Выбрать главу

…Беркөнне Нургали бозау караучы Саҗидә апаны янына чакыртып алды. Озак көттерми, башына яулык өстеннән бүрек кигән, иске бишмәт өстеннән күкрәкчәсез алъяпкыч бәйләгән чандыр гәүдәле, озынча ак чырайлы Саҗидә апа тавышсыз гына килеп керде һәм бусагадан узмыйча тукталды. Нургали, аны күрү белән, кулын сузып:

– Әйдә, Саҗидә җиңги, якынрак уз, – диде.

Саҗидә апа, идәнне пычратмаска теләп, аяк астына карап алды да, бер-ике генә атлап, стена буендагы эскәмиягә утырды. Нургали сүзне аның үз хәл-әхвәлен сорашудан башлады:

– Йә, Саҗидә җиңги, эшләрең ничек?

– Нинди эш турында сорыйсың, Нургали? – диде Саҗидә апа тыныч кына.

– Хәлең ничек, саулык, тормыш дип соравым.

– Шөкер әле, зарланыр урын юк кебек хәзергә…

– Икмәгең бармы?

– Бар әле.

– Яңага барып җитәрлекме?

– Җитсә кирәк.

– Алай, ярый, – диде Нургали, бармаклары белән өстәлне шакып. – Җитмәсә әйтерсең, рәтләрбез!

– Рәхмәт яхшы сүзеңә, Нургали, иншалла, мохтаҗ булмабыз. – Саҗидә апа җиңел генә сулап куйды. – Әдәм баласы үзе дә җаен таба, тик менә бичара хайван гына кеше кулына карап тора…

– Әдәм баласы үзенә генә түгел, әнә шул кулына карап торган хайваннар өчен дә җаен табарга тиеш! – диде Нургали, нигәдер тавышын күтәрә төшеп.

Саҗидә апа дәшмәде, бары яшьләнебрәк торган зур соры күзләрен җиң очы белән сөртеп алды.

– Борчылма, Саҗидә җиңги, – диде Нургали, һаман дәртләнә барып, – быел, авыррак булса да, кышны чыгып киләбез, ә алдагы ел өчен азык әзерләү хәстәренә язга аяк басу белән үк керешербез! Бүтән болай тилмереп утыру булмас!

Шуны әйтергә кирәк: Нургали азык мәсьәләсен күңеленнән катгый рәвештә чишеп куйган иде. Азык булырга тиеш кенә түгел, хәтта, уйлана торгач, аның хыялында тау-тау өелеп ята иде инде. Ничек итеп ул бу муллыкка ирешер – анысы икенче мәсьәлә, ләкин булачак, бу кадәресе – бәхәссез, чөнки азыксыз ферма мөдире булуны ул хәзер күз алдына китерә алмый иде…

– Сине чакыруым шуның өчен, Саҗидә җиңги, – диде Нургали, ниһаять, төп мәсьәләгә күчеп, – без бозауларны карап үстерүдә кайбер яңалыклар кертергә булдык. Әйе. Моннан соң сөтле сыерлардан туган бозауларны аерым тәрбияләүгә күчәбез.

Саҗидә апа, Нургалинең бу сүзләрен бик кызыксынып тыңласа да, тагын дәшмичә калды, чөнки ул моның кебек «фәлән итәбез», «төгән итәбез» дип гомуми рәвештә әйтелгән сүзләргә җавап бирә белми иде. Күп ишетте ул болай сөйләшүләрне, ләкин үзе яше узганга күрәме өйрәнә алмады. Нургали, Саҗидә җиңгәсенең шул хәлен сизгәндәй, аз гына тынып торды да туп-туры әйтеп бирде:

– Син – күптәнге тәҗрибәле караучы, менә нәселле бозауларның барысын да сиңа җыеп бирәбез. Яхшы тәрбиялә, сөтне жәлләмә, гарык булганчы эчсеннәр!

Мондый көтелмәгән боерыктан, бигрәк тә сөт мәсьәләсендә бу хәтле юмартлык күрсәтүдән, Саҗидә апа аптырый калды, югарыдан берәр кәгазь килдеме икән әллә, дип тә уйлап алды. Беравык Нургалигә «Чынлап әйтәме бу?» дигән төсле сынап карап торды да кыюсыз гына сорау бирде:

– Кем шулай нәселле бозауларны аерым карарга, сөтне жәлләмәскә куша соң?

Нургали кырт кисеп кенә «менә мин кушам» димәкче булган иде дә, үзе дә сизмәстән, эре генә:

– Фән куша! – дип куйды.

Саҗидә апага фәннең мондый юмарт булуы, билгеле, ошады. Фән бик хикмәтле нәрсә инде ул, күп серләрне ачып бирә белә, тик менә Саҗидә апа тирәсеннән ул фән дигәнебез ерактарак йөри шул. Яуширмә якларына фән ияләренең бер дә килеп чыкканнары юк, ә килеп чыксалар, Саҗидә апаның да сорашыр нәрсәсе табылыр иде. Әйтик, менә бозауларның эче китә башласа нишләргә – шул турыда аның бик беләсе килә. Ветсанитар Галләм абзыйдан сорасаң, ул да кулларын гына җәя. Имештер, бер дарумы, нәрсәдер салып әчеткән сөт файда итә икән дә, тик аның шул даруы юк, ди.

Шулай да Саҗидә апа үзе сынап караган бернәрсәне Нургалигә әйтергә булды:

– Бозауларга катык та килешә икән.

– Катык?!

– Әйе шул. Ике бозавымның эче китә башлаган иде. Нишлим икән болар белән дип йөргәндә исемә төште: ниндидер прашук салып әчеткән сөт килешә дип ишеткәнем бар иде, туктале, мин әйтәм, катык ничегрәк булыр икән, дим. Катыкны да бит сөттән оетабыз. Шуннан бер чүлмәк катык китереп, бозауларыма тугып бирдем. Яратып чүмерделәр, мескеннәрем! Бер эчердем, ике эчердем, Ходаның хикмәте, рәтләнделәр, эч китүләре бетте.

Нургали, шактый гаҗәпләнеп, бераз вакыт Саҗидә апага сүзсез генә карап торды… Саҗидә апаның ак йөзендә һаман шул юаш тыйнаклык… бер дә әллә ни уйлап тапкан кеше кыяфәте юк инде үзендә.

– Һем, алай-й, – диде Нургали, урындыгы өстендә кыймылдап. – Ә может катыктан булмагандыр ул эчләре төзәлү, мин әйтәм?