Шулай да Шәйхи абзый эшнең, асылда, ничек булганлыгын яхшы аңлады булса кирәк, агарган куе кашлары аның җыерылып, кечкенә күзләре усалланып кысыла төште. Ләкин ул бер сүз дә дәшмәде, тик дилбегәсен генә каты тартып куйды.
Сөләйманов, аз гына тынып барганнан соң, ферма мөдирен акларга теләгәндәй:
– Ферманың бик мәшәкатьле чагы, азык хәле авыр, менә шулар Нургали абзыйның нервысын бераз какшатып җибәргән булса кирәк, – диде.
Шәйхи абзый бу юлы да дәшмичә калды. Үзенең яраткан кешесен ул сүгәргә теләми идеме, әллә аңа гаять хәтере калган идеме – Сөләйманов аңлый алмады. Аңа хәтта бераз авыр да булып китте; ул үзе Нургалине күңеленнән кичерергә һәм аңа ачу тотмаска тырышса да, башкаларның ферма мөдирен гел генә кичереп, йомакайлап калулары белән килешүе аның өчен, билгеле, җиңел түгел иде.
Колхоз идарәсенә килеп җиткәч, алар аерылыштылар. Шәйхи абзый колхозның завхозы Сираҗины чакыртып алды да, аңа атын һәм йөген тапшырып, өенә кайтып китте.
Бераздан чәй эчеп килгәч һәм идарәдәге кешеләр белән исәнләшкәч, ул иң элек дежурныйны фермага Нургали артыннан җибәрде, аннан зур канцеляриянең сул яклап такта белән бүлгән кечкенә ягына – «үзенең кабинетына» кереп, тунын, бүреген салып элде. Түр тәрәзә каршындагы кечкенә өстәле артына кереп утыргач та, ул хисапчы Мусаны дәшеп алды.
Шәйхи абзыйдан чакыру килгәч тә, Нургали тизрәк идарәгә барырга ашыкты. Аның кәефе берьюлы күтәрелеп киткән кебек булды. Ниһаять, Шәйхи абзасын күрә ул! Бу ике-өч көн эчендә иң якын кешесенең юк булып торуы күпме аның җанын борчыган иде. Менә хәзер, ичмасам, рәхәтләнеп бер сөйләшү булачак! Артык зарланырга исәбе юк аның, әмма Шәйхи абзый болай да эшнең серен тиз төшенер.
Нургали бер генә минутка өенә дә кереп чыкты. Мич алдында чуалган Миңсылу аны:
– Нигә болай бик иртә, минем чәем дә әзер түгел әле, – дип каршы алды.
– Мин әйтеп чыгарга гына кердем, – диде Нургали, кабаланып. – Без соңгарак Шәйхи абзый белән бергәләп кайтырбыз. Син шул вакытка табыныңны әйбәт кенә әзерләп тор, баздан кәбестә дә чыгарып куярга онытма.
– Кайчанрак кайтырсыз соң?
– Озакламабыз.
Өеннән ашыгып чыгып киткәч, Нургали кибеттән бер ярты аракы алып чыгу турында уйланды. Шәйхи абзасы белән аның ара-тирә, яки үзендә, яки аларда, аш алдыннан берәр йомры эчеп, сөйләшеп утырган чаклары булгалый иде. Шуңа күрә председательнең гаеп итү ихтималы юк иде. Шулай да Нургали аның белән бергә кайткан чакта аракы артыннан кибеткә керүне килештермәде, хәзер барышлый алып чыгуны уңайрак күрде һәм сельпо кибетенә борылды.
Кибеттә бер почмакка җыелган биш-алты малайдан башка зурлардан беркем дә юк иде. Малайларның берәрсе, иптәшләрен көтүе белән ияртеп, конфет яки каткан прәннек алырга кергәндер инде, хәзер барысы да куып чыгарганны көтеп, кибеткә кем кергәнне, кемнең нәрсә алганын, авызларын күтәреп карап торалар.
Сырма өстеннән ак халат, башына колакчын бүрек кигән сатучы Габделхәй Нургалине бик куштанланып каршы алды:
– Әйдүк, Нургали абый, әйдүк! Нишләптер бик сирәк керә башладыгыз әле?
– Эш, парин! – диде Нургали һәм кибетнең шүрлекләре өстеннән күз йөртергә тотынды.
Габделхәйнең сары керфекле, куянныкыдай аксыл күзләре, Нургалинең ни өчен керүен тиз үк сизеп алырга теләп, аңа төбәлде, ә кызыл чыраена елмаю катыш каушау билгесе чыкты. Ни хикмәттер, Габделхәй дә, күп кенә кибетчеләр шикелле үк, колхозның җитәкче кешеләреннән ихтыярсыз шүрли иде.
– Бу чаршау һаман тора икән әле, – диде Нургали, түшәмгә камыт белән янәшә элеп куйган эре чәчкәле ефәк хатын-кыз халатына күрсәтеп.
– Тора шул, – диде сатучы, халатка карамаска тырышып. – Менә сез, Нургали абзый, Миңсылу апага алып җибәрер идегез.
– Аны кисә, Миңсылу апаң мине танымый башлар йә!
Габделхәй кеткелдәп куйды:
– Таныр, алтынга мансагыз да таныр! Сезнең кебек ирне танымаска, юләр…
Ләкин Нургалинең сатучы белән мәзәк сөйләшеп торырга вакыты юк иде, ул борылып малайлар төркеменә карап алды. Габделхәй шунда ук эшне сизде.
– Ягез әле, малайлар, үкчәгезне күтәрегез моннан, – дип кычкырды ул, кулы белән ишеккә таба селтәп. – Көшегез, көш, тизрәк булыгыз!
Малайлар, дөбердәшеп, ишеккә ташландылар. Алар чыгып киткәч, Нургали:
– Кая, бер акбашны бир әле! – диде.
Габделхәй җәһәт кенә ярты литр аракыны алып, халат чабуы белән сөрткәләп прилавкага куйды. Нургали аракыны эчке чалбар кесәсенә тыкты да егерме биш сумлык акча чыгарып бирде.
– Сдачасына конфет үлчимме?
– Ярар, үлчә!
Сатучы укмашып каткан тышсыз конфетны үлчәп, ящик кырыеннан кәгазь ертып алды да, шуңа төреп, Нургалигә сузды. Нургали конфетны тун кесәсенә тыгып чыгып китте.