Кызлар бертавыштан, кайсы үпкәләгәндәй булып, кайсы ихлас күңелдән ышандырырга тырышып шауларга тотындылар:
– И-и инде, Нургали абый, кемгә саныйсың син безне?
– Чын. Бала-чага түгел лә без.
– Аллам сакласын, ташлар булгач тотынмыйм да мин аңар.
– Үзегез бездән сөт сорыйсыз, ә үзегез…
Нургали, кулларын күтәреп, бал кортларын кугандай селки башлады:
– Йә, бетте, бетте, кызлар, сез дигәнчә булыр. Рәхәтләнеп үстерегез!
– Менә рәхмәт, Нургали абый!
Әйе, аның өчен бар ышаныч хәзер ферма кешеләрендә… Куанычлы хәл, ул алардан күпме генә шикләнеп йөрмәсен, ә алар әнә ничек аңа үз итеп карыйлар, ферма турында нинди кайгыртучанлык күрсәтәләр. Нидән икән бу?
…Һәм көтелмәгән кечкенә бер вакыйга Нургалинең күзен ачты.
Сарык караучы Һәдия Нургалигә яңадан эшкә алуын сорап килде. Укучы хәтерлидер, сессия булып узган көннең иртәгесендә Нургали Һәдияне, бер сарыгын үгездән сөздергән өчен, фермадан куган иде. Кызый елап идарәгә, Шәйхи абзыйга да барган икән, ләкин председатель аны орышып, кире Нургалигә җибәргән булса кирәк. Кыз моны үзе әйтеп ташлады.
Нургали аңардан:
– Йә, шуннан Шәйхи абзый сине кире алырга куштымы? – дип сорагач, кыз башын иеп шактый дәшми торды. Ләкин ул хәзер алдаша алмый иде инде. Ахырда, чак ишетелерлек итеп кенә:
– Юк, алай дип әйтмәде, – диде кызый.
– Ә нәрсә дип әйтте соң?
– Нургали абыеңның үзеннән сора дип әйтте… – Һәм кызый елап та җибәрде.
Нургали кызны жәлләде, ләкин юри коры булырга тырышып:
– Ярый, алайса, бар, эшлә, тик моннан соң авызыңны ачып йөрмә, – дип озатты.
Бу кичә булды, ә бүген төшке чәйдән әйләнеп килгәч, ул, сарык караучылар янында булырга теләп (Һәдиягә дә бер күз төшереп аласы килә иде), туры ихатаның түренә – абзарлар янына узды. Сарыклар абзарының ишеге төбенә килеп җиткәндә генә, эчке якта берничә хатын-кызның нидер сөйләшеп торуларын ишетеп алды. Ихтыярсыздан тукталды һәм, иелә биреп, яртылаш ачык ишекнең тупса ярыгыннан эчкәре карады. Нәкъ ишек турысында гына берничә сарык караучы кызлар һәм Кәримә Һәдияне урап алганнар да нәрсәдер турында аның белән сүз көрәштерәләр. Нургали бераз колак салып тормыйча булдыра алмады.
– Син каян ишеттең аны? – дип, кызларның берсе Һәдиядән каты гына сорап куйды.
– Каян ишеттең, каян ишеттең? – диде Һәдия, үчекләп. – Анысы сиңа нигә кирәк, беләсең килсә, әнә урамга чык та сораш, бөтен авыл сөйли…
– Бөтен авыл сөйләмәс! – диде, кырт кисеп, әлеге сорау бирүче кыз. – Сөйләсә, менә синең кебек, Нургали абыйны күралмаучылар гына сөйләр.
Һәдия, зәһәрләнеп, башын селкеп куйды:
– Һе, алай икән!
Кичә генә елап килгән кызның бүген шундый чаяланып китүе Нургалине чынлап гаҗәпләндерде.
– Ишетәсегез килсә, алайса, әйтим, – диде Һәдия, кызларны юри үртәргә теләгәндәй кукраеп. – Сираҗи абый Дускаевның үз авызыннан ишеткән: Нургалинең көннәре санаулы, тиздән җыелыш ясап, аны фермадан алып ташлыйбыз, дигән…
Кәримә, үзенә һич хас булмаган рәвештә, нечкә тавышы белән кычкырып ук җибәрде:
– Ялган, ышанмагыз, ялган бу… Сөембикә апа килеп безгә сөйләп китте. Нургали абыйны фермадан алу турында сүз дә буласы юк, гайбәт ул, сез ышанмагыз ул гайбәткә, диде. Дускаев абый үзе шулай дип әйтергә кушкан лабаса!
Сарык караучылардан бер базык, таза, ирләрнекедәй калын тавышлы яшь хатын шунда ук Кәримәгә кушылды:
– Шулай булмый ни, Нургали абый кебек ферма өчен янып-көеп йөрүче кешене табасы бар әле.
– Ә сессия? Сессиядә хур иттеләр бит үзен.
– Һәдия! – диде Кәримә, ачынып. – Ничек телең бара шулай дип әйтергә? Сессиядә бит Нургали абыйны начар кеше дип әйтүче булмады, нигә ялган сөйлисең? Сөембикә апа әйтә, сессиядә сөйләнгән сүзләр барыгызга да тия, бер Нургали абый гына түгел, барыгыз да тырышып эшләргә тиешсез, ди. Әнә ничек бит ул!
Калганнар да шаулашып нидер әйтә башлаганнар иде, ләкин әлеге таза хатынның калын тавышы тагын барысының сүзен берьюлы басты:
– Нигә шуңа сүз әрәм итеп торасыз, кызлар! Һәдияне беләбез бит инде… Нургали абыена рәхмәт әйтәсе урында, фермага килеп керергә өлгермәс борын аның яманатын сатарга тотынды. Мин болай уйлыйм, кызлар! Һәдиянең колагына нык кына киртеп куйыйк: әгәр сарыкларын әйбәтләп карыйсы урында ялган таратып, ара бутап йөри икән, Нургали абыйдан үзебез сорап, фермадан кудырабыз! Шулай түгелме?
– Шулай! Шулай!
– Җитәр, безгә комачаулыйсы булмасын! – диештеләр кызлар бертавыштан.
Һәдия агарып ук китте… Берьюлы мескенәеп, ишетелер-ишетелмәс нидер әйтеп акланырга тотынды. Ләкин Нургали артык тыңлап тормады, акрын гына чигенеп, абзар буйлап китеп барды.