Выбрать главу

Шулай да ул, райисполком председателе Сәйфуллин белән бер очрашканда, ничектер уйламастан гына йорт турында сүз кузгатты. Сәйфуллин йомышын йомышлап чыгып китәргә дип урыныннан торган иде инде, шул чакта Мостафин аңа кисәк кенә дәште:

– Да, сездән шуны сорамакчы идем… – һәм тукталып калды.

– Нәрсә турында? – диде Сәйфуллин.

– Болай, личный бер мәсьәлә турында гына, – диде Мостафин, мөмкин кадәр ваемсыз күренергә тырышып. – Бер куыш корып җибәрергә исәп бар иде дә, тик мәшәкате бик күптер дип куркыбрак торам. Сезнең ул эштә тәҗрибәгез бар, ничегрәк булыр икән?

Сәйфуллин, чыннан да, тәҗрибәле кеше, сүзнең нәрсә турында барганын шунда ук аңлады һәм төпченеп сорашып та тормады.

– Давай, давай, бик әйбәт булыр, – диде ул, күн перчаткаларын кия-кия. – Үзебез булышырбыз. Ссуда алмадыңмы әле?

– Юк әле.

– Нигә сузасың?

Мостафин ык-мык итебрәк торды:

– Әллә ничегрәк шунда… стоит микән, дим?

– Һи, юләр, шикләнеп торасың тагы! Менә мин бер дә «стоит микән?» дип тормадым, салдырдым да кердем. Ә нигә кермәскә, кирәк булгач?.. Миндә менә ревматизм, колхозлардан йөреп кайткан саен, мунча яктырам да аякларны эт итеп чабам. Үземнеке булмаса нишләр идем? Безнең өчен бит йорт – байлык түгел, ә торыр бер урын гына… Менә дәүләт, кулы җитеп, район җирләрендә дә коммуналь йортлар, мунчалар салдыра башлагач, кетәкләрне үзебез үк местный советларга бушлай бирербез… Шулай түгелме?

– Әлбәттә… шулай! – диде Мостафин, үзалдына әйткәндәй уйланып.

– Шулай булгач, нечево икеләнеп торырга! Наше – ваше, вәссәлам! Хуш!

– Хуш!

Сәйфуллин галош белән кара чёсанка кигән аякларына кыек-мыек басып, ашыгып чыгып киткәч, Мостафин, урыныннан торып, әрле-бирле йөрергә тотынды. Әйе, диде ул үз-үзенә, кешеләр мәсьәләгә ничек гади карыйлар, тормышча карыйлар… Күрәсең, шулай карарга кирәктер дә, фәлсәфәдән баш кына тала, ә мәгънә чыкмый, башка болай да эш күп.

Үзе кебек үк җаваплы эшченең һәм коммунистның шулай куәтләп һәм дәртләндереп чыгып китүе аңа үз вөҗданы алдында аклану өчен җитә калды. Хәтта ялгышкан тәкъдирдә дә әллә ни зур куркыныч юк, дип уйлады ул, чөнки андый гына ялгышны һәрвакытта төзәтеп булачак.

…Тагын нәкъ соңгы минутта, әллә каян гына килеп, мондый уй да аның башыннан чагылып узды: кем белә, бәлкем, партия эшендә гомер буе утырып та булмас. Китәргә, бүтән эшкә күчәргә туры килер. Ул чакта инде берәү дә аңа «йорт хуҗасы» дип бәйләнә алмас. Мондагы күп кенә совет, хуҗалык эшчеләре кебек үз өендә тыныч кына тора бирер.

Ниһаять, Мостафин бөтен шикләрен әнә шулай көчләнеп җиңеп булса да ниятләде.

Наҗия ул кичне әйтеп бетергесез бәхетле иде. Юк сылтауны бар итеп, тиз генә әниләренә барып сөенче дә алып кайтты. Майпәрвәз ханым, исе китмичә горур гына:

– Кияүнең риза буласын мин алдан ук белеп тордым, – диде.

VI

Берничә айлар үткәч, Мостафинга шулай да райкомның беренче секретаре Андреев белән сөйләшергә туры килде. Сүзне Андреев үзе кузгатты. Халык арасына таралган Мостафинның йорт салдыру хәбәре, ниһаять, аңа да килеп җиткән иде. Ул бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде, гаҗәпләнде һәм, мәсьәлә шактый җитди булганга күрә, Мостафин белән иптәшләрчә сөйләшеп карарга булды.

Кичләрнең берендә, бюро утырышыннан соң, Андреев Мостафинга калып торырга кушты. Түгәрәк галанка мичле бөркү кабинет халыктан бушап калгач, Андреев, урыныннан торып, тәрәзә форточкасын барып ачты. Тыштан март аеның салкын, ләкин яз дымы аңкыган һавасы кызу гына агып керә башлады. Андреев тәрәзәдән тайпылды да, кулларын артка куеп, ашыкмыйча гына, ишекле-түрле йөрергә тотынды. Бу кечерәк буйлы, юка гәүдәле, ак чырайлы, зур пеләш башлы бер кеше иде. Өстендә аның кара костюм, ак яка, кара-күк галстук, ә аякларында җыйнак кына кара киез итекләр иде. Мостафин, йомшак аркалы киң диванда кырын ята биреп, аның сүз башлаганын көтә иде.

Андреев бүлмә буйлап сүзсез генә берничә әйләнде дә, йөрүеннән туктамыйча:

– Сез, Шакир Сабирович, яшерен кеше икәнсез, – диде. – Уйламаган идем.

Андреев моны һич үпкә сиздермичә гади генә итеп әйтсә дә, Мостафин шунда ук сагаеп калды. Ул тураебрак утырды.

– Аңламыйм, Андрей Петрович, ни өчен алай дисез?

– …Кешеләрдән ишеткәч, әллә ничек уңайсыз булып китте, – диде Андреев, аның соравына игътибар итмичә. – Көн-төн бергә эшлибез үзебез! Мин әйткән булыр идем.

Мостафин беренче секретарьның нәрсә турында болай зарлануын, ниһаять, аңлап алды, ләкин тагы да гаҗәпләнә төшеп сораган булды:

– Ачык кына әйтегез әле, Андрей Петрович, нәрсәне мин сездән яшергәнмен?