Һәм Нургалигә шул кирәк тә иде. Яңадан аңарда искиткеч дәрт уянды. Яңадан ул бөтен Яуширмә халкына үзенең кем, нинди эшче булуын исбат итәсе килү теләге белән яна башлады. Бигрәк тә аның колхоз терлекчелеге алдында торган бурычларны Сөләймановтан бер дә ким аңламавын күрсәтәсе килә иде. Ферма бай булырга тиеш – точка! Ничек итеп, нинди юллар белән моңа ирешергә – вакыт кына бирегез, ул, Нургали, анысын да табар, күрсәтер…
Тик бер генә нәрсә хәзер аның күңелен борчып тора иде: ферма кешеләре белән аның арасы ничек булыр? Бик табигый буларак, ул сессиядән соң ферма кешеләренең, барысы булмаса да, билгеле бер өлеше миңа аркалары белән борылыр, буйсынудан чыгар, ә кайберәүләр, бәлкем, каршы коткы да алып барырлар, дип уйлады. Һәм шундый хәл сизелә калса, аны шул минутта ук рәхимсез рәвештә тамырыннан йолкып атар өчен, ул үзен алдан ук көйләп тә куйды. Һәркемгә сынау күзе белән карый торган булды, эш кушса, старшиналарча кыска, коры итеп кушарга тырышты, аз гына сүз кайтарып маташучы булса, хәзер кабынып китәргә торды.
Ә ферма кешеләре Нургалинең шул хәлен әллә күрмичә, әллә күрсәләр дә, юри игътибар итмичә, нәкъ элекке шикелле үз эшләрен эшләп йөри бирәләр иде. Олы яшьтәге апайлар үзләрен элеккечә бик сабыр тоталар, «хуҗалары» әйткәнне сүзсез генә тыңлыйлар, эшләрен ашыкмыйча, ләкин җиренә җиткереп эшлиләр. Яшьләр исә берни булмагандай шаулыйлар, көләләр. «Нургали абый!» дип аның тирәсендә бөтерелеп йөриләр һәм ул ни кушса, шуны элеп алып, эшләп ташларга әзер торалар.
Менә әле алар, нәкъ өмәдәге шикелле дәррәү тотынып, бер көндә абзар түбәләреннән карларны көрәп төшерделәр, ишек төпләренә җыелган суларны агызыр өчен, канаулар ердылар, өем-өем яткан пычрак кар, бозларны үгез җиккән чаналарга төяп, яр астына илтеп аудардылар. Икенче көнне барлык эре терлекләрне ихатага чыгарып, каты себерке, ишкән салам белән кыш буена утырган пычрак-тузаннарыннан чистарттылар, кайбер арык сыерларның сыртларына оялаган украларын бармаклары белән сытып чыгардылар. Аннан абзарларның эчләрен тазартып, ишек-тәрәзәләрен ачып җилләттеләр. Терлекләрнең асларына түшәр өчен саламны, үзләре барып, якындагы эскерттән бау яки аркалык белән күтәреп алып кайттылар. (Фуражир Фәттахның кешеләре саламны азык өчен дә чак ташып өлгертәләр иде.)
…Бу көннәрдә ферма ихатасында нишләптер Сөембикә дә ешрак күренә башлады. Хәер, аның үзенә күрә сылтавы бар иде: фермага каршы аръякта гына аның яшелчә җирләре ята, менә ул, өч-дүрт чана белән килеп, ферма тиресен шунда ташыта иде…
Ләкин, ни хикмәттер, Сөембикә, үз чаналары янында булудан бигрәк, сыер савучылар, сарык, дуңгыз караучылар тирәсендә күбрәк чуала. Әле бер төркем, әле икенче төркем хатын-кыз уртасына басып нидер сөйли, шикле кешедәй, як-ягына каранып ала, әледән-әле кара чәчен шәле астына сыпырып куя. Хатыннар, көрәк-сәнәкләренә таянып, аны дәшми генә тыңлап торалар… Инде Нургали килгәнен күреп калсалар, шунда ук таралышалар. Сөембикә, туп-туры Нургалигә каршы килеп, ләкин тукталмыйча, хәйләкәр генә елмаеп узып китә.
«Нишләп йөри бу хатын, Сөләймановлар сүзен сөйләп, коткы таратып йөрмиме?» – дип борчылып уйланды Нургали.
Ниһаять, аның Сөембикәгә ачуы килә башлады һәм беркөнне аны туктатып, кырыс кына сорап куйды:
– Нинди ул бетмәгән сүзең бар минем апайлар белән, ә?
– Бар инде… – диде Сөембикә, елмаюын кулы белән яшерергә тырышып.
– Юк, ачык әйт, лекция укыйсыңмы син аларга, әллә гайбәт сатасыңмы?
Сөембикә Нургалинең күзләренә җитез генә карап алды, елмаюы аның шунда ук сүнде.
– Курыкма, синең гайбәтеңне сатмыйм! – диде ул, башын чөеп, һәм китеп тә барды.
«Ачуландырдым киленне… их, җил баш мин!» – дип, ихтыярсыз ачынып калды Нургали. Кешеләр белән адәм рәтле сөйләшә белмәвенә аның үз-үзенә чынлап ачуы килде. Бигрәк тә Сөембикәгә карата мондый дорфа булмаска кирәк иде. Үзе ул – бригадир хатын, шуның өстенә партбюро әгъзасы. Нургалигә беркайчан да зарары тигәне юк… Эшсез буталып йөрми бит, ә хатын-кыз арасында нинди сүз булмас, аңа, ир кешегә, ни өчен вакланып торырга кирәк иде… Һәм бу сөйләшүдән Нургали йөрәгендә тагын бер шырпы утырып калды.
Ләкин бу сөйләшүнең аңа зур гына файдасы да тиде: кешеләр белән сөйләшкәндә инде ул, кара бөркәнчеген ача төшеп, яктырак йөз, йомшаграк тел белән сөйләшә башлады.