Выбрать главу

Юллар озын, юллардан да бигрәк уйлар озын. Юлларның барып җиткәч туктый торган җире була, ә уйларның җитеп туктар җире юк. Бигрәк тә үз эчендә генә йөргән уйларның очына чыгуы кыен – берсе бетми, икенчесе ялганып китә.

Кичәгенәк шулай Андреев белән озак кына сөйләшеп утырганнар иде. Әйе, башта шуны әйтергә кирәк: иптәш Андреев бик әдәпле һәм ипле кеше булып чыкты. Беренче секретарь икәнен урынлы-урынсыз сиздереп тормый, үз карашын кешеләргә тагарга ашыкмый. Ничә әйтсәң дә, интеллигент, укымышлылар арасында яшәгән, культура күргән кеше… Ә Мостафин белән аеруча санаша, үзе үк: «Шакир Сабитович, сезнең тәҗрибә – минем өчен зур хәзинә ул», – дип әйтеп тора.

Сүз башта, билгеле, чираттагы эшләр турында барды, аннан бер яңа эреләндерелгән колхозга кемне председатель итеп кую турында киңәшеп алдылар. Шунысы кызыклы: Андреев эчкән кешеләрне бер дә яратмый икән. «Эчкән кеше – төшеп калачак кеше», – ди.

Сүз бетеп, Мостафин чыгып китәргә кузгалгач кына, ул өстәлендә ачык килеш яткан бер китапка башы белән күрсәтеп сорады:

– Сез бу әйберне укыдыгызмы әле?

– Нәрсә ул?

– «Урак өсте».

Мостафин җиңелчә генә кызарды.

– Юк әле, укырга өлгермәдем.

– Укыгыз. Әйбәт язылган. Шактый гыйбрәтле нәрсәләр бар безнең өчен дә…

– Вакыт, вакыт, Андрей Петрович! – диде Мостафин, көрсенеп.

– Вакыт холостяк кешегә генә җитми бит ул, – диде Андреев, йомшак елмаеп. – Сезнең хәзер свиданиегә йөрисегез юк ич!

Мостафин тагын кызара төште.

– Анысы шулай, – дигән булды ул, елмаерга тырышып, – ләкин, үзегез күрәсез, Андрей Петрович, свиданиегә йөрүдән бер дә ким чабарга туры килми бит.

– Күрәм, күрәм. Без оя үрүче кошлар кебек гел хәрәкәттә… Яшь ханымның кәефе ничек соң?

– Рәхмәт, хәзергә зарарсыз.

– Бик чибәр, сөйкемле кыз дип ишеттем, ләкин, кызганычка каршы, күрергә туры килгәне юк әле, – диде Андреев, Мостафинга туры гына карап.

Мостафин, ни дип җавап бирергә белмичә, шактый уңайсызланып калды, ә Андреев, моны сизенде булса кирәк, тизрәк өстәде:

– Сәлам әйтегез үзенә!

– Яхшы, – диде Мостафин, ничектер үзен үрә каткан солдат шикеллерәк хис итеп.

Әйе, бик начар тәэсир итте аңа секретарьның бу соңгы сүзләре… Гүя Андреев, үзе дә сизмәстән, аның өчен гаять күңелсез бер хакыйкатьне фаш итте: чыннан да, ул Наҗиясен аңардан яшерә бит. Әлбәттә, юри түгел, ә үзенә исәп бирмәстән, аның Наҗияне Андреев күзенә күрсәтәсе килми иде. Нидән бу? Көнләшүдән дип булмый моны… Тизрәк ул райком шофёрыннан көнләшер, әмма Андреевтан түгел… Эш нидә соң, ни өчен ул көн-төн бергә эшләгән өлкән иптәшенә яңа өйләнешкән хатынын әдәп йөзеннән генә булса да күрсәтергә теләми? Чөнки ул курка, курка һәм уңайсызлана… Хакыйкать менә шул: Наҗиянең артык чибәр, артык яшь булуы Андреевны гаҗәпләндерер, эченнән генә аны әллә ничек ямьсез уйлап куярга мәҗбүр итәр дип курка иде ул… Секретарьның: «Мостафин бу туташтан кычкырып торган чибәрлектән башка үзе өчен уртак нәрсә генә тапты икән?» – дип уйлау ихтималы борчый иде аны…

Хакыйкать тагын шул: өйләнгәннән соң, Мостафин район җитәкчеләре белән якыннан аралашып, кунакка йөрешеп китүдән аеруча саклана иде. Моның сәбәбен ул, бәлкем, әйтеп тә бирә алмас, әмма нигәдер күңеле тартмый, нәрсәдер фаш ителер кебек, якынаю урынына салкынаю, бизү килеп чыгар кебек… Кайбер хәлләрдә кешеләрнең бер-берсеннән ераграк торулары хәерлерәк ич, шул чакта алар бер-берсе турында әйбәтрәк уйлаучан булалар.

Әйе, уйлан да уйлан, ә тынычлану юк. Ни җитми икән соң аңа? Барысы да бар лабаса – тазалык, тук тормыш, яраткан эш, сөйгән хатын – йә, тагын ни кирәк?.. Ә шулай да ялгыз ул, бик ялгыз… Кемнедер өзелеп юксына ул. Кемдер кирәк аңа, йөрәгенә тигәнәк шикелле сырышкан шушы чуалчык, файдасыз уйларын рәхимле кулы белән йомшак кына сыпырып алучы кемдер кирәк аңа… Кем соң ул?

Мәрьям. Менә кем кирәк, менә кемне юксына икән ул! Хәер… актыкка кадәр әйтеп бетерик: Мостафин Мәрьямен алай еш исенә төшерергә яратмый иде, юри тыела иде, чөнки аныңча, үлгәннәр тере калганнарның тормышында үзләрен берничек тә сиздермәскә тиешләр. Бигрәк тә менә аның, Мостафинның, тормышында бу шулай… Беркем алдында да үзен гаепле тоясы, үкенәсе килми иде аның… Ләкин була шундый минутлар: Мостафин үлек Мәрьямне түгел, ә тере Мәрьямне бөтен барлыгы белән сагынып юксына иде. Менә шулай таза ГАЗ-67 машинасы ташлы ком сипкән юлдан кыштыр-кыштыр чапкан чакта, ул аны гүя янәшәсендә тоеп бара иде.