Менә шундый кичләрнең берендә, бал эчеп, казылык ашап утырган чакта, Майпәрвәз ханым күптән уйлап йөргән ниятен киявенә, ниһаять, сак кына әйтергә булды.
– Сез, Шакир, һаман безне, тора беләсез, дип мактыйсыз, – диде ул, җаен китереп. – Алай бик ошагач, үзегез дә безнең кебек торып карар идегез.
– Кая инде ул безгә! – диде Мостафин, көлеп.
– Юк, сез көлмәгез әле, – диде Майпәрвәз ханым, кинәт җитдиләнеп. – Мин чынлап әйтәм. Теләгән кешеләр тора беләләр. Сезгә дә вакыттыр инде…
Майпәрвәз ханым ни өчендер сүзен әйтеп бетермичә тукталып калды, ә Мостафин аңа гаҗәпләнеп карады.
Шушы карашка җавап итеп булса кирәк, әби:
– Син, Шакир, сүземне гаепкә алма, – диде йомшак тавыш белән. – Син безгә бик якын кеше бит, бердәнбер Наҗиябезнең ире булгач, үз балабыз кебексең… Шуның өчен дә менә мин сезнең тормышыгыз турында гел уйланам…
– Рәхмәт, әби, рәхмәт!
– …Сезнең дә кешеләр төсле мул тормыш, киң ризык белән гомер итүегезне күрәсем килә.
– Монысы өчен дә рәхмәт, әби! – диде Мостафин, сүзнең җитдилеген аңламагандай һаман әле елмаеп. – Ләкин безнең ризык, картлар әйтмешли, шөкер хәзергә, киң әле. Күрәсез, алдыбызда никадәр сый…
Майпәрвәз ханым да, киявенең әче балдан булса кирәк шат кәефенә ярарга тырышып, үзенчә бик сөйкемле елмайды, ләкин сүзен уенга борырга теләмәде.
– Әйе, Аллага шөкер, ризыгыбыз киң, чөнки үз хәзинәбездән, базардан сатып алган түгел… Менә, мин әйтәм, сезнең дә өстәлегездә үз хәзинәгезнең җимешләре булсын иде, дим.
– Нигә, барыбер түгелмени? Акча җимеше ни, бакча җимеше ни?
– Барыбер түгел шул. Бакча җимеше булганда, акча кесәдә кала.
– Һай, әби, җанкисәгем, – диде Мостафин, башын чайкап, – нинди дөрес исәп йөртә беләсез сез!.. Соң, нишләргә кушасыз безгә? Әллә… сезнең кебек мал-туар асраргамы?
Майпәрвәз ханым, киявенең райком секретаре булуын бер генә минутка да исеннән чыгармаганга күрә, сорауга сорау белән җавап бирде:
– Нигә, гаепмени? Үз көнең өчен генә терлек асрауны закон тыймый лабаса!
– Юк, тыймый.
– Шулай булгач, нигә аңа исегез китә? Әллә сезгә, партийный кешеләргә ярамыймы?
– Безгәме? Безгә ни… – диде Мостафин, ике каш арасын ышкып, – кирәк кадәр генә безгә дә ярый. Әйтик, сыер асрарга була… Ләкин кем карый соң аны бездә?
Наҗия кинәт калкынып, ашыгып әйтте:
– Һи, булсын гына, үзем карыйм, рәхәтләнеп… Мин хайванны бик яратам.
Мостафин аңа балага карагандай көлеп һәм сөеп карады.
– Шулаймыни?! Син яратырсың да бит, хайван сине яратырмы икән соң?
– Әйттең сүз! – диде Наҗия, матур башын горур гына чөеп. – Үзебезнең сыерны гел мин сава торган идем әле… Дөрес бит, әни?!
– Дөрес, кызым!
– Ярый, алайса, сыерны савучы булды да, ди. Ә кайда тотарбыз без аны? Чоландамы?
Мостафинның болай ярым шаяртып сөйләнүе Майпәрвәз ханымга бер дә ошамый иде, ләкин ул тыштан моны һич сиздермәде, хәтта җитди булырга теләгән чакларында да әлеге йөзенә каткан елмаюны югалтмаска тырышты. Шул ук вакытта ул, бу әңгәмәне ни өчен башлавын нык исендә тотып, сүзне уенга бормыйча, ничек тә төп мәсьәләгә илтеп җиткерергә тели иде.
– Әйе, – диде ул, мәгънәле генә итеп, – борын ат алырдан элек йөгәнен әзерләп куярга куша торганнар иде.
– Менә шул-шул! – диде Мостафин, тизрәк килешеп.
Майпәрвәз ханым сүзен дәвам иттерде:
– …Димәк, сезгә дә сыер алудан элек аны кайда асрау турында уйларга кирәк икән…
– Бик дөрес!
– Алайса, сүз дә шул турыда барырга тиеш. Бабайлар, казык каккан җиргә мал ияләшер, дигәннәр. Сезгә дә, Шакир, үз казыгыгызны кагар вакыт җиткәндер, шәт.
– Моны ничек аңларга? – диде Мостафин, әбисенә дикъкать белән карап.
Майпәрвәз ханым бер мизгел иреннәрен кысып торды да ашыкмыйча, тыныч кына, әмма бик җитди итеп әйтеп бирде:
– Сезнең үз йортыгыз булырга тиеш!
Мостафин гаҗәпләнүдән хәтта урындыгы артына ауды.
– Йо-орт! Ай-һай, әби җаным, салдыгыз сез хәбәрне! Йорт! Кем салып бирер икән соң аны безгә? Минем бит капиталым юк, әллә Наҗиянең җыеп торган акчасы бармы?
Майпәрвәз ханым бер җиңел сулап куйды: Аллага шөкер, куркыныч үтте аның өчен, кияү йорт дигәнне ишеткәч курыкмады, кәефе дә кырылмады, бары бик нык гаҗәпләнде генә…
– Наҗиянең җыйган акчасы булса, сезнең кулда булыр иде, – диде ул, киявенә сөйкемле карап. – Ләкин сез борчылмагыз, йорт салырга акчаны сезгә дәүләт тә биреп торыр.
Мостафин бабасына таба борылды:
– Бабай, ишеттегезме, әби нинди зур мәсьәлә күтәрде? Сез ничек уйлыйсыз бу турыда?
Моңарчы битараф бер чырай белән тыңлап кына утырган Идият абзый кузгалып куйды, сакалсыз ияген сыпырып алды, ләкин җавап бирергә ашыкмады. Майпәрвәз ханым күптән инде аны: «Мин сөйләгәндә тыгылма, үз чиратыңны көт», – дип өйрәтеп куйган иде. Һәм ул зур сабырлык белән үз чиратын көтеп алды, хәзер инде ир кеше авторитеты белән хатынының әйткәннәрен ныгытырга тиеш иде.