Выбрать главу

Ләкин… хурлык бит, хурлык! Бар да сине сүксеннәр, бар да сине гаепләсеннәр! Бар да хаклы, тик син берүзең гаепле! Ничек бу болай? Бу каһәр суккан төенне чишеп ташлар өчен генә булса да, фермадан китәргә кирәкмиме?

…Уйлый Нургалиебез, миләре авыртканчы уйлый, ләкин һич кенә бер карарга килә алмый. Таш белән бастырып куйгандай ята да ята.

Ә Миңсылуның гомердә булмаган бу хәлгә саруы кайный булса кирәк, идәнгә каты-каты басып йөри һәм әледән-әле урын өстенә күз кырые белән усал гына карап куйгалый… Кичә Нургалинең Шәйхи абзыйны алырга киткән җиреннән утка тыгып алгандай кара көеп кайтуы, кайткач, телен йоткандай бер сүз сөйләшмәве аны артык гаҗәпләндермәде дә, борчымады да. «Шәйхи абзасы таза гына өшкереп җибәргәндер, ярар, таманга килер, тешлерәк булыр», – диде ул эченнән һәм гадәтенчә бәйләнеп сорашып та тормады. Үзенчә, ул аңа «зиһенен җыяр» өчен вакыт бирергә теләде, шуңа күрә бүген дә озаграк ятуына сүз әйтмәде. Ләкин ир кешенең, һаман булса «зиһенен җыя» алмыйча, күзләре белән түшәм бораулап ятуы, ниһаять, аның ачуын китерә башлады.

Ахырда түзмәде, кырыс кына әйтеп узды:

– Бүген май бәйрәме түгел, эш көне, торсаң да ярый.

Нургали дәшмәде, хәтта селкенмәде дә, гүя аңа түгел, стенага әйттеләр. Миңсылуга бу җитә калды, карчыгадай бер әйләнде дә карават янына ук килеп басты:

– Тор, әйдә, тор, тор, зимагур шикелле, өйнең ямен җибәреп ятма!

Нургали тонык тавыш белән бары:

– Бәйләнмәле! – дип кенә куйды.

Ләкин Миңсылу бәйләнү генә түгел, бөтенләй кыздырып алып китте:

– Оят дигән нәрсә кайда, ә? Бөтен кеше эштә, Шәйхи абзый караңгылы-яктылы атын җигеп узды, бригадирлар иртәнге чәйгә әйләнеп кайттылар, ә син, әзер чәйгә тормыйча, түр башында аунап ятасың. Адәм страмы! Берәрсе килеп керсә, ни әйтерсең? Фермада кырык эшең кырылып ята, кешеләрең зарыгып көтә торгандыр… Тагын Закир ишеләр теленә керәсең киләмени? Әле җитмәдемени, аз булдымыни?..

Нургали тирән ачыну белән нидер әйтмәкче булды:

– Миңсылу, аңла…

Бер кызып киткән Миңсылуны хәзер алай өзгәләнеп әйтү белән генә туктатып булмый иде инде.

– Аңлыйсы да юк, сөйләп торасы да юк, – диде ул, кулын гына селтәп. – Тор да эшеңә кит, син эш кешесе…

– Мин эшкә чыкмыйм!..

– Чыкмыйсы-ың? – диде Миңсылу, чын-чыннан ачулы гаҗәпләнү белән сузып. – Ю-юк, җанкисәгем, чыгарсың! Мин сиңа коммунист башың белән рисвай булырга ирек бирмәм. Тотам да хәзер үк өстеңнән Дускаевка барам.

Һәм ул, кисәк кенә борылып, ишеккә үк китте. Нургали юрганын тибеп ташлады да урыныннан сикереп торды. Искиткеч ачуы кабарды аның, тешләрен шыкырдатып, кулларын йодрыклады һәм… чөйдәге киемнәренә ташланды. Бер мәлгә агарып ук киткән Миңсылу, өстәл янына килеп, чәй ясарга тотынды. Бераздан гади, сабыр гына:

– Кил, берәрне эчеп кит, – диде.

Нургали дәшмәде, ашык-пошык кына киенде дә битен-күзен дә юып тормыйча чыгып йөгерде.

Юл буенча ул ярсып, авыз эченнән нидер сөйләнеп барды. Хатыныннан да тынычлык юк, менә кая китте эшләр. Юк, булмый болай! Барысына да нокта куярга вакыт! Бүген үк партбюрога гариза язып бирәчәк ул. Яки, яки! Яки кешене сүгүдән, аның эшен юкка чыгарудан, аңа аяк чалудан туктыйсыз… яки инде, бигайбә, саубуллашырга рөхсәт итәсез! Әйдә, башка берәү эшләп карасын (Сөләймановның баҗасымы, кемнең дә булса каенагасымы – барыбер), башка берәү, бәлкем, ферманы сөт күленә әйләндерер. Ә ул эшләмәде түгел, эшләде, кырылып бетеп барган ферманы аякка бастырып бирде. Хәзер кадерне белмәсәгез дә, бер килеп исегезгә төшәр әле.

Шундый ярсу катыш әрнүле уйлар белән Нургали ферма капкасыннан килеп керде… Һәм, биш-ун минут та үтмәгәндер, ферма эше, ургылып аккан елга кебек, аны үз эченә бөтереп алып кереп тә китте.

Ә гариза ул көнне язылмады, икенче, өченче көнне дә язылмады ул… һәм беркайчан да языласы юк иде аның. Чөнки Нургали өчен, утырып гариза язуга караганда, тауга үгез күтәреп менгезү җиңелрәк иде…

…Һәм менә бер атна инде Нургалиебез, бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы тун изүен чишеп, бүреген куе чәчләре өстеннән артка этәреп, беркемгә тынычлык бирмичә, киң ферма ихатасының язгы пычрагын су үтмәс таза итекләре белән таптап йөри. Вакыты нинди бит әле! Көн дә өч-дүрт сарык бәрәнли, берәр сыер бозауламыйча калмый, дуңгызлар дистәләп бала китерә башладылар. Яшь үрчемгә урын җитми башлады, сарык, дуңгыз абзарлары бик тыгызланып китте, терлекләр арасында берәр чирнең кинәт калкып чыгу куркынычы туды. Җитмәсә, бөтен дөнья эреп, суга әйләнеп бара, абзар эчләре пычрак, юеш, кешеләр чистартып өлгермиләр… Тынгысыз яз тудырган һәм берьюлы килеп тыгылган һәртөрле эшләр өстенә терлекләрне ашату, карау да көннән-көн арта, катлаулана бара. Азык кытлыгы, ашыгыч чаралар күрүгә карамастан, муенга ташланган бау кебек, ферманы һаман әле буып тора. Кыскасы, эш муеннан, мәшәкать баштан ашкан!