Выбрать главу

…Әйе, Мостафинның, дөресен генә әйткәндә, мондый кайнар бәхәс алып бармыйча хәле юк иде. Ссуда алынган, бура сатып алынган, халык арасына сүз чыккан, инде чигенеп булмаячак. Димәк, хәзер аңа үз намусы алдында да, кешеләр алдында ничектер акланырга кирәк иде.

Май бәйрәме үтеп киткәч тә, Мостафинның булачак ихатасына (участокны аңа ике зур урам арасындагы тоташ чирәм белән капланган кыска тыкрыктан бирделәр; урын бик әйбәт, үзе үзәктә диярлек, үзе аулак җирдә) колхоздан дүрт оста килде һәм, балталарын кояшта уйнатып, эшкә дә тотындылар. Хәерле сәгатьтә!

Баштарак осталар янына Мостафин үзе килеп-китеп йөрде. Ләкин килгән саен, нинди дә булса мәшәкать чыга: анысын-монысын табарга кирәк була, шалтыратырга, сорарга, кушарга туры килә, кыскасы, бәләкәй генә төзелеш шактый вакыт һәм игътибарны ала иде. Бу өй мәшәкатенә тарыгып йөрүнең кайчан вак-төяк күңелсезлекләр китереп чыгарган чаклары да булды.

…Бервакытны шулай осталар белән нидер сөйләшеп торган Мостафин янына «Үрнәк» колхозының партоешма секретаре килеп туктады. Йодрыгын авызына китереп, бер тамак кырып алгач, ул:

– Иптәш Мостафин, сез мине кабул итмәссез микән? – дип дәште.

Мостафин, аны-моны уйламыйча:

– Ярар, кабул итәрмен, – диде дә осталары белән һаман сөйләшә бирде.

Килгән иптәш исә, кулларын артка куеп, аның янында сабыр гына басып тора башлады. Бераздан, артына борылып карагач кына, Мостафин көтеп торучыны «кабул итәр өчен» иң элек кабинетына кайтып утырырга тиеш булуын аңлап алды. Шактый уңайсызланып һәм ни өчендер үзенә генә түгел, басып торган иптәшкә дә ачуы килеп, аны райкомга ияртеп алып китте.

Шушының кебек, райком секретарен салынып яткан йорт тирәсеннән эзләп йөрүләр булгалый башлагач, Мостафин осталар янында күп чуалудан туктады. Һәм йортны салдыру эшен тулысынча бабасына тапшырды.

Аның каравы Наҗия көненә берничә тапкыр осталар янына очып килеп җитә иде. Чирәмдә аунап яткан бүрәнәләр өстендә ул кыр кәҗәседәй сикеренеп йөри иде. Башта осталар аңа сокланып бетә алмадылар; нинди чибәр ул, нинди сылу, аяклары нинди төз аның! Бигрәк тә осталарның берсе, күптән түгел армиядән кайткан кара егет, Наҗиядән күзен ала алмый иде. Торып-торып авыр сулый ул, йөрәгенә капкан уттан котылырга теләгәндәй, бөдрә башын чайкап-чайкап куя, ә вакыт-вакыт уйга төшеп, бөтенләй онытылып китә. Өметсез сагыш һәм яшерен дәрт белән тулы күзләре аның гүя: «Дөньяда нинди бәхетле кешеләр бар! Шулар кебек тапсаң иде, алсаң иде шушындый бер кызны!» – дип әйтеп тора иде.

Иптәшләре егеттән көләләр, еш кына аңа: «Кара, егет, сиңа болай исерергә ярамый, кулыңда үткен балта барын онытма, аягыңны «тәп» иттереп алдың булыр, сизми дә калырсың!» – диләр иде. Ә егет аяныч хәлен иптәшләреннән яшерә дә алмый, комачтай кызара да, учларына кат-кат төкереп, бүрәнәсен ярсып-ярсып юнарга тотына. Үзе әледән-әле: «Их, и-их!» – дип уфтана. «Да, брат, хатын бу! – ди осталарның берсе. – Мондый хатын өчен пыяладан сарай салдырсаң да жәл түгел!»

Шулай да бераз вакыттан соң Наҗиянең килеп йөрүе осталарга ошамый башлады. Егет кызганыч, аннан болай да… әллә ничек. Нигә ул бертуктаусыз такылдап, кыска итәкләрен җилфердәтеп күз алдында әйләнә? Эшләргә кирәк ләбаса!

«Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы», – дип җибәрәләр кайчакта. Идият абзый өчен бу, әлбәттә, алай түгел иде. Өй салдыруның бигрәк тә хәзерге шартларда никадәр катлаулы эш булуын ул бик яхшы белә иде. Бер җәйдә йорт бетереп керү өчен, Идият абзыйның тәҗрибәсе, осталыгы, зур элемтәсе һәм киявенең исеме, дәрәҗәсе кирәк иде. Идият абзый бөтен осталыгын җикте, хуҗалык оешмаларында, колхозларда булган барлык әшнәлек җепләрен хәрәкәткә китерде, ә Мостафинның, үзе читтә торса да, һәр җирдә исеме алдан йөрде.

…Алты почмаклы зур бурага яңадан егерме дүрт эре бүрәнә кирәк булды: Идият абзый леспромхоз директоры белән сөйләште, Мостафин өчен икәнлеген аңлатты… Һәм егерме дүрт бүрәнәне яңа бура каршына, яшел чирәмгә китереп аудардылар. Түбә калае бу тирәләрдә көндез шәм яндырып эзләсәң дә табыла торган нәрсә түгел иде. Аны, имеш, Ижевскига барып кына табарга була. Ләкин, бәхеттән, Мәскәү наряды белән каяндыр «Заготзерно»ның яңа салынып яткан складлары өчен калай килә. «Мостафин өчен» дигәч, бер өйне ябарлык кына калайны арттырып бирәләр. Кирпеч, пыяла, кадак кебек нәрсәләрнең дә җитмәгән кадәресе, сөйләшә белгәч, теге яки бу оешмалардан табыла. Сез белмәгән башыгыз белән тагын «бу дәүләтне талау бит» дип уйлый күрмәгез. Бар да шундый законга туры китереп, шундый шома эшләнә ки, рус әйтмешли, черки борынын да тыга алмас…