Выбрать главу

– Бу ни хәл бу, әни? Киявеңә ни гомер ияләшә алмыйсың! Кем дип беләсең син аны? Безнең кебек үк бер кеше ич ул да. Килешми, ярамый болай!

Мостафин үзе, әлбәттә, әбисе белән мөмкин кадәр гади, ачык йөзле булырга тырыша. Көчләп булса да түргә утырта, аш сосканда тәлинкәсен тотып тора, ихлас күңелдән кыстый, теле ачылмасмы дип, хәл-әхвәлләрен җентекләп сораша. Ә яулыгының кырыйларын күзләренә үк тартып куйган кечкенә битле әби алдына гына карап утыра, аз-азлап кына ашын каба, җавап биргәндә әледән-әле учы белән авызын сөрткәләп ала. Җавабы да аның күбрәк «ярый», «шөкер», «әйе», «юк әле» кебек беркатлы гына сүзләр була.

Инде Мостафин газета алып укырга утырса, ул күләгә төсле сиздерми генә кухня якка чыгып китә һәм бары шунда гына кызы белән озаклап пышым-пышым сөйләшә.

Елның кай вакытында гына килмәсен, ике-өч көннән ул кайтып китәргә ашыга торган иде. Күпме кыстамасыннар, җавабы бер: озак торырга кушмадылар! Мәрьямнең шуңа бик ачуы килә, ләкин җибәрмичә хәле юк, чөнки авылдагы җиңгәсенең берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласы бар. Карчыктан башка анда эш харап! Шул ике-өч көн эчендә дә бичара әби аларның әллә никадәр вак-төяк эшләрен эшләп китә иде. Мостафин аны һәрвакыт атта яки машинада озатып җибәрә иде.

Ә менә бу акшарлы битенә елмаю каткан әби Мостафинның оекбашына йомшак итеп ямау салучы түгел инде. Пылау белән сыйлар, җимеш суы белән сыйлар, ике сүзнең берендә «Шакир!» дип дәшәр, әмма әрсез-хәйләкәр карашыннан: «Менә без сиңа нинди кызыбызны бирдек, кадеребезне бел!» – дигән горур кисәтү сизелеп торыр.

Әйе, кешеләр үзләре дә, аларның тормыш хәлләре дә бер булмый икән. Бу хакыйкать белән килешмичә мөмкин түгел. Ләкин шулай да Мостафинның күңелендә кайчак беренче әбисен кызгану хисе кузгала, аның алдында үзен ни өчендер гаепле сизгәндәй була. Китеп, кош теле хәтле генә бер хат та язганы юк, ичмасам, үзенә!.. Һай, ераклашты ул Мәрьямнең туганнарыннан, бик ераклашты.

III

Бу җәйне Мостафинның эшләре аеруча тыгызга килде. Алда колхозларны эреләндерү эше тора иде. Бу эшне урып җыюга төшкәнче башкарып өлгерергә кирәк иде. Камышлыга күптән түгел генә, кыш ахырында гына килгәнгә күрә, ул райондагы һәрбер колхозның хуҗалык хәлен, үзенчәлеген өйрәнеп җитмәгән, кешеләре белән ныклап танышып бетмәгән иде әле. Бигрәк тә алтмышлап председательнең һәркайсын якыннан белеп җиткәне юк иде. Ә шуларның барысын да белмичә торып, колхозларны ничек дөрес кушарга мөмкин? Җитмәсә, бу өйләнеп, кияүләп йөрү дә аның күп кенә бүтән эшләрен шактый артка калдырды. Хәзер инде шул ычкынган вакытны кире кайтарырга, буылган су кебек җыелып торган эшләрне тизрәк ерып җибәрергә кирәк иде. Һәм ул баш-аягы белән эшкә чумды. Йә көн-төн райкомда утыра торган булды, йә, машинага утырып, колхоздан колхозга чапты.

Хәер, аның күңеле көр, кәефе яхшы иде. Кая гына бармасын, нинди генә авыр эшкә йотылмасын, ул ничектер, аркасыннан җылыткан кояшны сизгәндәй, үзенең бәхетен тоеп йөри: хәзер аның балкып торган бүлмәсе, бүлмәсендә сагынып көтеп алган япь-яшь хатыны бар. Инде шул яшь хатын кулы белән курчак өедәй җыештырылган бүлмәгә, шул кочагын ачып каршысына йөгереп килгән Наҗиясе янына кайтып кергәч, аның ару-талулары да берьюлы онытыла, райкомнан ияреп кайткан һәртөрле мәшәкатьле уйлары да шунда ук тарала.

Итекләрен салуга, Наҗия аңа йомшак туфлиләрен китереп бирә. Кулын юганда, сөлге тотып тора, үзе җитез кошчыктай бертуктаусыз сайрый:

– Бик ачыккансыңдыр инде, җаным. Үзем дә көтә-көтә арып беттем. Ашымны плитәгә бер куям, бер алам. Куерып китмәгән булса ярар иде… Ә мин сиңа шундый бер нәрсә пешердем, менә телеңне йотарсың… әни өйрәтте.

Мостафин, сөенеп, Наҗиясен бер кулы белән күкрәгенә кыса, ә Наҗия, аяк очларына күтәрелеп, тиз генә иренен суза.

– Карлыгачым син минем, – ди Мостафин, иренен тидереп, аннан кулларын угалый-угалый, өстәл артына кереп утыра.

Өстәл өсте күз явын алып тора: кечкенә графин, нечкә саплы рюмка, чәнечке-пычаклар, ак салфетка, эреле-ваклы тәлинкәләр – бар да нинди чиста, нинди тәртип белән куелган. Мондый пөхтәлек өчен Мостафин эченнән генә әбисен мактап ала: «Өйрәтә белгәнсең кызыңны, молодец, әби!»

…Ашап-эчкәннән соң, ул алып кайткан бер кочак газета-журналларын караштырмакчы була. Ләкин озак та үтми, Наҗия «көйсезләнә» башлый. Нечкә беләкләре белән Мостафинның муенына сарылып, кечкенә, тыгыз түше белән аның иңбашына ышкынып, ул үпкә катыш назланырга тотына:

– Йә инде, җитәр инде, җаным, ял итик, арыгансыңдыр ич! Әллә мине бер дә сагынмадыңмы? Юк шул, сагынмагансың икән шул, кайтасың да газетка тотынасың, менә укый-укый, күзләрең сукыраер әле!