Менә шундый хәлдә, йөрәге белән инде кемнедер берәүне эзләп йөргән чакта, ул район саклык кассасында эшләүче Наҗия исемле кызны очратты. Яз башы, юллар буйлап гөрләвекләр йөгерә башлаган вакыт иде бу… Очратты, игътибар итте, ә берничә көннән соң җаен туры китереп сүз катты… һәм кызны чынлап ошатты. Барысыннан элек, Наҗия туташ шәһәрчә нәфис кыз иде. Аннан үзен бик сөйкемле итеп тота белә иде. Күренә: бер бәрәңгедә генә үсмәгән бу кыз, авыр кара эш аны аркылыга җәймәгән. Бөтен килеш-килбәтеннән, торыш-кыланышыннан, шулай ук шактый фасонча киенгән өс-башыннан аның җитеш тормышта, оста кулда пешеп җитешкән кыз булуы әллә каян күзгә бәрелеп тора иде. Кем чибәре соң бу туташ?
Мостафин, әлбәттә, моны бик тиз белде. Наҗия туташ Идият Байгузин дигән кешенең бердәнбер кызы икән. Ә Идият Байгузинның үзен Мостафин шактый яхшы ук белә иде инде. Ул – «Районара йомырка базасы»ның директоры, партия члены, Камышлыда күптәннән үз йорты белән торучы кеше. Район халкы аның турында, йомырка серләрен бик белә, теләсә, чеби генә түгел, зуррак җанварларны да басып чыгара, дип сөйлиләр иде. Билгеле, эшли белмәгән кеше унбиш елдан бирле бер ояда гына утыра алмас иде. Район шартларында сирәк була торган хәл бу… Шул ук сүзләргә караганда, Идият абзый ашау-эчү белән мавыкмый икән, район җитәкчеләренең күзенә артык керергә тырышмый, имеш, ләкин райком йөкләмәләрен гадел үтәп бара, диләр. Мостафин килгәч, үзе дә аның белән бер-ике тапкыр сөйләшеп утырган иде. Әйтергә кирәк, зарарсыз гына тәэсир калдырды ул аңарда: ялагайлану күрсәтмәде, каушау сиздермәде, гади, тыныч кына тотты үзен. Сүзне чамалап кына сөйли, күбрәк тыңларга ярата, гомумән, уяу, сак кеше булырга тиеш. Хәер, Идият абзыйның кыяфәте дә шундыйрак иде: бите өреп тутырган куык сыманрак түп-түгәрәк тә шоп-шома, һәм ул биткә карап беркайчан да аның эчендә ни барын сизә ал- массың…
«Районара йомырка базасы» директоры үзе әнә шундый, ни яхшы, ни яман дигәндәй, уртача бер исем-дәрәҗә белән йөрсә, хатыны инде аның, Майпәрвәз ханым, райүзәктә зур дан белән файдалана иде. Мостафинның аны күргәне юк иде әле, ләкин аның турында күп кенә сүзләр ишетеп өлгерде. Гаять үткен, акыллы хатын, ди ул, искиткеч уңган, ди, гомере буе район җирендә генә торса да, көн итүнең тәртип-низамнарын кайбер шәһәр кешеләреннән дә шәбрәк белә, ди. Аш-суга бик оста икән, ә өен шундый чиста итеп тота, имеш, керсәң – әйләнеп чыгасың килмәс, ди.
Ничек кенә булмасын, Наҗиянең әти-әниләре ни җитте кешеләр генә түгел иде. «Байгузиннар» дип яхшы исәптә йөргән төпле һәм ныклы бер оя иде алар. Шуңа күрә Наҗиянең нәфис һәм сөйкемле бер туташ булуы да гаҗәп түгел иде.
Мостафин, күпме-азмы уйлаганнан соң, Байгузиннарны үзе өчен лаеклы кешеләр дип тапты. Район җирендә артыгын эзләп торасы да юк. Эш хәзер Наҗиянең үзендә иде. Мостафин, мәсьәләгә җитди караучы кеше буларак, кызга төрле яктан килеп карарга тырышты. Ләкин кай яктан гына килеп карамасын, аның күз алдында гел менә үзенә тартып сихри бер тере сын басып тора: дәшсәң аңа, матур башын кырынайта төшеп, җитез генә күз сирпеп ала ул, сүз кайтарганда, нечкә кашларын уйнатып куя, ал чәчәктәй иреннәре елмая башлаганда энҗе тешләре елтырап китә – менә шул инде Наҗия! Калган якларын исә Мостафин акылы белән генә чамалый: әлбәттә, кыз, шундый булдыклы ана кулында үскәч, әдәпле дә, тәрбияле дә, уңган да, зирәк тә булырга тиеш. Заманнан да артта торып калмагандыр, чөнки әтисе – коммунист кеше.
Кыскасы, шәп, лаек кандидатура!
Тик бер нәрсә генә Мостафинның эчен кыра, ул да булса – яшь аермасы. Әйе, кыз яшь, бик яшь әле, күп булса унсигездә генә булыр. Ә Мостафин утыз сигезне тутырды инде. Дөрес, ул үзе дә төшеп калганнардан түгел; буй мәһабәт, чәчләр чем-кара, йөз чиста, тик борын тирәсендә генә бераз шадра билгеләре бар: ләкин белә, шул шадра билгеләре булганга күрә дә, ул хатын-кызлар күзенә һәрвакытта сөйкемле күренә торган иде. Һәрхәлдә, ул нык сакланган ир әле, моны үзе үк сизеп тора. Әйе. Аннан, әгәр Наҗия аның яшеннән курыкмаса, шуның белән инде ул үзенең кеше таный белгән акыллы кыз икәнен күрсәтәчәк.