Ул шундый ихлас күңелдән, ни әйткәнен һич уйлап-нитеп тормыйча, чын күз яше сизелгән тавыш белән сөйләнә, Мостафин, каршы сүз әйтү түгел, үз хәлен аңлатып та тора алмый. Ә хәле аның… җилкә кашытырлык! Әнә күпме укылмаган журнал өелде; икешәр-өчәр бите генә укылып ташланган күпме китап җыелды. Хәтта газеталарны да элеккечә җентекләп карап бара алмый башлады. Күңелле эш түгел иде бу. Юк-юк та, аның моңа эче пошып куя иде. Ләкин… шушы минутта елардай булып сырпаланган, баладай үпкәләргә торган сөеклеңә нинди тел белән: «Укырга кирәк, укымаган кеше артта кала!» – дип акыл сатасың? Әнә ничек сагынып көткән бит ул аны!.. Һәм Мостафин, сиздермичә эченнән генә көрсенеп, урыныннан тора.
Шулай көйләнеп китә Мостафинның эчке тормышы… Җылы, җыйнак, тыныч, аулак бу тормыш. Карау-кайгырту, назлау-сөю белән тулы аның һәр көне. Ни кирәк тагын? Рәхәтләнә бир, маемлап кына китмә!
Наҗия, билгеле, хезмәттә түгел хәзер. Бергә тора башлагач та, ул тизрәк эшеннән чыкты. Райком секретаре хатыны була торып, саклык кассасының тәрәзәчеге төбендә утыру аны хурландырды. Дөрес, Шакирына ул ачыктан-ачык алай дип әйтмәде, сине генә карап торасым килә, диде. Мостафин, билгеле, каршы килмәде, ул семья тормышын сагынган иде, аңа чын мәгънәсендә хатын кирәк иде. Әгәр аның Мәрьяме бер генә көн дә эшләмичә тормаган икән, бу – башка мәсьәлә: Мәрьям укытучы иде, хезмәтендә кирәк кеше иде, хезмәтен ярата иде. Ә Наҗиянең саклык кассасында утыруы кемгә кирәк? Счёт төймәсен сала белгән һәрбер уналты-унҗиде яшьлек кыз аны алыштыра ала ич. Аннан, дөресен генә әйткәндә, Наҗиянең зур, җаваплы эштәге ирен карап-тәрбияләп торуы җәмгыять өчен файдалырак та булачак. Күп кенә җаваплы эшчеләрнең тормыш иптәшләре әнә шулай ирләренә – хатын, балаларына ана булып кына торалар. Гаеп эш түгел, законга да, моральгә дә сыя бу…
…Наҗия, хезмәттән чыккач, үзен читлектән ычкынган кош кебек тоя башлады. Үзенә үзе хуҗа, теләсә ни эшли, вакытны кая куеп бетерерлек түгел. Һәр көн иртәнчәк ирен озатып, бүлмәсен бик әйбәтләп җыештыргач, ул, зур сумкасын эләктереп, базарга йөгерә. Башта базарны бер әйләнеп, бөтен нәрсәнең бәясен сорашып чыга, аннан сумкасын тутырып итен, маен, суганын, кишерен, кәбестәсен ала. Кайтышлый базар капкасы төбендә көнбагыш сатып утыручы хатыннардан ярты гына стакан көнбагыш та кесәсенә салдыра. Райком секретаре хатынына көнбагыш яруның килешмәгәнен белсә дә, һаман әле яшьтән үк килгән гадәтен җиңә алмый, ялт-йолт каранып, көнбагышын яра-яра кайта.
Мостафин төшке чәйгә кайтып киткәннән соң, ул киенеп-ясанып Камышлы «центры»на йөрергә чыгып китә. Райүзәкнең бер генә урамына тезелешкән эреле-ваклы кибетләрен йөреп чыга. Кибетләргә нәрсә килгән яки нәрсә көтәләр – шуларны сораша. Сатучылардан аның: «Наҗия иптәш (район мокытлары «ханым» дип әйтә белмиләр инде), сезгә габардин кирәк түгелме? Кирәксә, сезнең өчен генә табарбыз», – дип әйтүләрен ишетәсе килә. Каршыларында Мостафин кадәр Мостафинның хатыны басып торгач әйтергә тиешләр ләбаса! Юк, хәерсезләр, әйтмиләр, песнәк күргән ата мәчедәй, күзләрен чекерәйтеп тик карап торалар… Тукта менә, бер килеп әйттерә башлар әле ул алардан!
Кибетләрне йөреп чыккач, Наҗия станциягә китә. Анда да бит берничә киоск һәм алама гына буфет бар. Ә буфетта кайчак шешәле лимонад була. Шәһәрдән кайткан лимонад! Наҗия аны эчмичә һич тә түзә алмый инде.
Әгәр пассажир поезды килгән чак булса, ул тәмам дөньясын оныта. Бигрәк тә мягкий вагон алдында әрле-бирле йөргән көяз, сылу ханымнардан күзен ала алмый. Аларның аяк йөзләренә кадәр салынып төшкән асыл ефәк халатлары, бер олтырактан гына торган әкәмәт туфлиләре аны көнләшеп һәм көрсенеп уйланырга мәҗбүр итә: «Нинди кешеләрнең хатыннары икән болар, ирләре күпме ала икән?..» Шәп ирләр күренсә, аларны да игътибарсыз калдырмый ул. Үзе үк аларның күзенә чалынырга тырыша: «Камышлыда да сез карамаслык чибәрләр юк түгел», – дип әйтәсе килә аның…
Станциядән кайтышлый, клуб алдына тукталып уза. Ни бар икән бүген? Хәер, ни барын белер өчен тукталып тору да кирәкми, ерактан ук күренеп тора. Әгәр читтән килгән артистлар булса, типография баскан афиша эленгән булыр. Танцы буласы икән, фанера такта сөялеп торыр. Кино икән, шәмәхә кара белән картинаның исеме язылган иске газета коймага ябыштырылган булыр. Ә кай көнне исә боларның берсе дә булмый.
Тагын бер тапкыр әйләнмәгәндә, райүзәк «центры»нда йөрү шуның белән тәмамлана. Әз булып кала бу, әлеге ярты стакан көнбагыш та ярылып бетми, ләкин, нишлисең, кырга чыгып китмәгәндә, бүтән барыр җир юк инде… Наҗия, кайтып, аш пешерергә тотына. Бу – аның көндәлек иң зур эше. Бик яратып, дәртләнеп тотына ул бу эшкә. Үзенчә баш вата: көн дә бер үк төрле аш булмасын, тәмле булсын, Шакиры мактарлык булсын. Әледән-әле әнисенә шалтыратып, сорашып кына тора: пилмән камырына ничә күкәй сытарга, пылауны ничә стакан суда кайнатырга, төче бәлеш камырына күпме сода салырга?.. Әнисе кебек аның мактаулы аш-су остасы буласы килә. Аларның әле мәҗлес җыйганнары юк, Шакиры ни өчендер теләми, ә үзләре ике җирдә – райисполком председателендә һәм прокурорда – кунакта булдылар инде. Наҗия хәзер аларның хатыннарыннан оялып йөри. Кунак ашы – кара-каршы булырга тиеш ләбаса! Юк, чакырмый булмас, ихтимал, бер аралашып киткәч, еш кына чакырырга туры килер. Менә шул чакта инде килгән кунаклар аның ашларын «Ах, Наҗия ханымның бәлеше!», «Ах, Наҗия ханымның пылавы!» дип мактый-мактый ашасалар, ни бәхет!