Ул идарәгә барып кергәндә, Шәйхи абзый бүлмәсендә берничә кеше утыра иде. Туры бүлмәгә узмыйча, башта ул хисапчы Муса янында тукталды. Ләкин телгә беткән Мусаның бу юлы эше бик тыгыз иде, ахрысы, Нургалигә күтәрелеп тә карамыйча, бары үзбәкчәләп:
– Хуш килепсең! – дип кенә куйды.
Нургали аның тузган чәченнән тотып, борыны белән өстәлгә бер-ике кат иеп алды.
– Хуш килепсең! Яуширмәдән куарга кирәк сине, әнә кире Пәрганәгә кит!
– Нимә өчен, әкә җан?
– Үзбәк булганың өчен… Шулкадәр күңелеңә ошагач, ни пычагыма монда кайттың? Берәр үзбәк чибәренә өйләнер идең дә шунда «әкә җан» булып торыр идең!
– Һай-й! – диде Муса, күзләрен йомып. – Үзбәкстан – багостан ул, ә аның чибәрләрен күрсәң һушыңнан язарсың! Кашлары карлыгач канатыдай, күзләре кара җимештәй, иреннәре ал чәчәктәй! Бер кашык су белән йотып җибәрерлек инде! – Аннан, айнырга теләгәндәй, ул башын селкеп куйды: – Ярар, Нургали абый, минем эш бик тыгыз…
– Нишлисең?
– Менә Шәйхи абзый терлекләргә кирәк азыкның еллык расходын яңадан бер кат исәпләп чыгарга кушты. Кайбер азыкның, мәсәлән, бәрәңгенең терлек башына нормасын арттырып бирде.
– Алай икән! – диде Нургали һәм, бүген күп нәрсәләр турында сүз буласын уйлап, председатель бүлмәсенә керде.
Шәйхи абзый, исәнләшкәч, аңа утырырга урын күрсәтте. Нургали бүреген салып, тун изүен чишеп, өстәл янына утырды. Чалбар кесәсенең бик шикле булып кабарып торуына бүлмәдәгеләр игътибар итмәсеннәр дип булса кирәк, ул аягын сузып җибәрде һәм тун чабуларын җыя төште.
Бүлмәдә утыручыларның берсе – өлкән ат караучы Бәдри абзый, икенчесе тимерче Садыйк абзый иде. Сүз язгы чәчүгә төшәр алдыннан атларны ялга кую турында бара… Нургали, Шәйхи абзыйның ниндирәк кәефтә булуын алдан сизәргә теләп, аңа бик төбәлеп кенә карап торды. Ләкин председательнең җил-суыктан бакыр төсенә кергән тирән сызыклы йөзе, гадәттәгечә, тыныч иде. Ул, өстәлгә терсәге белән таянып, кырган чал башын акрын гына сыпыргалап, агайларны дәшми генә тыңлап утыра.
Сүз инде ахырына җиткән булырга тиеш. Шәйхи абзый, итләч калын кулын өстәлгә салып, кыскача гына йомгаклап куйды:
– Менә шул, агайлар! Атларга полный ял. Минем рөхсәттән башка беркая җигү юк, төшкән, какшаган дагаларны өч көндә алыштырып бетерерсез! Сөйләштекме?
– Әйе, Шәйхелислам, сөйләшкәнчә булыр, – диделәр агайлар.
– Инде, алайса, барыгыз, чәй эчәргә кайтыгыз!
Агайлар торып, Нургалигә бер күз ташлап, бүрекләрен кия-кия чыгып киттеләр. Алар тышкы ишектән чыгуга, Шәйхи абзый такта стена аша Мусага да кычкырып дәште:
– Муса, бар, булмаса, син дә кайтып кил!
– Бетерим дигән идем, Шәйхи абзый!
– Килгәч бетерерсең.
Нургали дә урыныннан торды.
– Ә син кая кузгаласың? – диде Шәйхи абзый аңа.
– Нигә, безгә дә вакыттыр ич! – диде Нургали, җиңелчә гаҗәпләнеп. – Миңа гына кайтып сөйләшербез дигән идем. Миңсылуның чәе әзер.
Ләкин Шәйхи абзый урыныннан кузгалмады.
– Сиңа кайтсак, Миңсылу бар, миңа кайтсак – Хәбирә җиңгәң… – диде ул, такыр башын сыпырып. – Юк, монда гына утырыйк әле.
Нургали, билгеле, Шәйхи абзыйның күздән-күзгә генә сөйләшергә теләвен аңлады һәм үзе дә, сүзне бетереп кайту яхшырак булыр, дип уйлап алды. Ләкин ул кире утырырга өлгермәде, Шәйхи абзый урыныннан торды.
– Әйдә әле, алгы якка чыгыйк! – диде ул, үз бүлмәсен кысан күргән шикелле.
Алгы якка чыккач, ул Нургалигә утырырга кушты. Нургали, тун аша чалбар кесәсен капшап, ипләп кенә утырды (теге хәерсезнең бөкесе бик алама, авызы түбән килеп саркый башлавы бар). Шәйхи абзый үзе утырмады, Нургали каршысына кыска аякларын аера биреп басты да, куе кашларын җыерып, кечкенә кыйпылчыктай үткен, салкын күзләре белән Нургалинең йөзенә туп-туры төбәлеп беравык карап торды, аннан акрын гына дәште:
– Нишләп әле син, яхшыдан яман туган нәрсә, артың белән киртә җимереп йөрисең, ә?
Нургали аптырап китте, ләкин Шәйхи абзыйның ачуланып соравына бер дә ышанасы килмичә елмайган булды:
– Ничек алай «киртә җимереп»?
– Ә ферма өендә Сөләйманов өстенә яшь әтәч төсле очып кунуың нәрсә ул? Геройлык күрсәтмәкче булдыңмыни? Мин кем, янәсе! Сөләйманов – бозау. Аның урынында булсам күрсәтер идем мин сиңа геройлыкны!
– Тукта әле, Шәйхи абзый…
– Туктап торасы юк, – диде Шәйхи абзый, кинәт кычкырып. – Страм бу! Авыл Советы председателен фермадан куарга кем сиңа права бирде, кем булдың син, ә?
Председательнең каплан шикелле бу кадәр кинәт ташлануыннан Нургали аптырау гына түгел, бөтенләй каушап төште. Каршы сүз әйтә алу сәләтен югалтып җибәрде ул.
– Кемне куркытмакчы, кемнең исен китәрмәкче буласың, ә? – диде Шәйхи абзый, шул арада кызганнан-кызып; ярсудан хәтта аның муен тамырлары калкып чыкты. – Сессия – сессия түгел сиңа, председатель – председатель түгел. Халык белән хисаплашу юк, кешеләр сүзенә колак салу юк. Бу ни эш бу?! Халык сиңа әллә сарык көтүеме? Кара аны, болай дөньяга сыймас булсаң, арбадан очып төшкәнеңне сизми дә калырсың!