Выбрать главу

– Җитәр, әни, – ди.

Майпәрвәз ханым ачынуыннан хәтта башын калтыратып ала:

– Тиле, синең бәхетең өчен сөйлим мин… Мин өйрәтмичә, кем өйрәтсен сине?!

Һәм Наҗия, уттай янган битен ике кулы белән кыскан килеш, әнисенең бернинди оят киртәсенә сыймаган киңәшләрен тыңларга мәҗбүр. Ходаем, ирне ефәк җепләр белән үзеңә бәйләү нинди хәйләкәр, читен эш икән ул! Син аңа назлы да бул, киреләнә дә бел, сыланып та торма, салкын да булма. Син аңа буйсын, әмма үз теләгәнеңне эшләтә дә бел. Аны тыңла, үз сүзеңне үткәр. Син аңа мәхәббәттә юмарт булсаң, ул синең күңелеңне табуда юмарт булыр. Киен, ясан, бизән, чибәр бул, чиста бул, пөхтә бул, шул чакта син иреңә гел тансык булып торырсың. Ара-тирә көнләштерә дә бел, бик үсенеп китмәсен ул, куркыбрак та торсын. Менә шунда инде син аны кечкенә кулларыңа йомарлап алырсың. Песи кебек мырлап кына йөрер ул синең тирәңдә, җаның ни теләсә, шуны табып китерер.

Наҗияне иргә чыгу куркытмый иде. Иргә чыгарга кирәклеген, хәтта үзе табып чыгарга тиешлеген ул белә иде. Бөтен киләчәге аның иргә чыгуга бәйләнгән иде. Бәхетне аңа ир китерергә тиеш. Бу – әнисе тарафыннан күптән әйтелеп килгән һәм үзе дә яхшы аңлап торган хакыйкать иде. Ләкин ир белән торуның бу кадәр мәкерле исәпләргә корылган нәрсә булуын ул моңарчы, әлбәттә, күңеленә дә китергәне юк иде. Кайда соң мәхәббәт? Ул бит иргә чыгу бары мәхәббәт аркасында гына була дип уйлый иде. Шакир мине ярата, мин аны яратам, шуңа күрә без өйләнешәбез, дип йөри иде. Ә менә әнисе әйтә, мәхәббәт тә искерә, туза торган нәрсә, ди, бигрәк тә ул ирләрдә тиз искерүчән була, ди, иргә ышанмаска, гел уяу булып торырга кирәк, ди. Бөтен хикмәт, имеш, үзеңне яраттыра белүдә…

Шулай да Наҗия әнисенең ир белән торуны бу кадәр ямьсез, шәрә итеп сөйләвенә, ниһаять, түзмәде – калтыранып елап җибәрде. Күпме генә әнисенә ышанмасын, һәр сүзен тыңлап өйрәнгән булмасын, бу юлы саф кыз йөрәге аның хурланмыйча һәм чирканмыйча кала алмады. Майпәрвәз ханым, билгеле, кызының бу күз яшьләрен һәр кыз балада иргә чыгар алдыннан була торган бер күңел нечкәрүе генә дип аңлады. Үзенең дә күз читенә килгән бер бөртек яшен бармак очы белән селтәп ташлады да кызын аркасыннан сөеп юаткан булды:

– Елама, кызым, елама. Син бик бәхетлесең, бик вакытлы чакта үзеңә нинди әйбәт кеше табылды.

Хәер, кызын юатыр өчен ул шулай дип әйтсә дә, күңеле аның бик үк тыныч түгел иде. Булачак кияүнең райком секретаре булуы аны юк-юк та борчылып уйланырга мәҗбүр итә иде: бер дә язганнан узмый торган артык тәкъва, артык коры кеше булып чыкмасмы? Аның бит бердәнбер кызын дәрәҗәле, исемле, әмма шуның белән бергә тормыш көтүнең рәтен-җаен белгән кешегә бирәсе килә иде. Мостафинның дәрәҗәсе дә, исеме дә бар (шуңа күрә алар аны ычкындырмадылар), тик менә Наҗияне бәхетле итәрлек җитеш, матур тормыш корып җибәрә алырмы? «Ихтимал, аңа, Майпәрвәз ханымга, кияүне «чын семья кешесе» итәр өчен, күп көч салырга, зур осталык күрсәтергә туры килер. Ярый әле, Мостафин – хатын күргән ир, яше белән дә Наҗиядән шактый өлкән кеше. Андый кеше яшь хатынга чат ябышучан була ул. Әгәр Наҗия акылы җитеп үзен әнисе өйрәткәнчә тотса, райком секретаре да кулга ияләшкән аю кебек алар көенә бии башлар.

Мостафин, Байгузиннардан ризалыкны алгач та, Наҗия белән язылышып тора башлауны ашыктырды. Шуның белән бергә, ул эшенең күплеген, биредә яңа кеше булуын әйтеп, зурдан купмыйча, артык шау-шу чыгармыйча, туйсыз гына өйләнүне сорады. Аны тыңларга мәҗбүр булдылар. Дөрес, Майпәрвәз ханымның исәбе бөтенләй башкача иде, бердәнбер кызын ул, әлбәттә, бик зурлап, шаулатып, туйлап бирергә хыялланып йөри иде. Әйдә, дус-дошманның эче бер янсын: Наҗиясен ул кемгә бирә дә ничек итеп бирә! Ләкин… райком секретаре белән эш иткәч нишлисең – эченнән тынып калырга мәҗбүр булды.

Шулай да бу мыштым гына өйләнү Мостафин өчен туйлап өйләнүдән бер дә ким булып чыкмады. Язылышкан көннән башлап ул Байгузиннарның кадерле кияүләренә әверелде. Кадерле кияү! – бу инде, иптәш, кеше ихтыярыннан тыш объектив яши торган факт, ә философлар, факттан качып котылып булмый, диләр.

…Иң элек, язылышканнан соң, Наҗия бер-ике атна әниләреннән китмичә торды: янәсе, Майпәрвәз ханым өчен бердәнбер йөрәк парәсен кинәт кенә ят кулларга биреп җибәрүе бик «авыр» иде. Мостафин, билгеле, ана күңелен кызганырга тиеш иде, һәм, бик тарсынып булса да, ул «кәләш куены»на әбисенең түрендә керергә мәҗбүр булды. Шулай итеп, аңа ихтыярсыздан кияүләп ятарга, чын мәгънәсендә «ширбәтле ай» кичерергә туры килде. Әбисе белән бабасы аны өрмәгән урынга утыртмадылар, ике атна буена, гүя зур туйга әзерләнгән сый-хөрмәтне берүзенә ашатып бетерергә теләгәндәй, гарык иткәнче сыйладылар… Ә Наҗия үзе? Күпме ләззәтле минутлар бүләк итмәде ул аңа! Башта болан баласыдай эчке калтырану белән курка-курка гына кулга бирелгән нәфис, сылу Наҗия тиз арада аңа шулкадәр ияләшеп китте, әйтерсең аның сулышына әверелде… Яшь, оялчан мәхәббәтнең Мостафинга исерткеч тәэсире шундый булды ки, авыр югалтудан калган йөрәк ярасы да аның бик тиз төзәлде, моңарчы күз алдында торган Мәрьям үзе дә томан эчендә эрегәндәй эзсез югалды.