Выбрать главу

– Йорт салдыруыгызны…

– Ах, әнә нәрсә!.. – Мостафин, башын артка чөеп, кыска гына көлеп алды. – Ышаныгыз, һич яшерү түгел бу… Просто ул эшкә артык әһәмият бирмәүдән генә әйтеп тормаганмын- дыр…

– Ләкин дөрестер бит!

– Дөрес, Андрей Петрович!

– Әһәмият бирмәслек эш түгел бу, – диде Андреев, аннан ни өчендер көрсенеп өстәп куйды: – Что ж, уңыш телим!

– Рәхмәт, Андрей Петрович!

Андреев тагын сүзсез генә берничә әйләнде дә өстәл башына барып туктады. Кашларын җыера төшеп, бераз уйланып торды:

– Шулай да… мин аңлап җиткермим, ни өчен сезгә йорт салдыру кирәк булды?

Мостафин сорау белән җавап бирде:

– Нигә, йорт салдыру гаеп эшмени?

– Нишләп гаеп эш булсын! Сүз ул турыда бармый… Мин әйтәм, менә сез, сез нинди исәптән чыгып йорт салдырырга булдыгыз?

Мостафин иңбашларын җыерып куйды:

– Кызык сорау!.. Торыр өчен кирәк булганга күрә салдырам – менә шул! Бик законлы эш ич!

– Әйе, законлы эш, – диде Андреев, ялангач маңгаен ышкып. – Формаль яктан сез хаклы. Шулай да…

– Нәрсә шулай да?

– …Аңлап җиткермим. Мин үзем, мәсәлән, йорт салдырмас идем.

– Ни өчен?

– Ничек кенә дип әйтергә сезгә… Безнең положениедә йорт хуҗасы булу бер дә килешми, минемчә…

Мостафин көлүгә охшаган сәер бер тавыш чыгарып куйды:

– Һе-һе. Бик четерекле кеше икәнсез сез, Андрей Петрович. Ни өчен килешми? Безнең дә адәм рәтле шартларда яшәргә хакыбыз юкмыни?

– Ник булмасын, бар, бар!

– Шулай булгач?

Андреев дәшмәде, тагын бүлмә буйлап йөреп китте. Ул бу турыда сүз кузгатуына үкенә дә башлады. Мәсьәлә ачык: Мостафин ул уйлаганча уйламый, ул тойганны тоймый. Димәк, сүз әрәм итеп торуның кирәге дә юк. Алар һәрьяктан бер дәрәҗәдәге кешеләр, үгетләп тә агитлап маташу бик урынсыз булыр иде, хәтта алай итеп кешенең хәтерен генә калдырырга мөмкин… Анысы шулай, ләкин сүз кузгалган икән инде, ул, һәрхәлдә, үз фикерен әйтеп бетерергә тиеш. Тыңлыймы, тыңламыймы – ул кадәресе аның эше.

Һәм Андреев, аяк астына карап йөри-йөри, яңадан сүз башлады:

– Мин ул эшнең, ягъни йорт салдыруның, ике төрле куркыныч ягын күрәм. Аңлагыз, сүз менә безнең турыда – партия работниклары турында бара… Так. Беренчедән, йорт ул – шәхси милек… Шәхси милекнең нәрсә икәнен үзегез дә яхшы беләсез. Тик шуны гына исегезгә төшерәсем килә: партия эшендәге кайбер иптәшләрнең политик сөртенүләре һәм мораль сафлыкларын югалтулары күп кенә очракта әнә шул шәхси милек коллыгына төшүләреннән килеп чыга. Моның мисаллары сезгә билгеле булырга тиеш… Икенчедән, үз көнкүреше белән артык мавыгып киткән кеше халык ихтыяҗын күрми башлый, ягъни әлеге мәшһүр язучы төсле, үзен халыктан зәңгәр койма белән аерып куюы бар. Ә халыкның ихтыяҗы…

– Фәлсәфә болар бар да, Андрей Петрович, – диде Мостафин, аның сүзен бүлеп. – Борчылмагыз, сез әйткән куркынычлар булмас алар…

Андреевның йөзенә кинәт кызыллык йөгерде – Мостафинның тыңлап бетермичә каршы төшүе аның хәтерен калдырды булса кирәк.

– Нигә фәлсәфәдән куркасыз? – диде ул коры гына. – Безгә ара-тирә фәлсәфәләшеп алырга да ярый, минемчә.

– Объект бик кечкенә, Андрей Петрович, зур фәлсәфә күтәрә алырлык түгел.

– Шулай дисезме?.. Алайса, гафу итегез, минем бүтән әйтер сүзем юк.

Андреев үз урынына барып утырды. Алар арасында бер мәлгә уңайсыз тынлык урнашты. Аларның икесенә дә авыр иде, чөнки алар арасында чын дуслык юк, шуңа күрә дусларча «йөрәктән йөрәккә» сөйләшү булмады, ә коры, формаль сөйләшүдән бер-берсенә бары хәтерләре генә калды.

Аз гына тынып утырганнан соң, Мостафин урыныннан торды; арадагы ямьсез киеренкелекне бераз йомшартырга теләп булса кирәк, гадәттәгечә:

– Кайтабызмы? – диде.

Андреев көттереп җавап бирде:

– Юк, мин калам әле.

Юл буенча Мостафинның Андреевка ачуы килеп кайтты. Гаҗәп кеше дигәнең! Башта, нинди карарга килергә белмичә шикләнеп йөргән чакларында, Андреевның әйткәннәре теге яки бу рәвештә Мостафин күңеленә килгәләгән иде. Фәлсәфә булып түгел, ә шактый конкрет формада: «Миңа, райком секретарена, йорт хуҗасы булу килешерме? Халык ни әйтер?» – дигән шик булып аның җанын борчыган иде. Хәзер исә ул, кайнарланып, Андреевка каршы эченнән бәхәс алып бара: кемгә саный ул мине, кемгә саный? Шәхси милек, имеш! Әйтерсең сүз ташпулат салдыру турында бара. Әнә прокурор Измайлов, авыру үпкәсенә кымыз кирәк булгач, кәҗә асрый. Тоже шәхси милек! Бичара кәҗә прокурорның мораль сафлыгын кимереп бетермәс микән?

Аннан халык ихтыяҗын оныту, имеш, халыктан зәңгәр койма белән аерылу, имеш! Гүя минем ихтыяҗым – ихтыяҗ түгел, гүя мин халык дип кетәктә торырга тиешмен! Нинди тузга язмаган «фәлсәфә»! Дөньяны китаптан укып таныган, тормыш күрмәгән кешенең генә болай уйлавы мөмкин бит. Хәер, гомергә шәһәрдә, үзенең английский йозак белән бикләнә торган квартирасыннан чыкмыйча яшәгән кеше тормышны каян белсен, ди, ул?