Выбрать главу

Аннан шуны да онытмагыз: Мостафин бабасына әледән-әле: «Кара аны, бабай, андый-мондый законсыз эш булмасын!» – дип әйтә торды. Аның теләге йортын ничек тә хәрәмсез генә, соңыннан сүз булмаслык итеп салдыру иде. Идият абзый мондый кисәтүләрне ишеткәндә җилкәсен кашыды, тамагын кырды, авыз эченнән генә: «Борчылма, кияү!» – диде һәм «кайбер сулагай эшләрне» киявеннән яшереп тә калдырды. Дөресен генә әйткәндә, ул киявенең кисәтүләрен бик үк чынга да алып бетермәде. Нишләп чынга алсын, ди, кияү ахмак түгел ич, белә ич ул йортының түбәсен кәгазь белән ябып булмасын, инде әйтә икән, соңыннан алай-болай сүз чыкса, «мин кушмаган идем» дип акланыр өчен генә әйтә ич ул. Зарар юк, Идият абзый түгел, ул кереп утырасы йорт әле. Салдыра белгәч, җавабын да бирә белер.

Шулай да йортны салу, кайбер материаллар табылмый тору аркасында, шактый озакка сузылды. Бары август башларында гына ул салынып бетте. Ләкин нинди йорт булып чыкты! Күрегез: таш фундамент өстендә эре ак бүрәнәдән алты почмаклы өй тора. Түбәсен яңа калай белән япкан, тик әле буялып өлгермәгән. Урамга дүрт тәрәзәсе карый. Тәрәзәләрнең әйләнәсе һәм башлары нәфис, матур итеп, бизәкләп эшләнгән. Зур итеп, кыеклап эшләнгән капканың кечкенәсеннән керүгә, таш түшәлгән юл туп-туры өч баскычлы болдырның ике якка ачылмалы ишегенә илтә. Болдыр үзе веранда сыман итеп эшләнгән, ягъни йорт алдына караган стенасына аның тоташ челтәр тәрәзә куелган… Әйтәсе дә юк, өй таза, чибәр, урамына бер!

…Инде шушы, «күрегез мине!» дигәндәй, әллә кайдан ук балкып торган өйне Мостафин, хуҗа буларак килеп карагач, башта үзе дә аңлый алмаслык бер хәл кичерде; ул… куана алмады, ул бу өйгә һич катнашы булмаган чит кешедәй салкын булып калды… Өйнең бусагасыннан ул ниндидер бер кыенсыну тоеп, башын түбән иеп керде. Нәрсә булды аңа? Әллә осталарның: «Йә хуҗа, рәхим ит, менә нинди өй салып бирдек без сиңа!» – дип әйтеп торган ялагай кыяфәтләреннән ул шулай уңайсызланып киттеме? Әллә бабасы Идият абзыйның, нәкъ борынгы байгуралардай, өй болдырында горур басып торуы аның гайрәтен чигереп җибәрдеме – әйтүе читен иде.

Әмма Наҗиянең шатлыгы баштан ашкан иде. Сыңар аягында сикерә яшь ханым! Мостафинның кинәт аңа ачуы килеп китте. «Кем башына очына бу кадәр?» – диде ул, эченнән ярсып. Һәм Наҗиянең ташып барган шатлыгын бозасы, аны рәнҗетәсе, елатасы килде… Үзенең шушы аңлашылмас әшәке хәлен кешеләргә сиздермәс өчен, ул өйне аннан-моннан гына караштырды да: «Бүгенгә вакытым юк, иртәгә сөйләшербез», – дип китеп тә барды.

Осталар кул сыртлары белән авызларын сыпырып калдылар; хуҗадан берәр чәшкә өмет иткәннәр иде алар… булмады бүгенгә.

Шул ук көнне кичен Мостафин ялгызы гына яңадан өен карарга килде. Әлеге көндезге әшәке настроение аңарда юк иде инде. Ашыкмыйча, озак кына ул өенең эчен-тышын карап чыкты. Әйтергә кирәк, яратты ул өен, чибәр, таза булуына сөенде һәм ничектер якын итеп, кадерле итеп тойды ул аны… Бөтенләй үк борчылудан арынмаган, шул ук вакытта мавыктыргыч та, матур да булган хыялларга бирелеп, Наҗиясе янына кайтып китте.

Өйнең мичен чыгарып, идәнен, ишек-тәрәзәләрен буяп киптергәч, алар өченче сентябрьдә яңа йортка күчтеләр. Майпәрвәз ханым бу күченүнең бөтен йоласын җиренә җиткерергә тырышты: имеш, яңа йортка күчкәндә, урамда кеше-фәлән очрамаска тиеш. Шуңа күрә ул кияве белән кызын караңгылы-яктылы урыннарыннан торгызды. Райком кучере Галәви атын җигеп килеп җиткән иде инде. Аның арбасына вак-төяк җиңел әйберләрне салып, халык торып урамга чыкканчы, тиз генә яңа йортка киттеләр. Килеп җиткәч, иң элек Майпәрвәз ханым үзе, киҗеле ашъяулык өстенә бербөтен икмәк куеп һәм бер уч тоз салып, яңа өйнең бусагасыннан атлап керде.

– Ашлы-сулы булсын бу өйдә гомер итүчеләрнең тормышы! – диде ул, аз гына калтыранган тавыш белән бик тантаналы итеп.

Аннан инде «Районара йомырка базасы»ның машинасы белән калган җиһазларны ташып куйдылар. Ул көнне күченү-урнашу мәшәкате күп булды, бар да арыдылар, ләкин шуңа карамастан Идият абзый белән Майпәрвәз ханым кичен, тагын бер тавык, бер әтәч, бер чирек сөт һәм бөтен икмәк күтәреп, өйне котлый килделәр.

Шулай итеп, Мостафиннар өчен яңа өйдә яңа тормыш башланды. Тыныч, бәхетле, мул тормыш булырга тиеш иде бу… Ләкин Мостафин үзе тынычланырга ашыкмады – гайбәтләр, сүзләр көтте ул. Бәлкем, Андреев та яңадан сүз кузгатыр, дип борчылып йөрде. Әмма өйне котлап кулын кысучылар булгаласа да, халык арасында йөргән гайбәтләрне килеп әйтүче булмады. Андреев та сүзсез иде, ягъни эштән башка бүтән нәрсә турында сөйләшми иде. Шулай да алар арасына кара күләгә ятты шикелле, Мостафин шулайрак сизә, ләкин мөнәсәбәтләре хәзергә искечә бара.