Выбрать главу

– Тукта әле, Шәйхи абзый, кем хисаплашмый, кем колак салмый? – диде, ниһаять, Нургали, тәмам гаҗизлеккә төшеп.

Шәйхи абзый аңа кисәк кенә бармак янап алды:

– Син минем күзгә төтен җибәрмә, мин бит сине үтәдән-үтә күреп торам. Кем, имеш! Йә, сессиядә кара янып, кем сөйләсә, шуңа кадалып утыруың нәрсә иде ул – агайларга рәхмәт әйтү идеме әллә? Җил баш син! Күк күкрәгән өчен болытларга бармак янап маташасың, адәм көлкесе!

Нургали сизә: Шәйхи абзый артыгын әйтә, урынсыз каты әйтә, ләкин аның сүзләрендә рәхимсез дөреслек бар кебек, югыйсә шундый якын кеше бу кадәр ярсып аны орышмас иде. Шулай да Нургалинең үзен бик аклыйсы, бик аклыйсы килә, чөнки аның үзе тойган дөреслеге бар, ул аңгыра бер малай түгел ләбаса! Әмма гаҗәп хәл! – ул бөтенләй таркалып калды, әйтерсең Шәйхи абзый аның үзен үзе яклау ихтыярын берьюлы сындырып ташлады. Җитмәсә, салкын аракы шешәсен гел тоеп торуы аңа үзен күпме-азмы тыныч, батыр хис итәргә гаять комачаулый иде. Ахырда ул, үз сүзенең көченә, чынлыгына ышанып бетмәгәндәй, кыюсыз гына әйтеп куйды:

– Шәйхи абзый, аңла әле, мин берәүгә дә каршы түгел, мин бары дөреслек кенә булсын, дим.

Ләкин Шәйхи абзый, аның нинди дөреслек теләвен алдан ук сизеп, тыңлыйсы килмичә кулын гына селекте.

– Дөреслекне безгә әйтеп бирделәр, – диде ул, кырт кисеп. – Фермабыз алама. Адәм рәтле доход китергәне юк, колхозчыларга бер кружка сөт, сыңар бияләйлек йон бирә алганыбыз юк. Менә сиңа дөреслек!

– Ну бит, Шәйхи абзый, ферманың хәзергедән күп начар вакытлары бар иде.

– Яуширмә халкы аны белә, ләкин сине дә, мине дә аркадан кагып мактарга ашыкмый, иртәрәк әле, ди, эш көтә әле ул бездән. Ә алда торган эшләр тау кадәр. Сөләйманов сиңа акыллы киңәш бирде: киләчәк турында уйларга кирәк!

Нургали аскы иренен агартканчы тешләде, ә Шәйхи абзый, кулларын артка куеп, түр тәрәзә янына китте һәм шуннан торып, артына борылмыйча, коры гына:

– Бар, кайт! – диде. – Икенче болай кеше көлдереп, тилереп йөрүеңне ишетәсе булмыйм. Киләсе атнада правление җыям, шуңа әзер булып тор. Ниләр эшләргә уйлыйсың – әнә сессиядә ишеткәннәреңнән чыгып, план төзеп китерерсең!

– Анысын инде кеше көлкесенә калмаган башка берәү эшләр, – диде Нургали, кара янып.

Шәйхи абзый кинәт аңа таба борылды.

– Юк, син эшләрсең, синнән сораячакбыз!

Аның тавышыннан тәрәзә зыңлап киткән кебек булды… Һәм Нургали кинәт урыныннан кубып ишеккә ташланды.

…Өенә җиткәнче, ул йөгерә-йөгерә кайтты. Урамда очраган кешеләр аның артыннан: «Ни булган бу Нургалигә?» – дип, тукталып карап калалар иде. Ә Нургалинең кешеләрдә эше юк, сыртына каты чыбыркы төшкән яшь ат шикелле, ул ак-кара күрмичә чабуын белде.

Йортының ишегалдына кайтып кергәч, ул иң элек капкасын нык итеп ябып куйды. Аннан кеше-мазар юкмы дип, тирә-ягына ялт-йолт каранып алды да, чалбар кесәсеннән аракы шешәсен чыгарып, койма буенда яткан зур ташка чәлпәрәмә бәреп ватты.

VIII

Һәр көнне сәгать биштән, алтыдан да калмыйча торып, фермасына йөгерә торган Нургалиебез бүген җылы түшәгеннән кузгалмады. Хатыны Миңсылу күптән сыерын савып керде, мичен ягып уздырды, чәен әзерләде, ә ул кулларын баш астына салып, йомылмас күзләрен түшәмгә текәп ята бирде. Аяусыз бер сорау аның миенә чөй булып кадалган иде: нишләргә? Әйе, нишләргә? Гарьлек һәм ачу тойгысы аңа бары бернәрсәне тукый: фермадан китәргә, бүгеннән калмый китәргә. Бары китеп кенә ул үзенең кешелек дәрәҗәсен саклаячак, «дошманнары»на горур бәйсезлеген күрсәтә алачак.

Чыннан да, туган атасыдай күреп йөргән иң якын кешесеннән дә шундый рәхимсез сүгү ишеткәч, китүдән башка аңа ни кала? Су ташучы Әпкәли түгел бит ул, ә ике мең башка якын терлекләр өчен җавап бирүче кеше. Кемнең аны сүгә-сүгә, хурлый-хурлый эшләтергә хакы бар?

Ләкин… күпме генә ул үзен шушы уенда ныгытырга тырышмасын, күңеле төбендә «дөрес эшлим» дигән ышаныч туа алмый иде. Иң элек фермадан аерылуын күз алдына китерү белән, аңа үзе дә, ияләшкән кешеләре дә, карап үстергән терлекләре дә гаять кызганыч булып китә. Ихтыярсыздан күңеле нечкәреп, елыйсылары килә башлый. Бик газаплы була аңа шул чакта…

Аннан, акылының сәламәт бер ноктасы белән дигәндәй, мәсьәләнең җитдилеген аңлау һәм кешеләр алдында гына түгел, үз намусы алдында да җаваплылык тою аны кат-кат уйланырга мәҗбүр итә иде. Әгәр бүгеннән ферманы ташласа, мәсьәлә тирәнгә китәчәк, каш ясыйм дип, күз чыгаруың да бар. Карт председательнең шундый ярсып, шундый көч белән: «Юк, син эшләрсең, синнән сораячакбыз!» – дип әйткән сүзләре әле дә булса аның колагы төбендә яңгырап торалар кебек…