Гаҗәеп бер дулкынлану аны биләп алды… Ялгыз булырга, тынычланырга кирәк иде аңа, һәм ул, кешеләр күзенә артык күренмәскә тырышып, ферманың арткы капкасыннан кырга ук чыгып китте. Җәен терлекләр салган тар сукмак белән, аяк астына карап кына, сөзәк тау башына күтәрелде.
Сукмак буенда кардан ычкынган былтыргы әрем, тәмлекәй сабаклары баш күтәреп маташалар. Менә тау битләрендә җир ачылуга иң беренче булып калка торган бүтәкә үләне черегән үләннәр астыннан чыгып килә… Әйе, бар да терелә, үләннәр дә… кеше дә! Дөреслек кояш нуры кебек икән ул, кояш нуры кебек күз алларын яктыртып җибәрә икән. Аһ, валлаһи! Дускаев аның яклаучысы булып чыкты! Сөембикә, кечкенә кара күзләре белән аңа хәйләкәр елмаеп караган Сөембикә, ферма кызлары тирәсендә аның кайгысын кайгыртып йөргән икән! Ә кызлар, кызлар! Рәхмәт төшкерләре, үзләренең саф, кешелекле йөрәкләре белән аның өчен, ферма өчен, эш өчен янып-көяләр икән! Ә ул, тиле, күпме кара сөремен коеп, алардан шикләнеп йөрде. Рәхәт… һәм оят! Рәхәт һәм оят!
Тау башына менеп җиткәч, Нургали, башын артка ташлый биреп, дымлана төшкән күзләре белән авылы өстенә беравык карап торды… Юеш түбәләр, көзге уйнаткандай, кояштан чагылып-чагылып куйган кечкенә тәрәзәләр, озын колгаларда сыерчык оялары, бәрәңге бакчалары буйлап көрт астыннан чыгып килгән кара читәннәр, берәрсенең мунчасы тузгыткан зәңгәр төтен – никадәр таныш һәм җанга якын бу күренеш! Анда ферма, анда миләш артына яшеренгән аның өе, анда һәр тумыш көн тапталган сукмаклар, анда көн саен кабатлана торган өмет-куанычлар яки эч пошу-борчылулар, анда, ниһаять, бер үк суны эчеп, бер үк һаваны сулап яшәүче, бер-берсеннән башка тора алмас һәм бер-берсенә тынычлык бирмәс кешеләр. …Юк, анда янмыйча, борчылмыйча яшәү мөмкин түгел. Әнә урам уртасыннан өч кеше ашыкмыйча гына фермага таба килә: берсе, кулларын артка куйганы, Шәйхи абзый икән, аның ике ягында – Дускаев белән Сөләйманов.
Нургали аптырап калды: каршыларына төшәргәме, юкмы? Әллә, кире борылып, абзарларга таба китәргәме? Бу бит качу булачак. Ояты ни тора?! Читен хәл. Алар алдында ул үзен ничек тотарга тиеш? Бигрәк тә Сөләйманов алдында… яшь егетнең күзләренә күтәрелеп карарга көче җитәрме?..
Саташулы төштән соң исен җыя алмагандай, ул, тегеләр килеп җиткәнче, бер урында тик басып тора бирде.
САЗ ЧӘЧӘГЕ
…Былтыр көз булып үткән район партия конференциясендә делегатлар райкомның икенче секретаре Шакир Мостафинны «тәгәрәттеләр». Комиссия, кызыл ящикны ачып, бюллетеньнәрне санап карагач, Мостафинга «за» бирүчеләр илле дүрт кеше, ә каршылар ике йөз уналты кеше булып чыкты. Дөрес, башта ук инде Мостафинның төшеп калу ихтималы зур иде, ләкин бу кадәр җимерелеп төшү күпләр өчен чын мәгънәсендә сюрприз булды.
Бары тик бер кеше бу хәлгә артык гаҗәпләнмәде, ул да булса – Мостафин үзе… «Тәгәрәячәген» ул сизеп торды һәм көтеп алды. Чыннан да, конференция барышында коммунистлар аңа бик җитди гаепләр ташладылар: халыктан аерылдың, халык кайгысыннан бигрәк үз кайгыңны күбрәк кайгыртасың, кыскасы, обывательгә әйләнеп барасың, диделәр. Мондый гаепләүләрнең нәтиҗәсе бер – коммунистларның ышанычын югалту булырга тиеш иде. Куркыныч хәл иде бу җитәкче кеше өчен, ләкин… тау ишелә башласа, аны ничек туктатасың? Хәер, Мостафин акланып торуны кирәк тә тапмады. Күңеленнән ул барлык гаепләүләр белән килеште, тик соңгы нәтиҗәне көтте. Ниһаять, менә ул булды.
Башта Мостафинның күңелендә хурлану һәм оялу кебек нәрсә кыймылдап куйды, ләкин ул бу тойгыны тизрәк басарга тырышты. Ниндидер бер җансыз җитдилек белән катып калган йөзе, аз гына сагыш белән өртелеп, ялкау караган күзләре аның ничек тә салкын, тыныч булырга тырышуын күрсәтәләр иде. Кешеләр аңа туры карарга уңайсызландылар, ул үзе беркем белән бер авыз сүз сөйләшмәде… Конференция ябылгач та, туп-туры өенә кайтып китте.
Күп кенә еллардан бирле партия эшендә эшләп йөргән кеше ничек итеп бу хәлгә килеп җитте соң? Моның тарихы шактый гыйбрәтле, һәм аны сөйләп бирү зарарлы булмас дип уйлыйм.
Мостафин моннан өч ел элек Байгузиннарның бердәнбер кызларына өйләнде. Бу аның икенче өйләнүе иде. Беренче хатыны Мәрьям белән ул биш кенә ел торып калды. Чирмешәндә торган чакларында (Мостафин анда да райком секретаре иде) Мәрьям, әниләре авылыннан машинада кайтып килешли авариягә очрап, өч яшьлек кызы белән бергә һәлак булды. Аяз көнне яшен суккандай, кинәт башына төшкән бу фаҗигане Мостафин гаять авыр кичерде, бер ел буена хәсрәттән айный алмыйча йөрде. Ахырда өлкә комитетыннан үзенең икенче бер районга күчерүләрен сорады – яңа җиргә күчкәч, хәсрәтем онытылмасмы, юньгә кереп булмасмы, дип уйлады ул… Өлкә комитеты аның соравын тыңлады һәм шушы Камышлыга райкомның икенче секретаре итеп күчерде.