…Акрынлап күңеле үз урынына утыргач, Мостафин шул ук көзне бабасы симертеп суйган атның яртысына пай кертеп, аңа да кушылды.
Кайчак кешегә үз хәлен аңлау өчен кечкенә бер сәбәп тә җитә кала… Эш болай булды. Былтыр җәен Мостафин үзенең таза машинасында «Кызыл яр» колхозына барып чыкты. Нәкъ печән өсте иде. Колхоз председателен табып, аның белән икәү бер атта печән чабучылар янына киттеләр. Колхозның болыны авылдан дүрт-биш километр түбәндә, ике кечерәк елга тамагында иде. Алар барып җиткәндә, тугайда бер төркем хатын-кызлар, аллы-артлы тезелешеп, ирләрдәй аякларын аера төшеп һәм нык басып, бар да бер көйгә салмак кына селтәнеп, печән чабалар иде. Мостафин белән председатель атларын бер ялгыз каен төбенә бәйләп калдырдылар да шул чабучыларга таба киттеләр. Алдан чабып килүче урта яшьләрдәге таза, базык кына апай янына җитеп туктагач, апай соңгы тапкыр селтәнеп, куе үләнне чышлатып покоска егып салды да, тураеп, чалгысын сабы белән җиргә терәде һәм уң беләге белән тиргә баткан кара маңгаен сыпырып алды. Аннан Мостафинга карап: «Хуш килдегез!» – дигән төсле юмарт итеп бер елмайды.
– Эшләрегез уң булсын! – диде Мостафин.
– Рәхмәт, шулай булсын! – диде апай батыр гына.
Шул арада башка чабучылар да, эшләреннән туктап, бер-бер артлы алар янына килә башладылар. Бар да кара янганнар, бер генә кат күлмәкләре тирдән чыланып аркаларына, иңбашларына ябышкан, киң ыштан балакларының берсен оек өстеннән төшереп салганнар, ә икенчесен оек эченә тыгып, шунда кайракларын кыстырганнар. Аларның күбесе урта яшьтәге апайлар иде, калганнары җиткән кызлар һәм яшь киленнәр булырга тиеш. Ләкин араларында буйга кечкенә биш-алты үсмер кыз да бар иде. Ундүрт-унбиш яшьтән дә артык биреп булмас үзләренә, ә шулай да чалгы күтәргән булганнар… Ләкин ник бер ир кеше булсын! Мостафин бу хәлгә бик гаҗәпләнде.
– Ирләрдән берәү дә юкмыни? – дип сорады ул.
Әлеге таза апай, бары күзләре белән хәйләкәр елмаеп:
– Чайкап эчәргә генә бер иребез бар, – диде.
– Кайда соң ул?
– Әле яңарак кына су буена бәрәңге юарга төшеп киткән иде.
– Нигә ул төшә, аның эшемени ул бәрәңге юу?
– Без аны аш пешерүче итеп куйдык, – диде икенче бер яшьрәк хатын.
Мостафин ни әйтергә белмичә башын чайкап торды, ә кызчыклар, бер-берсенең артына яшеренеп, шырык-шырык көлешеп алдылар. Чыннан да, кызык ич! Апайлар исә, «шулай, иптәш секретарь» дигән төсле, аңа туры-кыю карап, сүзсез генә торалар.
Мостафин колхоз председателенә, моны ничек аңларга дип, усал гына карап алды. Председатель, күптән инде һәртөрле шелтәдән каешланып беткән утызлар тирәсендәге егет, бик өлгер җавап бирде:
– Бу бригадада алтмыш биш кешедән бары сигез генә ир. Так что…
– Ә кайда соң ул сигез баш ирең?
– Кайда булсын, үз эшләрендә. Икесе конюх, берсе тегермәндә, берсе бакча каравыллый, берсен әле районга сельпо өчен товар алып кайтырга җибәрдем, тагын…
– Берсе күрше авылда өйләнеп йөри, – дип өстәп җибәрде теге таза апай.
Бу юлы апайлар да көлешеп алдылар, ләкин Мостафин елмаймады да.
– Тулмады әле, – диде ул, күзләрен хәтәр кыса төшеп. – Тагын икесе кайда?
Председатель, аркасында борча йөргәндәй, калак сөякләрен уйнатып куйды.
– Тагын икесеме?.. Теге ни, әлеге Нурисламов, райфо инспекторы чакыртып алган иде.
– Ни өчен чакыртып ала ул? Ни эшкә?
– Ни эшкә дип… әллә ни зур эшкә түгел, пүчтәк кенә… Капкасын җил аударган диме шунда…
– Аңлашылды! – диде Мостафин, аның сүзен кырт кисеп, ләкин артык сорашып тормады. Мәсьәлә бик четерекле, урыны түгел, шуңа күрә председатель белән икәүдән-икәү генә калгач сөйләшергә булды. Шулай да ул әлеге үсмер кызларга күрсәтеп сорамыйча булдыра алмады: – Ә бу… үскәннәрем дә печән чабып маташалармыни?
– Сез аларның буйларына карамагыз, – диде олырак яшьтәге бер апай. – Эшләп өйрәнгән кызлар алар, бездән бер дә калышмыйлар.
– Шулаймыни?
Председатель үзенчә мәсьәләгә ачыклык кертергә теләде:
– Аларның һәркайсы уналтыдан узган инде, так что, устав буенча минимумны тутырырга тиешләр.
– Синең бар белгәнең минимум, – диде олырак яшьтәге апай. – Алар бит күрше авылда укыйлар, менә хезмәт көне эшләгәч, кышын колхоздан ат соравы безнең өчен ансатрак була, диләр. Шуңа бит инде, кушканны да көтмичә, үзләре теләп эшкә чыгалар.
Бүтәннәрнекенә караганда кыскарак саплы, кечерәк чалгылар тоткан кызлар елтыр тере күзләре белән Мостафинга туп-туры карап торалар иде. Аларның бөтен кыяфәте – көлемсерәгән йөзләре дә, тере карашлары да гүя: «Һи, ничек кенә без эшлибез әле!» – дип әйтеп тора кебек иде.