Выбрать главу

Хәзер кызның кылын тартып карарга кирәк иде. Ләкин Мостафин өчен бу – бик читен эш. Исеме дә, дәрәҗәсе дә аңа япь-яшь кыз артыннан озын-озак ухаживать итеп йөрергә мөмкинлек бирми, шуңа күрә тиз һәм кыю хәрәкәт итәргә кирәк иде. Бигрәк тә кызның күз карашларыннан ул кыю булырга яраганлыгын сизенгән иде инде.

Ике тапкыр сөйләшү мәсьәләне хәл итте. Аның да берсе шаярып кына булды дияргә ярый. Шулай көннәрдән бер көнне Мостафин, Наҗия өенә кайткан чакта юлын туры китереп, аңа ияреп китте. Исәнләште, кыз куанып җавап кайтарды, ничектер аның йөзе Мостафинны күрүгә ачылып киткәндәй булды. Һич тарсынусыз, уйнак кәеф белән, алар телләренә ни килсә, шуны сөйләшеп бардылар. Шулчак Мостафин әйтеп куйды:

– Сезнең ухажёрларыгыз күптер инде, Наҗия?

Кыз гадәтенчә кара, тере күзләрен сирпеп алды:

– Нигә алай дисез, Шакир абый?

– Нигә дип, сез – Камышлының бер чибәре, ә егетләр монда күп булса кирәк.

– Көлмәгез, Шакир абый, – дигән булды кыз. – Минем бер ухажёрым да юк.

– Сез әйтерсез инде!

– Чын, чын. Мин малай-салайлар белән чуалырга яратмыйм.

Мостафин аңа җитди генә карап алды.

– Егетләрнең шәпләре, өлгереп җиткәннәре дә бардыр әле, – диде ул, аз гына дәшми барганнан соң.

Кызның да йөзе бер мәлгә уйчанланган кебек булды. Аннан уңайсызланыбрак:

– Белмим, очратканым юк, – диде. – Бездә бар да әллә ниндиләр… Үзләрен тота белмиләр.

Шуның белән бу турыда сүз бетте, ниндидер бүтән темага сөйләшеп киттеләр.

Ләкин соңыннан Мостафин шул ярым шаярып сөйләшүне еш кына исенә төшергәләде. Кызның сүзләрендә үзенә күрә бер мәгънә бар кебек тоелды аңа. Чыннан да, «малай-салайлар белән чуалмыйм» дип нәрсә әйтергә теләде ул? Ихтимал, йөргән кешесе булмавын аңлатырга тырышкандыр. Ә аның «очратканым юк» диюен ничек аңларга? Бу – егетләр юк, дип әйтүе түгелдер инде, күңелемә ошаган кеше туры килгәне юк әле, дип әйтүедер. Моның шулай булуы бик мөмкин, чөнки үз дәрәҗәсен яхшы белгән чибәр кызның тиз генә үзенә лаек кешене таба алуы ансат эш түгел ул!

Ниһаять, Мостафин ныклы карарга килде: кыз белән чынлап сөйләшеп карарга, әгәр аңласа, әгәр күңелендә аңа, Мостафинга, карата чын хис уянган булса, кулын сорарга.

Шул ният белән ул язгы кичләрнең берсендә Наҗияне үзенең кабинетына чакыртып алды. Уңайсызрак иде райком бинасы эчендә үзеңә генә кагылган үтә шәхси мәсьәлә турында сүз алып бару, ләкин, нишләмәк кирәк, аның башка мөмкинлеге юк иде.

…Кызны ул бик җылы каршы алды: күптәннән якын кешеседәй, кулыннан тотып, диванга утыртты, үзе, тынычланыр өчен бүлмәне бер-ике әйләнгәч, урындык алып, аның каршысына утырды. Беренче сүздән үк ул сөйләнәчәк мәсьәләнең бары икесенә генә кагылуын һәм бик җитди буласын аңлатты. Кызга ничектер берьюлы эссе булып китте, бит алмалары аның кызарып яна башлады.

Мостафин ашыкмыйча, никадәр ихлас күңелдән сөйләвен сиздереп торган акрын, йомшак тавыш белән Наҗиягә үзенең үткән тормышын кыскача гына сөйләп бирде. Яраткан хатынының фаҗигале рәвештә һәлак булуын да, аны озак вакыт оныта алмыйча газаплануын да яшермичә ачык әйтте. Бары бирегә килгәч кенә, яңа эштә, яңа кешеләр арасында бераз нормаль хәлгә кайткан кебек булдым, диде. Аннан… менә ул Наҗияне очратты һәм… яралы йөрәгенә аның йомшак канат тигән кебек булды. Бу коры сүз генә түгел. Үзен сынап йөри торгач, күңелендә туган хиснең чын булуына ул, ниһаять, ышанды. Әлбәттә, андый олы хисне телдән әйтү генә җитми, аны исбат итә белергә дә кирәк. Сүз менә шул турыда барырга тиеш. Әйе. Ул – ялгыз кеше, аңа өйләнергә кирәк. Яше дә, эше дә, положениесе дә аңардан шуны сорый. Дөрес, семья кору – бик җитди мәсьәлә, җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр кисүне таләп итә ул. Ләкин күп уйланганнан соң, яратуының чын булуына тәмам ышангач, ахырда менә бүген ныклы карарга килде: ул Наҗиягә өйләнергә тели, акылы белән генә түгел, йөрәге белән тели, бәхетле булуларына ышанып тели.

Мостафин аз гына тынып торды, аннан:

– Менә шул, Наҗия! – диде, кыска гына сулап. – Инде синнән ишетәсем килә. Ни уйлыйсың син? Йөрәгең ни әйтә? Ышанасыңмы миңа, ышанасыңмы бәхетле булуыңа?

Әйтәсе дә юк, Мостафинның сүзләре Наҗиягә гаять көчле тәэсир итте. Бөтен тәнендә аның вак калтырау йөри, үзе уттай яна, ә йөрәге учтагы кошчыктай дерелдәп тора иде. Һәртөрле уйлый алу сәләтен югалткан иде ул. Томан эчендә йөзгән башын түбән салындырып, тел тибрәтергә куркып, ул дәшми утыра иде. Мостафин ахырда борчыла башлады.

– Йә Наҗия, ник дәшмисең? – диде ул, кызның калтыранган тезләренә йомшак кына орынып. Бераз көткәннән соң, тагын кабатлады: – Син бер генә сүз әйт: ризамы, түгелме?