Ниһаять, кыз, тагы да иелә төшеп, акрын гына пышылдады:
– Әтиләр белән сөйләшегез.
– Ә син үзең?
Кыз дәшмәде. Мостафин көрсенеп куйды.
– Наҗия, эш синең үзеңнән тора бит. Синең теләгеңне белмичә торып, мин ничек әтиләреңә барыйм?
Җавап юк. Мостафин аптырагач, кызның йөзен күрергә теләп, аңа якын ук иелде:
– Йә Наҗия, әйт бер генә сүз, ризамы?
Наҗия кинәт Мостафинның алдына капланды.
…Байгузиннар Мостафин турында тулы хәбәрдар иделәр. Тиешле мәгълүматлар алар кулында бар иде инде. Һәм райком секретареның киләсен, ни өчен киләсен белеп, көтеп торалар иде.
Майпәрвәз ханым еш кына: «Ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын!» – дип әйтергә ярата торган иде. Бик ышана иде ул моның шулай булуына һәм, исбат итәсе килсә, үз тормышын мисал итеп китерә иде. Идият абзаң кем булган да, ул, Майпәрвәз, аны кем иткән? Чын булса (үзе сөйләгәч чындыр инде), Идият абзый нэп заманында волостьта милиционер булып йөргән, ди. Йорт-җире түгел, аның каккан казыгы да булмаган, ди. Ә Майпәрвәз үзе өяз шәһәрендә зур гына байның кызы булып, кече яшьтән әнисеннән калган, унөч-ундүрткә җиткәндә, әтисе дә үлеп киткән. Шуннан аны зур базарлы авылда тире-яры белән кәсеп итеп торучы Шәяхмәт дигән абзасы (әнисенең агасы) үзенә «тәрбиягә» алган. Ләкин бу тирече гаять саран, кансыз бер кеше булып, Майпәрвәзгә бер дә көн күрсәтмәгән. Шулай итеп, Майпәрвәз байлыкның да читен генә булса да күреп калган, азмы-күпме рәхәт тормышны да татыган, үксезлекнең ачы күз яшен дә эчкән, кеше ипиенең никадәр әче булуын да белгән.
Абзасының каты кулыннан ничек ычкынырга белмичә тыпырчынып яшәгән чагында, ул милиционер Идияткә тап булган. Күп уйлап тормыйча, тоткан да шуңа ябышып чыккан. Моның белән ул берьюлы ике куянны атарга теләгән: бердән, налог түләмәгән сатучыларның мал-мөлкәтләрен өйләреннән төяп китүче милиционерга чыгып, абзасын гел өркетеп тормакчы, икенчедән, заманның кая таба баруын сизеп, «власть кешесе» кулында сакланып калмакчы булган. Майпәрвәз туташ, билгеле, чалышайган үкчәле каткан итек киеп, үзенә исе китеп йөргән Идиятне яратмаган да, яратырга тырышып та карамаган. Аңа бары Идиятнең җилкәсе кирәк булган. Шул җилкәгә атланып алгач, Майпәрвәз тезгенне тота белгән инде. Бәхетеннән, Идиятебез тезгенне тиз сизә торган шактый йомшак башлы мәхлук булып чыккан.
Озак та үтми, Майпәрвәзнең абзаларын Себергә озатканнар. Авылда байлар беткән, аларның мал-мөлкәтләре колхозга күчкән, милиционерның да эше үзгәргән: хәзер инде аңа байлар йортыннан җиһаз төяп чыгу урынына, ярыкларга поскан дошманнар белән көрәшергә туры килә башлаган. Шул чакта Майпәрвәз аңа әйткән:
– Йә, җитәр, каешыңны сал, фуражкаңны ыргыт. Кеше булырга вакыт сиңа, – дигән.
– Моны ничек аңларга? – дип сораган Идият, күзләрен йомгалап.
– Монымы? Малайлыктан чыктың, балигъ булдың дип аңларга кирәк, – дигән Майпәрвәз, әче елмаеп. – Тормыш көтә башларга вакыт. Жалуньяң тәмәкедән артмый, ә мин сиңа наган сабы кимереп ятарга килмәдем.
Бу катгый сүзләрдән Идиятебез каушап ук төшкән.
– Нишлим соң мин? – дигән ул, тәмам аптырап.
– Әнә дәүләткә тире, йон, йомырка җыючы агент булып кер. Күрәсеңме, агентлар балда-майда йөзәләр!
– Мин ул эшне белмим бит.
– Син белмәсәң, мин беләм. Үзем өйрәтермен, – дигән Майпәрвәз, кырт кисеп.
Һәм Идиятен агент иткән, күкәйне танырга, тирене сортлый белергә өйрәткән.
Хәзер карагыз инде: Идият абзый утыз елдан бирле йомырка белгече исеме белән төпле, дәрәҗәле бер кеше булып яшәп килә. Кайчандыр милиционер булып йөрүенә хәзер үзе дә ышанмый. Чибәр генә йорты, әйбәт кенә көйләп җибәргән хуҗалыгы: сыеры, чучкасы, бакчасы, умарталары, кош-кортлары бар һәм… Майпәрвәз ханым, чыннан да, балда-майда йөзә.
Әйе, ул хаклы: ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын! Ләкин «көлдерү» белән «бөлдерү»нең күп кенә нечкә серләре бар. Менә шул серләрне аның Наҗиягә нык кына төшендереп каласы килә иде. Кияү буласы кеше дә башка бит: милиционер түгел, ә райком секретаре! Биредә инде «көлдерер» өчен эт булып өрергә ярамый, ә кош булып сайрый белергә кирәк.
Наҗияне бирергә вәгъдәләшкән көннән алып Майпәрвәз ханым ир дигән бәндәне ничек итеп сихерләүнең серләрен кызының колагына тукырга тотынды:
– Беренче кичтән үк ирне үзеңә ефәк җепләр белән бәйли белергә кирәк, – ди иде ул, пышылдап кына. – Әйе, әйе, кызым, юкка чыраеңны сытма! Тора башлагач, үзең үк аңларсың. Күпме генә анда, хатын-кызлар ирләр өчен тормыш иптәше, киңәшче, фәлән-фәсмәтән, дип сөйләмәсеннәр, иргә иң элек хатын кирәк. Хатын булып үзеңне яраттыра алсаң гына, Шакирыңны кулыңда тота алырсың.
Тәннәре кымырҗып киткән Наҗия елардай булып: