Выбрать главу

– Катыктан икән шул… Мин Хәдичә белән Мәстүрәгә әйткән идем, алар да биреп караганнар, төзәтә, ди.

– Карале, Саҗидә җиңги, нишләп син аны миңа әйтмичә йөрисең?

– Нәрсәсен әйтәсең… – Саҗидә апа, алъяпкыч итәген күтәреп, авызын сөртеп алды.

Җиңгинең бу ваемсызлыгы Нургалине хәтта бераз кыздырып та җибәрде.

– Үзең беләсең, Саҗидә җиңги, бозаулар арасында эч китү еш була торган нәрсә, әгәр синең катыгың килешә икән, без бит аны тәпән-тәпән оета алабыз. Шулай түгелме?

– Анысын үзең кара инде, Нургали, мин белгәнемне әйттем… Ярар, китим әле, бозауларым көтә торгандыр.

Ул урыныннан торды, алъяпкычын рәтләп, түшен сыпыргалап куйды. Нургали аның эштән озак аерылып торырга яратмаганын белә иде, шуңа күрә артык кыстамады.

– Шулай, Саҗидә җиңги, мин әйткәнчә эшләрбез инде. Бозауларны җыеп, Галләм абзый сиңа бирер… Ә бу катыгың өчен рәхмәт!

Саҗидә апа кыюсыз гына елмайды:

– Рәхмәт әйтерлек нәрсәме соң!

– Ә как же… Ферма турында кайгырту бит бу!..

– Шунда эшләгәч кайгыртмыйча ни… Бар да кайгырта.

Шулай диде дә Саҗидә апа Нургалине шактый гаҗәпкә калдырып чыгып китте. Нургалинең гаҗәпләнеп калуы табигый иде, чөнки әлеге кешеләрем миннән йөзләрен борырлар дип, йөрәген борчып торган шик менә хәзер урынсыз булып чыкты. Хәер, бер Саҗидә апа белән генә эш бетми бит әле, башкалар, бигрәк тә яшьләр ничегрәк соң?

…Икенче көнне Нургалине ферма ихатасында бер төркем сыер савучы кызлар урап алдылар. Барысы берьюлы шаулашып, алар:

– Әйдәле, Нургали абый, әйдәле! – дип, култыгыннан эләктереп, аны ферманың арткы киртәсе буена алып киттеләр.

Нургалинең:

– Нишлисез, кая илтәсез, наяннар? – диюенә каршы җавап бирмичә, көлешә-көлешә җилтерәтеп илтәләр генә.

Ни булган бу кызларга, әллә киртә буенда хәзинә тапканнармы – барысының да йөзләре яна, күзләре яна, ә зифа буйлы җиңел сөякле Кәримә алдан очып кына бара, кечкенә кара итекләре әйтерсең җиргә дә тими.

Киртә буена килеп җиттеләр, кызарып пешкән кызларыбыз тирән итеп бер суладылар, аннан араларыннан иң чаясы Җиһан кулын алга сузып күрсәтте:

– Нургали абый, менә бу җир күпме булыр?

– Ничек күпме булыр?

– Ничә гектар булыр, дим?

Киртә буеннан башланып киткән һәм, тарая барып, елганың тауга якынлашкан киңлегендә кызыл ярга җитеп беткән бер тигез тугайлык иде бу. Тау белән елга арасында яткан тар гына бер мәйдан булганлыктан, ул елын-ел да буш кала, һәм җәен анда ферма бозаулары гына йөри торган иде.

– Ике гектардан да ким булмас, – диде Нургали, бераз чамалап торып. – Ә нигә кирәк булды әле ул сезгә?

– Беләсеңме, Нургали абый, – диде Җиһан, башка берәү әйтеп өлгермәсен дигәндәй, ашыгып. – Без бу җиргә кабак утыртмакчы булабыз.

– Кемнәр ул сез?

– Менә без инде, сыер савучылар…

– Аңлап җитмим, – диде Нургали, иңбашын җыерып. – Нәрсә, колхоздан үзегезгә өстәмә җир алмакчы буласызмы?

Җиһан кулын селтәп куйды, ә озын буйлы Тәзкирә хәтере калгандай сузып әйтте:

– Юк ла инде… нишләп үзебез өчен булсын, ферма өчен.

– Ферма өчен?

– Әйе шул.

– Ә кем сезгә ферма өчен кабак утыртырга кушты?

– Берәү дә кушмады, без үзебез…

– Нәрсә үзегез?

Ниһаять, Кәримә уртага кереп сүзгә кушылды:

– Туктагыз әле, кызлар, мин генә әйтеп бирим, әйбәтләп кенә…

Бар да тынып калдылар, ә Кәримә йомшак, ягымлы тавышы белән, гадәттәгечә, каушабрак (шунлыктан, ахрысы, кызлар аны сүзен бүлмичә тыңларга өйрәнгәннәр иде) сөйләргә кереште:

– Менә нәрсә… Нургали абый. Без, сыер савучылар, үзара сөйләшеп, шушы буш яткан җиргә кабак утыртырга булдык. Җәй көне безнең буш вакытыбыз була, без кабакны карап үстерә алыр идек, су да яныбызда гына… Ә сыерларыбызга менә дигән өстәмә азык булыр иде.

– Димәк, үзегез карый торган сыерлар өчен үстермәкче буласыз?

– Әйе шул, сыерларыбыз өчен.

– Ә нигә кабак, бүтән нәрсә түгел, әйтик, чөгендер, кәбестә?

– Бу бит мал йөргән, тиресләнгән җир. Сөембикә апа әйтә, монда, ди, менә мондый кочак җитмәс кабаклар үсәр, ди… Ул безгә орлыгын да бирергә булды.

– Алай икән, – диде Нургали, мыегын сыпыргалап. – Ниятегез яхшы, кызлар, тик шулай да уйларга кирәк.

– Йә, нәрсәсен уйлап торасы тагын! – диде Җиһан, сабырсызланып.

– Ашыкма, аппагым!

Кызлар дәррәү генә көлешеп алдылар,чөнки Җиһанның зур түгәрәк бите көйгән сөт өстедәй гаять каратутлы иде. Хәер, кызыйның моңа хәтере калмады, вакыты андый түгел, аннан Нургали абыйсының юри көлеп әйтмәгәнен күреп тора бит ул… Ә Нургали, кызларның көлүенә ничек тә игътибар итмәскә тырышып, сүзен әйтергә ашыкты:

– Мине менә нәрсә шикләндерә: кабакны утыртуын утыртырсыз, ә карап үстерергә чыдамыгыз җитәрме? Бу бит үзегез теләп алган өстәмә эш, тора-бара кул селтәмәссезме, дим?