Выбрать главу

Мостафин кайтып, ашап-эчеп, бераз ял итеп кичке эшкә киткәч, Наҗия өчен шактый күңелсез бер вакыт башлана. Шакир тиз генә кайтасы түгел, табак-савыт юып, өй җыештырудан башка бүтән эш юк, кая куеп бетерергә бу вакытны? Китап алып утырса, укыганы башына керми, йокы баса; элекке иптәш кызларына барыр иде, алар хәзер аңа ничектер ятсынып карыйлар, үз итмиләр; кинога Шакирдан башка бару уңайсыз – нишләргә? Аптырагач киенә дә әниләренә китә. Әтисе күп вакыт өйдә булмый (ул чакларда бер райком работниклары гына түгел, гомумән, җитәкче кешеләр, кирәк булса да, булмаса да, кичләрен эшләгән җирләренә барып утыралар иде), һәм алар, аналы-кызлы, чәй эчә-эчә, озак кына гәпләшеп утыралар. Майпәрвәз ханым бик җентекләп кияве турында сораша: кәефе ничек, бик арып кайтмыймы, аңа (Наҗиягә) салкын түгелме, алай-болай каты сүз әйткәне юкмы? Ни сөйли, нәрсә тели, нәрсә вәгъдә итә, акча белән кысмыймы? Кемне мактый, кемне яманлый, райсоюз председателе Ибәтуллинны ни өчен эшеннән алганнар, аның урынына кемне куймакчы булалар? Былтыр килгән яшь врач Асия больницаның шофёры Васяга чыккан, ди, ә Васяның кайсыдыр районда хатыны белән баласы бар, имеш. Шакир шуны беләме, ни әйтә?

Майпәрвәз ханымда моның кебек «яңалыклар» һәрвакытта булып тора, ләкин ни өчендер ул һаман шуларга киявенең мөнәсәбәтен белергә тырыша. Ә Наҗия ни диеп җавап бирергә дә белми: Шакирыннан андый нәрсәләр ишеткәне юк аның, гомумән, ул райкомда ниләр булганын сөйләргә яратмый, тик ара-тирә эшенең күп булуыннан гына зарлана.

– Юри яшерә торгандыр, – ди Майпәрвәз ханым, тирләгән битен алдында яткан сөлге башы белән сөртеп. – Ирләр бер-берсенең гаебен йомарга яраталар, ышан син аларга, бар да бер чыбыктан куылган халык. Шулай, кызым, ирләргә бервакытта да ышанып бетәргә ярамый, аш төрләндерергә яраталар алар… Уяу, сизгер булырга кирәк…

Кызының уңайсызланып урындыгы өстендә кыймылдый башлавын күргәч, Майпәрвәз ханым сүзен тизрәк икенчегә бора:

– Әйе, сорарга оныта язганмын. Кышкы пальтоңның якасы кыршылган түгелме соң? Алыштыр. Соры каракүл килешер. Биш йөзгә табып була, ди. Шакирыңнан сора, куркып торма… Ирне аны, җанкисәгем, гел акча табу кайгысында тотарга кирәк… Син яшь, син чибәр, синең өс-башың да менә дигән булырга тиеш. Бел, үз-үзен карамаган хатын ир күзенә кухарка булып күренә башлый ул.

– Әни, туктале, анысы шулай да бит, тик Шакир райкомда эшләп, зарплатадан башка ничек итеп акча тапсын, ди?

– И-и кызым, бик яшь шул әле син, дөньяның серләрен белмисең… Кеше кая гына, кем генә булып эшләмәсен, теләсә – юлын таба. Тукта, менә Шакирны тагы да ныграк белә төшик – мал җанлы кешеме, түгелме – шуннан соң мин үзем сезгә юлларын күрсәтермен. Ышан, кызым, сезнең киләчәк бәхетегез турында мин төн йокламыйча уйланам.

– Ышанам, әни… – ди Наҗия акрын гына.

Майпәрвәз ханым, җиңел сулап, урыныннан тора:

– Ярар, күп утырдык, бар кайт инде, булмаса, кызым. Йә Шакирың кайтып борчылып торыр.

Наҗия кыска жакетын киеп, матур бизәкле зәңгәр ефәк косынкасын башына чәч бөртекләрен юри җыймыйча калдырып, саксыз гына бәйләгән чакта, Майпәрвәз ханым аңа сокланып карап тора.

– Чибәр син, Наҗия, бик чибәрсең! Алла бәхет кенә бирсен! – ди ул һәм кызын, аркасыннан сөеп, ишектән озатып кала.

Наҗия, иңбашына канатлар чыккандай, өенә очып кайта. Әнисенең сүзләре аны әллә нишләтеп җибәрә. Капма-каршы хисләр утында яна ул: тирән шомлану йөрәген биләп ала, сукыр көнчелек акылын томалый, әгәр Шакирының энә очы кадәр генә хыянәтен сизеп калса, кечкенә усал ерткычтай, нинди ләззәт белән үч аласын уйлап хыяллана. Шул ук вакытта үзенең чибәрлеген, ташып барган дәртен тоеп, ничектер зәһәрле горурлану белән куана. Шакирын үзенә генә табындырып, беткәнче аңа хуҗа булып торасына кинәнеп ышана. Шунда ук аның Шакирын күрәсе, кинәт ут булып кабынган дәртенең кодрәтен сынап карыйсы килә. Кайтып кергәч тә, ул райкомга шалтырата башлый. Беренче шалтыратуында иренең тыныч тавышын ишетә: