Выбрать главу

– Шакир! Шакир! – ди иде. – Бу нинди кыюсызлык сездә? Йә, нәрсә тота сезне, нидән куркасыз?

– Бик мәшәкатьле эш бит, – ди Мостафин, башка ни әйтергә белмичә. – Күпме вакыт әрәм итәргә кирәк аңа…

Идият абзый авторитетлы рәвештә белдерә:

– Тәвәккәлләп тотынганда әллә кая китми, бер җәйдә өлгертеп була.

– Материалын табу да хәзер бик читендер инде…

– Эш аңардан тукталып тормас, табылыр, шаять.

Майпәрвәз ханым шунда ук иренең сүзләрен куәтләп өсти:

– Син, Шакир, бер дә борчылма, без барында сиңа әллә ни мәшәкатьләнергә туры килмәс. Тик син үзеңә участок сора да ссуда гына ал, калган ягын менә бабаң карар.

– Анысы шулай, – дип кенә куя Мостафин.

Ә бабайның күз тотып йөргән участогы да бар икән инде. Ударник урамында, Сабирларны узгач, МТМга җитмәс борын бер буш аралык бар, имеш, бик тыныч, аулак урын, ди. Ләкин Наҗия шунда ук кызып әтисенә каршы төшә: тапкансың урын, үзе читтә, үзе МТМ күршесе, машина тавышыннан колагың тонып бетәр анда… Юк, кирәкми, кирәкми, гомергә барачак түгел андый җиргә. Булса, нәкъ центрда, йә Карл Маркс, йә Ленин урамында булсын… Әтисе йомшак кына:

– Ул тирәләрдә буш урын табылмас шул, кызым, – дигәч, Наҗия кырт кисә:

– Шакир сорагач табып бирерләр!

Аннан Идият абзый әйтә: күрше райондагы Бәдрәш авылында алты почмаклы бер бура сатыла икән. Теге «Заготживсырьё» агенты аксак Басарый күреп кайткан, эре бүрәнәдән, бик таза бура, ди. Менә шуны да белешеп карыйсы иде. Әзер бура арзанга да төшә, эше дә тизрәк була… Гомумән, тәвәккәлләгәндә мәсьәләне озакка сузарга ярамый, язга чыккач та салдыра башлау өчен, хәзердән үк хәстәренә керешергә кирәк.

Бу сөйләшүләр нәтиҗәсендә Мостафин үзе дә йорт салдыру мәсьәләсен хәл кылынып беткән шикелле тоя башлый иде. Җитмәсә, кич кайтып яткач, Наҗия аның муенына сарылып гөрләргә тотына: үз өйләре булгач, алар нинди рәхәт торырлар, тыныч булыр, иркен булыр, матур булыр. Шундый тәрбияләп торыр ул үз өйләрен, кергән кешенең кире чыгасы килмәс…

Инде Мостафин йорт салдыруның үзе өчен уңайсыз, килешмәгән якларын әйтә башласа, Наҗия аның сүзен бүлеп кызып та китә иде:

– Куркак син, куян йөрәк! Әнә Сәйфуллин абзый да коммунист, салды да керде. Килеп куган кеше юк әле үзен!

Хатын-кыз белән сүз көрәштерүе бик авыр бит ул. Аның һәрвакытта үз кырыгы кырык… Ахырда Мостафин сабырлыгын җуеп катырак әйтә башласа, Наҗия, аның култык астына башын төртеп, ачы күз яшьләре белән еларга да тотына:

– Син мине яратмыйсың, имеш, син әти-әниләремне дә яратмыйсың, син беркемне дә яратмыйсың, син бары үзең турында гына уйлыйсың…

Һай, бу яшь хатынның күз яше! Бер күрмәс өчен өй түгел, сарай вәгъдә итәрсең!

Наҗиянең бер юмаланып, бер дулап бу кадәр бәйләнүенең төп серен Мостафин, әлбәттә, белми иде. Карлыгачымның хыялына матур оя кереп утырган, шуңа күрә өзми дә куймый, дип кенә уйлый иде ул. Асылда исә, кечкенә «карлыгач» шактый олы «карчыга»ның җырын җырлый иде; йорт салдыру мәсьәләсе кузгалгач та, Майпәрвәз ханым кызының колагына бик нык киртеп куйды:

– Наҗия, сезнең йортыгыз булырга тиеш. Шакир өчен кирәкмәсә, синең өчен кирәк ул. Дөнья хәлен белеп булмый, үлем бар, җитем бар, Аллам сакласын, аерылышып китү бар. Ләкин ни генә булмасын, син йортлы-нигезле булып калырга тиешсең. Шуны бик нык исеңдә тот, Шакирыңны ай-ваена куймыйча күндер!

Шулай да Мостафин тиз генә күнәргә ашыкмады. Бабасы-әбисенең яхшы ният белән димләүләренә ышанасы килсә дә һәм аларның дәлилләрен бер яктан хаклы дип тапса да, ул соңгы сүзен әйтергә һаман җөрьәт итә алмый иде. Ул, әлбәттә, алар хәле белән үз хәленең бер түгеллеген, аларга яраган эшнең үзенә бик үк ярап бетмәвен аңлый иде. Шуңа күрә аның чит, битараф, әмма ышанычлы бер кеше белән киңәш итеп карыйсы килә иде. Ләкин андый кеше кем булырга мөмкин? «Читләр», «битарафлар» күп, ә менә «ышанычлы» кешесе бөтенләй юк аның… Бирегә күчеп килгәч тә, Байгузиннарга бәйләнеп китү аркасында, ул ничектер берәү белән дә якынаерга да, дуслашырга да өлгерми калды. «Наҗия дөньясы» аны берьюлы шундый йотты, дус-ишләр булдыру теләге аңарда хәтта тумады да… Яңа җирдәге кешеләр белән эш буенча бары формаль мөнәсәбәт кенә урнашты. Бу формаль мөнәсәбәт буенча үзеннән түбәннәр бар, үзе белән бер баскычтарак торганнар бар (мәсәлән, РИК председателе, МВД начальнигы, район прокуроры), ниһаять, югарырак торган бердәнбер кеше – райкомның беренче секретаре иптәш Андреев бар. Формаль мөнәсәбәт, түбәннәр белән вакланма, ди, тиңнәргә сер сынатудан тыя, өстен белән сак булырга куша. Әйе, бик читен мондый хәлдә эчке шик-уйларыңны кемгә дә булса ачу.