Аның белән бер үк вакытта райкомның беренче секретаре булып Андрей Петрович Андреев килде. Андреев – партия эшендә яңа кеше, моңарчы аның район җирендә эшләгәне юк иде. Шәһәр вузларында политэкономия укытып йөргән укымышлы, интеллигент бер кеше иде ул.
Андреевның беренче секретарь булып килүе Мостафинда әллә нинди сәер генә каршылыклы хис кузгатты. Иң элек ул үзен кимсетелгәндәй хис итте. Ни өчен беренче секретарьлыкны аңа тапшырмадылар? Партия эшендә тәҗрибәсе бар, район шартларын яхшы белә, теоретик яктан да әзерлексез түгел – заманында ике еллык өлкә партия мәктәбен бетереп кайткан иде. Чирмешәндә соңгы вакытта беренче секретарь булып начар эшләмәде бит. Ә менә Камышлыда ни өчендер укымышлы Андреевны артыграк күрделәр. Янәсе, Камышлы Чирмешәннән ике тапкыр зуррак, икмәкне күп бирә торган, ләкин шактый артка калган район, үзенә күрә промышленносте да бар (авыл хуҗалыгы машиналарының ремонт мастерскойлары, спирт, кирпеч заводлары, депо, зур элеватор, паровой тегермән, ит комбинаты һ.б.), интеллигенция дә монда күбрәк, шуның өстенә һәртөрле районара оешмалар да Камышлыда тупланган, кыскасы, эш зуррак та, катлаулырак та… Мондый район белән җитәкчелек итәр өчен, бер тәҗрибә генә җитеп бетми, теориядән дә көчле булырга кирәк. Өлкә комитетының мәсьәләгә шулай каравын Мостафин, әлбәттә, аңлады. Ләкин ышанып тапшырган булсалар, ул үзен бу урында аклый алмас идемени? Менә шушы аның көченә бик үк ышанып җитмәүне тою Мостафинның хәтерен калдырды, шактый кәефен бозды.
…Шул ук вакытта беренче секретарьлар өстенә төшә торган гаять зур җаваплылыктан азат булу, икенче дәрәҗәдә торып, икенче чиратта җавап бирү аның өчен уңайрак та булып күренде. Әллә арыганлыктан, әллә башыннан кичкән авыр фаҗига тәэсиреннән ул соңгы вакытларда ничектер басыла төште, артык ватылмыйча, тынычрак җан белән эшләүне тансыклый башлады. Шуңа күрә әлеге хәтер калу-кимсенүләргә кул селтәп, аны-моны уйламыйча, тизрәк эшкә тотынды. Ләкин эченнән генә ул үзен Андреевтан бәйсез тотарга, үзенчәрәк яшәп, үзе белгәнчәрәк эшләргә булды. Әйдә, укымышлы иптәш беренче теоретик булып утырсын, ә без практик кына булып йөрик, шунда да сер сынатмабыз әле, диде ул үзенә.
…Андреев семьясы белән райком күршесендәге беренче секретарьлар өчен махсус салынган һәм секретарьдан секретарьга күчә торган бер катлы таш йортка урнашты. Ә Мостафинга райбашкарма карамагындагы ике катлы агач йорттан зур гына бер бүлмә бирделәр. Ул артыгын сорамады да, хәзергә аның өчен кайтып кунар урын булса, шул җиткән иде. Мәрьям үлгәннән соң, кайда тору, ничек тору кебек мәсьәләләргә аның исе китмәс булды. Хәер, ялгыз кешенең, керсә бар, чыкса юк дигәндәй, шул бер бүлмәсе дә көннәр буе буш, ятим тора иде.
Мостафин эшкә тотынды. Иртә-кич кабинетыннан чыкмыйча, ул райкомның агымдагы эшләре белән шөгыльләнде, райондагы җитәкче иптәшләр белән танышты-сөйләште, аннан колхозларга чыгып китте. Район зур, колхозлар күп, кайчак, ераграк китсә, икешәр-өчәр көн дә йөреп кайта иде. Йөрергә ярата иде ул. Кышкы юлдан артлы чанада зур толыпка төренеп барган чакта, тәмле генә черем итеп ала, уянгач, райкомның карт кучеры Галәви агайдан бу якларның үткәне, җир-сулары, авыллары турында сорашып бара. Авылга җиткәч, колхоз идарәсенең зур мичле, кечкенә тәрәзәле җылы бүлмәсендә, стена буйлап тар эскәмиягә, күпне белгән акыл ияләредәй, сүзсез-тыныч кына тезелешкән агайлар белән анысын-монысын сөйләшеп утыра. Аннан, председательне ияртеп, колхозның хуҗалыгы белән озак кына танышып йөри, бригадирлар, ат караучылар, фермада эшләүче хатын-кызлар, тимерчеләр, шорниклар, амбарларда орлык чистартучылар белән озаклап сөйләшә, кичен исә берәр утырыш та үткәрә. Бик төнгә калмаса, икенче авылга китеп бара, вакыт инде соң булса, берәр хәллерәк агайга куна керә. (Ул председательләргә кермәскә тырыша торган иде.) Бик ярата иде ул тәмле аш исе таралган өйдә оекчан гына сәкегә менеп, җиңги кайнар шулпа сосып китергәнне көтеп, хуҗа белән дөнья хәлләре турында ашыкмыйча гына сөйләшеп утыруны…
…Бу чыгып йөрүләрдән Мостафин көч җыеп, рухланып кайта торган иде. Соңгы вакытларда ул бер дә ялгызлыкны күтәрә алмый башлаган иде. Райүзәкнең үзендә никадәр генә эш күп булмасын, тәүлекнең билгеле бер вакыты буш кала. Менә шул чакта ул үзен кая куярга белми иде. Баштарак яңа урын, яңа кешеләр аңа ялгызлыкны болай авыр кичерергә ирек бирмәде. Ләкин көн үткән саен, ялгызлык үзен ныграк сиздерә башлады. Күп вакытта ул ятим, моңсу бүлмәсенә кайтырга теләмичә, кабинетында гына кунып кала торган булды. Аның хәлендәге, аның яшендәге кеше өчен бу бер дә килешми дә, ярамый да иде. Бу ятимлектән, бу ялгызлыктан, һичшиксез, котылырга кирәк иде. Ниһаять, Мәрьямен югалтканнан соң, беренче тапкыр аның күңеленә «әллә өйләнергәме?» дигән уй килде. Чирмешәндә чакта ул өйләнү турында уйлый да алмады, үзен гомергә тол булып яшәргә хөкем ителгән кешедәй хис иткән иде. Ә менә яңа җирдә өйләнәсе килү аңарда кинәт котылгысыз бер теләк булып уянды. Гүя Мәрьям үзе аңа: «Азап чикмә, дустым, тап үзеңә яхшы бер хатын», – дип әйтеп тора иде. Табигать законының көчеме, семья тормышын сагынумы – ләкин ни генә булмасын – өйләнәсе килү теләге аны көннән-көн ныграк йота барды.