Алар баралар… Алларында туп-туры сузылып киткән тигез юл. Аның тараеп югалган түренә чаклы күз туктарлык бер генә карачкы да күренми. Бөтен тирә-якта сәер, ят бушлык һәм җансыз тынлык хөкем сөрә. Сугыш әллә бик артта калган, әллә бик алга киткән – белер хәл дә юк. Әйтерсең бу бер үлек ара, ник бер җан әсәре сизелсен, хәтта әйләнәдәге табигать тә, коты алынгандай, тып-тын тора. Солдатларның инде үзара сөйләшәселәре дә килми башлады – бик күңелсез уйларга йотылганнар иде алар.
…Күпмедер барганнан соң, менә бервакытны алар үз артларында тоташ, каты бер гөрелдәү ишеттеләр. Өчесе дә туктадылар һәм артларына борылып, тыңлап тора башладылар. Тигез юлның очында ургылып-ургылып соры тузан күтәрелә иде. Ни галәмәт бу? Тузан таралмыйча юл өстендә асылынып тора, шунлыктан нәрсә килгәнен абайлап та булмый. Ләкин бик яман нәрсә килә, ахрысы, каты гөрелдәү бөтен тирә-юньне тутырып һаман көчәя бара.
Ниһаять, Василий шәйләп алды булса кирәк, шомлы тавыш белән:
– Немец танклары! – диде.
Шунда ук өчесе дә бер-берсенә карадылар: «Нәрсә эшләргә?» Аптырау һәм курку шул секундта ук аларның агарган йөзләренә бәреп тә чыкты. Шулай да югалып калмадылар. Хәким кулы белән сул якка изәп күрсәтте:
– Әйдәгез, йөгерик шунда!
Юлдан дүрт йөз метр чамасы гына читтә, тигез кыр уртасында, кечкенә ап-ак каенлык күренә иде. Шунда йөгермичә бүтән чара юк. Василий, ашыгып:
– Әйдәгез! – диде дә юл буендагы канауга сикереп төште. Төшү белән уң ягында сай чокыр аша калын шпаллардан салынган кечкенә күперне күреп алды. Күпер егерме-утыз метр гына арырак иде. Урманга дип омтылган җиреннән Василий, кисәк кенә уңга борылып, иелә-иелә шул күпергә таба йөгерде.
Хәким белән Талип та, артларыннан җитеп сукканны көткәндәй, җилкәләрен җыерып, аның артыннан йөгерделәр.
Күпернең эче бик тәбәнәк, кысан булса да, егетләр ничек тә сыйдылар. Сулышын көчкә алган Хәким:
– Ни… нигә монда кердең? – диде.
Василий иң элек бик яман итеп бер төчкерде, шуннан соң гына ачулы тавыш белән:
– Вот голова, тигез кырдан йөгереп кара, – диде. – Пулемёттан бер генә сиптергән булырлар иде.
Талип бизгәк тоткандай дер-дер калтырый иде. Аның калтырануы Хәкимгә бик ямьсез тәэсир итә иде: ахырда түзмичә ул терсәге белән Талипның кабыргасына төртеп алды:
– Булмале шулхәтле… ир башың белән…
– Нишлим соң, мин гаеплемени? – диде Талип, елардай булып, һәм аның тешләре бер-берсенә шык-шык бәрелеп куйды.
…Җир тетрәтеп килгән гөрелдәү шундый коточыргыч дәһшәт белән якынлаша ки, тиздән менә аларны бөтенләй йотар, юк итәр кебек иде… Ул да булмый, таш юл сыгылып тора башлады, күпернең калын шпаллары сикерешергә тотындылар, солдатлар өстенә ишелеп тузан-туфрак коелды, һәм мотор үкерүе, тимер чыңы, ташлар шыкырдавы дөньяны тәмам күмеп китте.
…Танклар үтәләр.
Бер-ике минут кына булса да, шушы галәмәткә чыдап утыр әле! Өстәвенә егетләрнең буш эчләре җир белән бергә туктаусыз селкенә, һәм бу нәрсә аларны аеруча газаплый иде. Шыкырдатып тешләрен кыскан Василий эченнән генә танкларны санап утырды. Соңгысы үткәч, тирән сулап:
– Унике… Да… бәдбәхетләр! – диде.
– Дөрес, унике, – диде Хәким дә.
Талипча да шулай булып чыкты. Өчесе дә санап утырганнар һәм өчесендә дә хәзер бер үк авыр, күңелсез уйлар иде: танклар безнең якка таба китте, димәк, алар һаман да немецлар артыннан сөйрәлеп баралар икән әле…
Василий кат-кат башын чайкап куйды:
– Юк-юк. Үзебезнекеләргә җитәбез, җитәргә кирәк. Колбасниклар кулына гына эләкмик!
Танклар шактый кызу ераклаштылар, яман тавыш, тирә-якны һаман яңгыратса да, бик тиз тоныклана барды. Шулай да безнең егетләр күпер астыннан чыгарга ашыкмадылар. Исләрен җыеп, үзалларына уйланып, сүзсез генә утыра бирделәр. Ахырда, тавыш тәмам тынгач, Василий урыныннан кузгалды. Бил тиңентен чыгып, сак кына башын күтәрә башлады. Иң элек уңга – кыр ягына карады, аннан акрын гына сулга – юл өстенә борылды. Һәм… менә сиңа кирәк булса: юл өстендә туп-туры аңа карап өч немец басып тора иде. Василий һич сискәнмәде, курыкмады, бер хәрәкәт ясамады, ә немецларга карап катты да калды. Күпме дәвам иткәндер бу хәл, тик бераздан гына ул үзенә төбәлгән бер пистолет, ике автомат көпшәсен күреп алды. Аз гына саксыз хәрәкәт – көпшәләр шул секундта ук аңа ут төкерергә тиешләр. Ләкин немецлар үзләре дә аңа бик хәйран булып карап торалар иде. Курку һәм саклык хисеннән бигрәк, онытылып кызыксыну аларны гүя биләп алган иде. Һәрхәлдә, Василий шуны ничектер сизде булса кирәк, күз ачып йомганчы торып аягына да басты. Автоматлар атмый калдылар, чөнки Василий коралсыз иде.
Берни сизмәгән Хәким белән Талип, таякларын сөйрәп, күпер астыннан чыктылар да күтәрелеп тә карамыйча кагына башладылар. Шушы берни абайламау аларны коткарды – немецлар тагын атмый калдылар. Василийның башында бер исәп тә туып өлгерде: менә шулай өркетмичә генә немецларга якынлашып, кинәт кенә автоматларын тартып алып булмасмы? Тик иптәшләр каушап калмасыннар иде, ничек итеп аларга моны сиздерергә?