Выбрать главу

– Озакламам, – ди.

Бераздан икенче тапкыр шалтыраткач, Шакир инде сабырсызланып һәм ялварыбрак сөйли:

– Аңла син, карлыгачым, эш ташлап китә алмыйм бит мин… Нигә ул хәтле борчыласың, бушагач, үзем дә бер минут та тормам – кайтып җитәрмен.

Ниһаять, өченче тапкыр шалтыратканнан соң, кабаланган тавыш:

– Бетте, өстемә кидем, биш минуттан яныңда булырмын, – ди.

Мостафин әнә шулай чибәрен зарыктырып, эшен бетерер-бетермәс ашыга-ашыга кайтып кергәндә, Наҗия инде урын өстендә була. Ул, стенага карап, тавыш-тынсыз гына ята. Мостафин чишенеп, итекләрен салып, карават читенә килеп утыра. Сакланып кына кулын аның аркасына сала, бераз көтеп, үзенә таба бормакчы була. Наҗия кисәк кенә иңбашын селкетеп куя, янәсе, кит, тимә… Мостафин, аның колагына иелеп, юмалап кына:

– Карлыгачым, бик үпкәләдеңмени шулай? – ди. – Менә кайттым ич, сине сагынып кайттым… Йә, борыл инде.

Наҗия тиз генә борылырга теләми, шулай да, аркасыннан сөя торгач, иңбашын селкетми башлый. Ахырда Мостафин аның башын акрын гына үзенә таба бора: карлыгачы озын керфекләрен йомган, нечкә иреннәрен кыскан – күрәсе, дәшәсе килми, имеш. Ә йөзе аның нинди алсу, борыны нинди нәфис, күз төпләре нинди чиста, маңгае нинди ак, ир хатыны да димәссең! Мостафин аның карлыгач канатыдай нечкә кашларын бармак бите белән йомшак кына сыпыра, аннан акрын гына борыны буйлап төшә, ирене тирәсеннән әйләнеп уза, ап-ак ияк астын кытыклый башлый. Үзе, ялварып:

– Ач инде күзеңне, матурым, ач, азаплама мине, – ди.

Наҗиянең иреннәрендә елмаю сыман нәрсә чагылып кала, ләкин күзләрен һаман әле ачмаска тырыша. Мостафин сизеп тора: ачуы кайткан инде, тик үзенчә сер сынатмаска тырышкан була… «Бала шул әле, бала!» – ди Мостафин эченнән генә һәм, иелеп, борын очыннан үбеп ала.

Менә, ниһаять, бала дигәнебез күзләрен ача. Беравык ул җитди, ачулы карамакчы була, ләкин, юк, көче җитми – башын чайкап куя… Кинәт аның күзләре кысыла төшә, карашы ничектер эчкә, еракка китә, томан белән өртелә һәм шул томанлы ерактан артык чыдарга тәкате калмагандай инәлеп, чакырып карый. Менә ул, сылу гәүдәсенә киерелеп, кулларын Мостафинның муенына суза, кибеп киткән иреннәре белән кайнар пышылдап:

– Йә! – ди.

Мостафинның бөтен тамырлары буйлап әйтерсең ток йөгерә – ихтыярсыз тетрәнеп китә ул…

IV

Игеннәр өлгерә. Офыктан офыкка кадәр җәелеп яткан арыш кырлары тоташ агарды инде, авыллар диңгездәге утрауларга охшап калдылар. Басу юллары күздән югалдылар; атлы юлчының арыш эченнән йөзеп килгән дугасы гына күренә… Кичләрен, караңгы төшкәч, бөтен офык буйлап нәҗәгай өзлексез «камчысын уйната»…

Кайбер колхозларда арышның өлгергән җирләрен, сайлап, кулдан урырга да тотындылар. Авыл читләрендә күксел комбайннарның ак зонтлары күренә башлады. Бүген булмаса иртәгә алар да ерак сәфәргә кузгалырлар. Әйе, кызу эш көннәре килеп җитте.

Мостафин бу көннәрдә, машинадан төшмичә, колхоздан колхозга чаба. Менә бүген дә ул ерак колхозларның берсеннән кайтып килә. Йөрүне ул һәрвакытта ярата торган иде. Юл вак-төяк мәшәкатьләрдән аера, юл үзе кебек озын, борылмалы уйлар кузгата. Тик ни сәбәптәндер бу уйлар, юлның үзе кебек, алга юнәлмәгән, ә күбрәк артка, үткәнгә таба караган. Элек ул, юлга чыкса, тыныч җан белән алда торган зур эшләр, киләчәктә көткән максатлар турында уйлана торган иде. Ә хәзер андый зур уйлар өзек-өзек кенә килеп китәләр; бер дә баштан чыкмаганы исә – һаман үз көне, үз хәле турында…

Иң элек бер генә минутка да аның күңеленнән Наҗиясе чыкмый. Нигә бер дә онытып тора алмый ул аны – үзе дә аптырый. Әлбәттә, ул аны утырып җиткән, тирән, басынкы ир мәхәббәте белән ярата, ләкин каян килә бу нәрсә икәнен тел белән дә әйтеп булмас әллә нинди билгесез борчылу?.. Менә Наҗиясе аның көннәр буе ялгыз кала. Нишли ул, вакытын ничек үткәрә, нәрсә белән юана?.. Ихтыярсыз күңеленә әшәке шик килә башлый, ләкин шунда ук ул аны, үз-үзенә ачуы килеп, читкә ыргыта. Синең белән тора башлавына ике-өч ай да узмаган, беткәнче сиңа бирелеп, буйсынып торган хатыныңнан шикләнә дә башла, имеш! Йә, нигә ярый бу? Әмма… җан тыныч түгел. Наҗиядә кайнар дәртнең болай иртә кузгалуы аны куркыта да, шомландыра да… Бик яшь бит әле ул, мавыгып, хискә бирелеп яши торган чагы, җаваплылык тойгысы да, бәлкем, ныгып җитмәгәндер, гомумән, тормышның нечкә, катлаулы яклары турында уйлый белми торгандыр. Шундый хәлдә берәр мәкерле, мут кешегә очрап, үзе дә сизмәстән хурлыкка төшүе бар. Нинди коточкыч бәхетсезлек булыр иде бу…

Әйе. Наҗия ялгыз яши алмый торган аккош шикелле ул, аның янында бер адым читкә китмичә карап, сагалап торучы ата ише булырга тиеш. Ләкин ул, Мостафин, үзенең оясында аккошын гына саклап торучы ата аккош була аламы? Әлбәттә, юк. Димәк, алар арасында тугрылык, яхшы исем, семья абруе бары бер-береңә ышану, бер-береңне аңлау, бер үк теләкләр белән яшәү аркасында гына сакланырга мөмкин. Әмма шулар – ышану, аңлау, уртак теләк – алар арасында бармы соң? Хәзергә әйтүе читен, ихтимал, тора-бара бергәләп тозны күбрәк ашагач, барысы да булыр, бу билгесез борчылулар үзеннән-үзе бетәр… Бетсен иде, тизрәк бетсен иде, тату, тыныч тормыш тели бит ул, бик тели!