– Эһем, – дип тамак кырып куйды Идият абзый. – Әйе, җитди мәсьәлә, уйлашырга кирәк… Минемчә, Майпәрвәз дөрес әйтә: үз өең булса – яхшы инде ул, тормыш ансаткарак килә, әйе… Үзегез беләсез: район җирендә күп кешеләр үз йортлары белән торалар. Әле менә соңгы елларда гына күп кенә җаваплы иптәшләр – мәсәлән, райфо мөдире Курмашев, милиция начальнигы Куликов, поселковый Совет председателе Сәхәпов, «Маслобаза» директоры Мусин, «Заготзерно» управляющие Иванов, райком инструкторы Рәкыйпов – бар да, ссуда алып, йорт салдырдылар. Әнә райисполком председателе Сәйфуллин да былтыр чибәр генә йорт салдырып керде. Безнең монда ул эшкә кырын карамыйлар, куәтләп торалар.
– Анысы шулай, – диде Мостафин, икеләнебрәк. – Ләкин менә безнең өчен кирәкме ул йорт дигән нәрсә? Без, икәүдән-икәү генә, бүген монда, иртәгә әллә кайда…
Майпәрвәз ханым мондый сүзне көткән иде, һәм аның җавабы да әзер иде.
– Һи, Шакир, – диде ул, кулын селтәп, – сез яшь кешеләр ич! Икәүдән – өчәү, өчәүдән дүртәү булырсыз әле, боерган булса… Йорт бит ул – гомерлек нәрсә. Китсәгез, бәлкем, тагын бер кайтырсыз. Монда, ичмасам, нигезегез сакланыр. Кайтмыйсыз икән, сатып та була бит аны.
Моңа каршы Мостафин бер сүз дә әйтмәде – ул уйга калган иде. Бу сөйләшү ни белән бетәр икән дип, әле әнисенә, әле Шакирына, әле әтисенә сабырсызланып карап утырган Наҗия кинәт кулларын чабып кычкырып ук җибәрде:
– Их, үзебезнең йорт булса, мин аны курчак өе кебек итеп тотар идем!
Бар да аңа елмаеп карадылар.
Шул кичтән соң йорт мәсьәләсе Мостафинның башыннан чыкмас булды. Кат-кат уйланды ул бу турыда. Дөрес, башта ул бу мәсьәләгә әһәмият бирмәскә тырышты, булмас нәрсә турында нигә баш ватарга, дип кул да селтәмәкче булды… Ләкин ихтыярыннан тыш диярлек йорт салдыру уе һаман әйләнеп килә торды, килгән саен аны ныграк били барды. Эштә утырганда да, юл йөргәндә дә, хәтта бюро утырышы барган чакларда да ул, онытылып, шул уйга бирелеп китә иде.
Элек һич кенә бер күңеленә килмәгән мондый уй нигә бу кадәр аның акылын биләп алды соң? Моның сәбәпчесе, билгеле, Наҗия иде. Сер түгел, яшь хатынның дәртен, энергиясен кая куярга белмәве Мостафинны соңгы вакытларда бик борчый иде. Үзе көн-төн эшләгәч, аңа эшсез яткан хатынын назлау да көйләү торган саен авырга килә башлады. Нәрсә белән генә моны мавыктырырга соң, дип, ул еш кына баш вата иде. Укырга ихласы юк, иренең эше белән кызыксынмый, кул эше дә тотмый, ичмасам, бар белгәне – өстәл яны да йомшак урын өсте. Болай дәвам итсә бит, Алла сакласын, бөтенләй байбикәгә әйләнеп китәр…
Юк, ярамый болай, ничек тә аны бер тәртә арасына кертергә кирәк иде. Вакыт-вакыт Мостафинның, әллә яңадан эшкә кертергәме икән, дип уйлаган чаклары да булгалады. Ләкин ул турыда сүз кузгатырга көче җитмәде; бердән, Наҗияне күндерә алуына ышанмады (Наҗия үзе бит эшсезлектән зарланмый), икенчедән… ничектер үзенең дә күңеле тартмый иде: һәр җирдә мут ирләр була, Наҗия хискә тиз бирелүчән… юк, кирәкми!
Ә йорт дигәндә, үзе үк әнә ничек очынып тора. Ихтимал, аның үзе теләп җигеләсе килгән тәртә – шул йорт-хуҗалыктыр; ихтимал, әнисе кебек йорт җанлы, уңган хозяйка булыр. Һәрхәлдә, йортка бәйләнсә, аның эше дә, мәшәкате дә бермә-бер артыр иде, тормышка җитдирәк карый башлар иде, вакыты, игътибары күбрәк дөнья эшенә китәр иде.
Чыннан да, начар булмас иде бу: ак бүрәнәдән чибәр генә өй, яңа капка, яңа койма, ишегалды яшел чирәм, түрдә – ак мунча. Шул җиткән. Артык зур, купшы түгел, әмма пөхтә-җыйнак – сөеп кенә торырлык. Менә шул якты дөньяга елмаеп караган өйдә аның Наҗиясе! Сыерчык – үзенең оясында! Сайра, талпын, оч! Әйе, ул тора белер иде. Майпәрвәз кызы бит, җитезлеге дә, уңганлыгы да бар. Берәр сыер да алып бирергә була, әйдә, тулы нагрузка белән эшләсен. Аннан тора-бара өй артын рәшәткәләп, бакча да утыртып җибәрергә булыр. Бусы инде аның үзе өчен юаныч, шунда казынып, арыган башын ял иттерер иде.
…Бик мавыктыргыч иде бу хыял, әмма шулай да Мостафинны нидер тота, күңеле ул эшкә ничектер бик тартмый, шуңа күрә тәгаен бер карарга килү аның өчен кыен иде. Болай, формаль яктан тыеп торырлык сәбәп тә юк, киресенчә, йорт салдыру һәркемгә, шул исәптән коммунистка да рөхсәт ителә, дәүләт үзе аны куәтләп тора, акчасын бирә, материалын бирә. Ләкин… йорт хуҗасы булу аңа килешерме? Халык ни дияр? Райком секретаре, Байгузиннар кызына өйләнгәч, йорт та салдырып җибәрде, дип сөйләмәсләрме? Халыкның бертөрлесе аның хәлендәге кешенең гайбәтен сөйләргә ярата бит ул.
Ә бабайларга барган саен, бөтен сүз шул йорт тирәсендә генә әйләнә торган иде. Мостафин аларга шикләрен әйтеп бетерми иде бетерүен, шулай да Майпәрвәз ханым сизенә иде булса кирәк… Еш кына ул, башын чайкап: