Якынрак елышып: «Шулай, дустым!» – дип дәшәсе килә аның. Әйе, барысыннан элек, Мәрьям аңа дус иде шул, сердәшче, якын киңәшче иде. «Ир» дип табынып тормады ул аңа, хатын булып кына ярарга тырышмады. Тыныч, тыйнак, әмма тирән ярату белән яратты ул аны. Бик кадерле иде ярату хисе аның өчен, шуңа күрә тирән яшерә торган иде. Ә ул, ахмак, вакыт-вакыт аны салкын булуда гаепли иде. Хәзер менә мәхәббәтнең примус өстендәге чәйнек төсле кайнап торганы бар, ләкин… көн саен пешүдән башка нәрсә ала ул бу «мәхәббәт»тән? Юк, кайнар хатын түгел, кайнар дус тансык икән хәзер аңа… Үзе ул, – асылда, йомшак характерлы кеше, тормышның кискен борылышларын авыр кичерә, үтә җитди мәсьәлә алдына килеп басканда, тиз генә берәр карарга килә алмыйча аптырап калучан иде… Ә Мәрьяме аның, киресенчә, тигез-сабыр холыклы, анык акыллы хатын иде һәм ире аптырауга төшкән минутларда аңа нәкъ кирәген әйтеп бирә белә торган иде. Менә хәзер дә Мәрьяменең кулларыннан тотып, ул: «Әйт, акыллым, ни эшлим мин, кая таба барам, дөрес юлдамы мин?» – дип сорамас идемени?!
Ләкин машина Камышлыга якынлаша, Мәрьяме гүя аның яныннан сиздермичә генә төшеп кала, һәм Мостафинның инде күз алдына «сылу карлыгачы» – өстенә очып кунарга торган Наҗиясе килеп баса.
Әллә нинди каршылыклы, тынгысыз хис биләп ала аны… Шундый якын, шундый кадерле яшь чибәр хатыны янына ашкына кебек ул, әмма шул ук вакытта шундый ерак, шундый ят бер кеше янына көчләнеп барган шикелле. Беткәнче үзенеке генә булган яшь хатынның кайнар дәрте аны тарта кебек, әмма шул ук вакытта бу торган саен туемсызлана барган дәрт аны куркыта һәм чиркандыра шикелле… Аңа гына сыенып, аны гына назлап тора торган чәчәктәй нәфис Наҗиясе белән ул кешеләр алдында горур һәм бәхетле булыр кебек, әмма шул ук вакытта берни белми, берни уйламый торган җилбәзәк хатын белән адәм көлкесенә калыр һәм тирән бәхетсезлеккә төшәр шикелле…
Кара көз җитеп, сулар туңгач һәм беренче кар җиргә яткач, Байгузиннар унике каз, бер тана, бер иләмсез зур дуңгыз, өч хуҗа берләшеп, бер яшь ат суйдылар. Дуңгызы сатар өчен, ә калганнары үзләренә кышлык өчен иде. Бу – һәр көзен кабатлана торган сугым булып, алар кыш буе итне буш диярлек ашап чыгалар. Дуңгызны шәһәргә җибәреп, кыйбат бәядән саттыралар. Зат әйбер алу, яхшы кием тектерү башлыча әнә шул дуңгыз акчасына була торган иде.
Сугым көннәрендә Наҗия, үзләренә китеп, иртәдән кичкә кадәр әнисенә булыша иде. Кечкенә ыспай итекләрдән, кыска итәкле күлмәктән, өстенә килешле утырган сырмадан, башына ак шәл бәйләп, ул армый-талмый эшләп йөри: су китерә, утын кертә, кызлар белән бергә каз йолка, аннан икешәр-икешәр дүрт казны көянтә башына элеп елгага алып төшә, ә тышкы эшләрдән бушагач, өйдә әнисенә аш-су тирәсендә дә ярдәмләшә иде. Эш тансыклаганга, ахрысы, ул бу көннәрдә аеруча җанланып, канатланып китә. Бит урталары аның әнистәй пешеп чыга, күзләрендә очкын уйный, ә сылу гәүдәсе үзеннән-үзе уйнаклап тора. Шундый чакларында Мостафин аны күрсә, чын гаҗәпләнү белән эченнән: «Менә эш кешене нишләтә!» – дип уйлый һәм Наҗиянең үзенә дә: «Карлыгачым, тышта эшләү сиңа нинди килешә, ничек син тагы да матурланып китәсең!» – ди иде.
Мостафин да, билгеле, бу көннәрдә төшке чәйгә һәм кичке ашка әбиләренә кайтып йөрде. Сугым көннәрендәге аш-су гаҗәп бит ул! Ишектән килеп керүгә, инде казанда акрын гына гөбер-гөбер кайнаган итнең өйгә таралган буы, мичтән чыккан шулпалы бәлеш исе борыннарны кытыклап җибәрә. Аппетит берьюлы котырып китә, ашау ләззәтен, тәгам алдыңа килмәс борын ук, авыз суларыңны йота-йота бөтен эчең белән тоеп торасың.
Мостафин кулын юып, әбисенең җылы түренә узып утыргач, Майпәрвәз ханым иң элек гадәтенчә графин белән бал китереп куя. Бал янына атның йомры картасы белән бавырын бирә. Аннан өреле шулпа килә, шулпа артыннан – каз бәлеше, бәлеш артыннан табак өеме ит килә. Майпәрвәз ханым киявенең тәлинкәсенә итнең иң шәп җиреннән зур түтәрәм янбаш сөяген сала – бусы кимерер өчен…
Мостафин, кара гимнастёркасының җиңен кайтарып, бил каешын ычкындырып ашый-ашый, әбисенең уңганлыгын мактап бетерә алмый, бабасының исәп белән тора белүенә чын-чынлап гаҗәпләнә. Ә бабасы, Идият абзый, кулына счёт алып, аңа аяклы мал симертеп суюның базардан ит сатып алуга караганда никадәр арзанга төшүен исәпләп күрсәтә. Тик ул дуңгызына май заводыннан эремчек суын бушлай ташып эчертүен һәм печәнне колхоздан буш бәягә китертүен генә секретарь киявенә әйтмичә кала.