күңелендә соңгы елларга кадәр бер дә кимемичә сакланып килә.

Асылда, Нургалине ул күтәрде. Председатель булуыннан файдаланып, аны гел җитәкче урыннарга куеп килде. Кешеләр тел тидерә башлаган чакта да, ул аны якларга тырышты, вак-төяк кимчелекләренә күз йомды, кыскасы, егетнең опекунына әйләнде. Дөрес, Нургали үзе дә моңарчы аның ышанычын аклап килде: егет бик уңган, тырыш булып чыкты, кая куйсаң да, кулыннан эш килгәнлеген күрсәтте, үзе янды, башкаларны яндыра белде, эленке-салынкы йөрүчеләргә тынычлык бирмәде. Болары яхшы иде. Әмма шулай да Шәйхи абзыйның күңеле тыныч түгел иде; егет үзенең кырыслыгы, сүз күтәрмәве, масаерга да яратуы белән аны еш кына уңайсыз хәлгә куйгалый иде. Бигрәк тә аның ачыктан-ачык председатель канаты астына сыенуы, һәр җирдә, һәр очракта председательне үзенең яклаучысы итеп танытуы Шәйхи абзыйның соңгы вакытларда эчен бик пошыра башлады. Бу хәерлегә илтмәячәк. Мисал артыннан ерак барасы да түгел: менә булып үткән сессиядә Нургали үзен ничек алама тотты. Сөйләүчеләргә бәйләнеп утырды, халык белән хисаплашмыйча соңгы сүздән баш тартты, ә Сөләймановка булган дошманлыгын яшереп тә тормый хәзер… Кемгә таянып, кемгә ышанып ул болай кылана? Болай кыланып, ул кузгатылган мәсьәләнең җитдилеген аңлый аламы, ферма алдында торган зур эшләрне күрергә сәләте җитәме аның? Кичә генә макталып йөргән Нургалиебезгә бүген колхозчылар: «Пүчтәк кеше син!» – дип әйтмәсләрме? Яклап кара син аны шул чакта! Ах, җил баш, җил баш!

Шулай ачынып уйлана-уйлана авыл урамына килеп керүенә, ул Сөләймановны очратты. Зур авыл урамында иң башлап аны очратуына гаҗәпләнә калды, ихтыярсыз эченнән: «Гел күз алдында бу егет!» – дип уйлап алды. Кинәт ул Нургалинең ни өчен аңа шулхәтле каны катып йөрүен аңлаган кебек булды: көнләшү, яшь, яңа, өстен кеше булуыннан көнләшү!

– Саумы, Шәйхи абый! – дип, ерактан ук дәште Сөләйманов.

– Исәнме, Закир туган!

Яшь председатель, Шәйхи абзый янына килеп, чана башына тотынды да янәшә атлап бара башлады.

– Юлың уңышлы чыккан икән, Шәйхи абзый!

– Үзем барып яхшы иттем әле, – диде Шәйхи абзый, салмак кына һәм кул сырты белән яңагын ышкып алды. – «Якты күл» председателен күндерүе ансат булмады. Сатасын сатып беттек, артыгы юк, ди, ишетәсе дә килми. Ярый әле, ике пот балавыз алып барган идем, шуның белән көйләп булды тагын… Син каян кайтып киләсең?

– Сушилканы барып карадым.

– Мичен төзәтәләрме?

– Бүген бетерәләр.

Бераз сүзсез бардылар. Аннан Шәйхи абзый сорап куйды:

– Йә, сессиядән соң халык арасында нинди сүзләр йөри?

– Әллә ни ишеткәнем юк, Шәйхи абзый!

– Атла, әйдә, атла! – диде Шәйхи абзый арыган атына йомшак кына. – Ферма тирәсенә барып чыкканың юкмы?

– Барган идем дә… – диде Сөләйманов, ләкин сүзен әйтеп бетермәде.

– Соң?

– Шул. – Сөләйманов юка иреннәренең чите белән генә елмайгандай итте. – Хәзергә ул тирәдә йөрмәү яхшырак икән дип кайттым.

– Нишләп алай?

Сөләйманов җавап бирергә ашыкмады. Аның әле ферма өендә булган вакыйганы (Нургалинең аны ничек әшәке итеп хурлавын) беркемгә дә сөйләгәне юк иде һәм сөйлисе дә килми иде. Ләкин Шәйхи абзыйдан яшереп калуны килештермәде.

– Ничек итеп кенә әйтергә, Шәйхи абзый? – диде ул, авыр гына көрсенеп, һәм ферма өендә булган вакыйганы кыскача гына сөйләп бирде. Зарлану булып чыкмасын дип, ул Нургалинең нахак әйткән сүзләрен, ямьсез җикеренеп кычкыруларын мөмкин кадәр йомшартып сөйләргә тырышты һәм сүзен ярым шаярту белән: – Нургали абыйның начар төш күреп килгән вакытына туры килдем, ахрысы, – дип бетерде.