Әмма шулай да Мостафинның күңеле бик үк тыныч түгел иде. Шул сый-хөрмәт, шул ләззәт-бәхет эчендә ул һаман нидәндер уңайсызлана, үзен, ничектер, икегә бүленгән кеше сыман хис итә иде. Чыннан да, көндезен ул райком секретаре һәм, райком секретаре буларак, дөньясын онытып, башы белән эшкә чума. Ә кичләрен (утырышлар булган көнне хәтта төн урталарында да) Байгузиннарның бәйрәмчә җыештырылган өендә, нәкъ борынгы җеп мыеклы кияүләр төсле, яшь кәләш белән түрдә янәшә утырып сыйлана, аннан… махсус әзерләнгән бүлмәгә кереп бикләнә. Әллә ничек ят, сәер, кыен иде бу… Вакыт-вакыт аның бабасына кызын бу кадәр искечә кыландырып бирүе өчен ачуы да килгәләп куйды.
Ә Майпәрвәз ханым астыртын гына һаман үзенчә эшли бирде. Көннәрдән бер көнне ул ил өстендә балаларга исем кушып, мәет юып йөрүче бер картны урамнан борып алып керде дә, кухня якта табуреткага гына утыртып, кызы белән киявенә никах укытып алды. Ярый, өйдә берәү дә юк чак иде, моны «этем дә» күрмәде… Майпәрвәз ханым сәдака биргәндә егерме биш сумлыкны йомарлаган кулын бабайның борынына ук китереп терәде:
– Кара аны, әгәр берәр җирдә авызыңнан ычкындырасы булсаң, – диде ул, ысылдап, – рәхим көтмә, Камышлыдан гына түгел, районнан кудырырмын үзеңне, белеп тор!
Бабай кат-кат тәүбәсен әйтте дә, яктыдан качкан ярканаттай, тиз үк гаип тә булды.
Бу хәлне Мостафин түгел, Идият абзый да, хәтта Наҗия дә белмәделәр.
Ниһаять, «ширбәтле ай» узды шикелле. Ике атна кияүләп йөргәннән соң, Мостафин Наҗиясен үзенә алып кайтты. Туйлап килен төшерү булмаса да, Наҗия артыннан әллә никадәр урын-җир нәрсәсе, өй җиһазы ияреп килде. Мостафин аптырый калды: ай-һай, бабайлар бердәнбер кызларын әзерләгәннәр икән! Җиз таз белән җиз комганнан кала бөтенесе бар: ак шарлы никель карават, яңа комод, көзгеле шифоньер, алты данә таза урындык, тимерле сандык, стенага эләргә кыйммәтле келәм, кызыл ефәк белән тышлап сырган зур юрган, бер йомшак одеял, ярты дюжина урын җәймәсе, өчәр кат батист мендәр тышлары, берничә яхшы эскәтер, тюльдән челтәр тәрәзә пәрдәләре, дистәләп сөлге, бер табынлык салфетка, ак самавыр, бик матур чәй сервизы, тутыкмас корычтан чәнечке-пычаклар, аш тәлинкәләре, төрле савыт-сабалар… Ә Наҗиянең өс-баш әйберсе тагын күпме? Бары затлы материядән язгы-көзге, кышкы пальтолар, әллә ничә төрле аяк киеме, ефәктән дә йоннан дистәләп күлмәк, аннан калганнарын әйткән дә юк. Кыскасы, Мостафинга бер биш ел хатын өчен акча чыгармаска була!
Шуның өстенә әле кияүнең үзен дә буш итмәделәр: күп түгел, әмма шулай да кыз бүләге итеп аңа яхшы хром итек белән күк бостон костюм бирделәр. Мостафин, тәмам хәйран калып:
– Бусы тагын ни өчен? – дигәч, юмарт әби көрсенгән булып:
– Гаеп итмәгез, Шакир, нишлисең, ата-бабадан калган йола! – диде.
Мостафин кулын гына селекте: йолага каршы ни әйтәсең, әйдә, үзләренчә кыландырган булсыннар инде! Хәер, йола дигәннәре алай бик начар нәрсә түгел икән ул. Әнә Наҗия артыннан килгән әйбер-җиһаз аның буш яткан зур бүлмәсенә никадәр ямь кертеп җибәрде. Кайтып керсәң – рәхәт, чыгып китсәң – күңелле. Дөрес, элек ул әйберләргә игътибарсыз карый иде, чөнки иң кирәк нәрсәләрдән һәм чамалы гына кием-салымнан башка аның мондый байлык күргәне юк иде. Мәрьяме дә аның болай йөк өеме придан белән килә алмады. Гади колхозчы кызының аңа килгәндә ике-өч күлмәге дә бер кышкы пальтосы гына бар иде. Бергә яшәгән биш ел гомернең өчесен ул укып үткәрде. Инде икәүләп эшләп, мамыклана башлагач кына… әнә ничек булып китте. Язмышлар!
…Шулай итеп, Мостафин яшь хатын белән тора башлады. Тормыш үзенең көндәлек эзенә төшкән кебек булды. Ләкин бу кияү сыйлаудан туя белмәгән әбинең йоласы искиткеч юмарт булып чыкты. Хәзер инде алар – «яшь» кияү, яңа киткән кыз – атна саен парлап күрешә барырга тиешләр иде. Мостафинның атнага бер килгән буш киче – шимбә кич – әнә шул мәҗбүриятне үтәүгә китә торган булды.
Әйе, кеше нәрсәгә генә ияләшми! Азап-михнәткә ияләшү кыен булса да, рәхәткә ияләшүе, һичшиксез, ансатрак ич… Мостафин өчен дә бу шулайрак булырга тиеш иде. Дөрес, беренче кушылып киткән чакларда, ул Байгузиннарның үзләрен дә, тормышларын да шактый ятсынган иде, ләкин тора-бара үзе дә сизмәстән күнегә башлады. Чыннан да, дип уйлады ул, нәрсәсе аларның яман, ни өчен аларны ят күрергә? Җитеш, әйбәт торулары өченме? Ләкин бит кешеләрне аның өчен генә ят күрү һич дөрес булмаячак. Күптәннән алар биредә төпләнеп торалар, ныгып өлгергәннәр, үзләре дә бер кызлары гына, шуның өстенә гаять уңган, булдыклы кешеләр, димәк, җитеш торуларына бер дә ис китәргә ярамый… Инде аны кияү итеп артык хөрмәтлиләр икән, моның өчен дә аларны гаепләп булмый. Бердәнбер кызларын биргән ата-аналар кияү өчен һәрвакытта шулай җан атып торучан булалар… Аның каравы алар, исемле, дәрәҗәле кияү дип, аның чабуына ябышырга тормыйлар. Идият абзый хәтта Мостафинның үзләренә кияү булуын авыз ачып беркемгә әйткәне дә юк.