Мостафин өчен тагын шунысы яхшы иде: Байгузиннар халык белән артык аралашмыйлар, кунак-төшем белән мавыкмыйлар, һәрвакыт аларда аулак, тыныч була, шуңа күрә ул барган саен рәхәтләнеп, җәелеп утыра иде.
Гадәт буенча, баргач та иң элек мунча, мунчадан соң аш, чәй… Әбинең уңганлыгына шаккатарсың. Мунчасын бусагасыннан алып ләүкәсенә кадәр сап-сары итеп юган, алгы яктагы киң эскәмиягә ак киндерен җәйгән, идәненә тар юллыгын салган, мунча тәрәзәсенә ак пәрдәсен корган… Хәтта ләүкәгә куйган себеркесе дә аның гади себерке түгел, ә мәтрүшкә кыстырып бәйләнгән себерке – хуш исләр аңкып тора.
Мунчадан кайткач, кияүне түргә, зур фикус гөле ышыгына утырталар, кулына чиккән башлы сөлге бирәләр. Шунда ук Майпәрвәз ханым графин белән бал китереп өстәлгә куя. Идият абзый, аз гына сабыр итеп, балны ашыкмыйча гына стаканга коя да Мостафинга суза:
– Яле, кияү, рәхим итегез!
Мунча кереп чыккан саен, бу бал килмичә калмый. Әби әйтә:
– Балдан да шифалы нәрсә юк, бигрәк тә мунча артыннан килешә, бөтен әгъзаларга хәл кертә, – ди.
Чынлап та, шулай икән: үзе салкын, үзе борычлы ширбәттәй; эчкәндә юаш кына кебек сизелсә дә, тора-бара астыртын куәте бармак очларына кадәр килеп җитә.
Менә Майпәрвәз ханым таш миски белән аш күтәреп керә, аның артыннан Наҗия дә ияреп чыга. Ул тиз генә табын өстенә япкан киҗеле ашъяулыкны ача, әнисе мискиен өстәлгә куя. Наҗиягә кияве янына кереп утырырга кушалар, ләкин ул, әтисе каршына утырмас өченме, түргә кермичә, әнисе янына урнаша… Аның әле чәчләре дә кибеп өлгермәгән, ике бите уттай яна, күз төпләре сөрмәләнеп уелган, ә тыгыз, сылу гәүдәсеннән дымлы хуш ис (әллә теге каен себеркесенең мәтрүшкә исе) аңкып тора. Мостафин ихтыярсыз эченнән генә көлеп уйлап ала: «Каракның бүреге янамыни! Үзенчә әтисеннән ояла инде, ә менә әнисеннән бер дә тарсынмый, әйтерсең серләре береккән ике ахирәт!»
Ни хикмәттер, кайбер хатыннар, кызларын биргәч олыгаясы, тыйнакланасы урында, яшьрәк күренергә, көязрәк булырга тырышалар. Кара инде бу әбигә! Ак батист яулыгын кара кашлары өстеннән генә артка кайтарып бәйләгән, якасы ачык, кыска җиңле тар күлмәк киеп, җыерчыклы муенына вак мәрҗәннән кечкенә муенса таккан, симез беләгенә кара көмеш беләзек кигән. Шешенке битенә әллә кершән ягып, иннек салган инде, бит урталары алсуланып яна, ә кечкенә йомшак ияге, гел тирләүчән борыны, капчыклана төшкән күз төпләре агарып тора. Мостафин барында аның йөзеннән һич елмаю китми, елмаеп дәшә ул, елмаеп карый, елмаеп кына йөри. Иренә йомыш кушса да елмаеп кына куша, хәтта шелтәләсә дә (ә ул Идият абзыйны әледән-әле шелтәләп кенә тора) елмаеп шелтәли. Тик ул чакта аның елмаюы ыржаюга охшап китә.
Майпәрвәз ханым нечкә генә итеп киселгән ак токмачны тәлинкәгә соса, аш өстеннән куе өресен җыеп сала һәм Мостафинга суза.
– Рәхим итегез әле! – ди ул назлы тавыш белән. – Ашымны яратырсызмы икән, токмачым куера төште.
Ни өчендер ул һәрвакыт ашының берәр кимчелеген табарга ярата, ә ашлары аның – шулпасы дисеңме, бәлеше дисеңме, пылавы дисеңме – ашап туймаслык була. Мостафин, әлбәттә, мактый-мактый ашый. Майпәрвәз ханым аның саен кыстый:
– Тагын азрак кына өстим!
– Менә бу кисәген генә салыйм әле!
– Йә Шакир, кыстатмагыз инде, яратып ашау шул буламыни?!
Ул Мостафинга бер дә «кияү» дип дәшми, әнә шулай үз итәргә, тиң итәргә теләгәндәй, назлап кына исеме белән дәшә.
Әйе, әби – дөньяда бер! Төче теле, куштанлыгы, сый-хөрмәте белән әллә кемеңне дә сихерләр. Шул ук вакытта ул вак сүзле дә түгел, үз дәрәҗәсен белә, мескен ялагайлык күрсәтми, кыскасы, министр әбие булырлык хатын.
Мостафин, аңа карап, кайчак Мәрьям әнисен – үзенең беренче әбисен исенә төшерә иде. Мескен әби! Колхоздан җәяүләп килә торган иде, түр бүлмәгә узмыйча, ишек төбендә, табуреткада озак кына хәл җыеп утыра иде. Ул шундый кыюсыз, юаш иде. Мостафинга: «Исәнме, кияү!» – дип дәшүдән башка сүз ката алмый иде. Билгеле, ул киявен гаять зур кешегә саный иде, шунлыктан бер өстәл артына утырып ашарга да тарсына торган иде. Мәрьям шуның өчен аны еш кына орыша иде: