Выбрать главу

Мостафин кызларны мактады, ә председательгә кышын мәктәпкә барыр өчен, атны аларга отказсыз бирергә кушты.

– Эшләгән кешегә берни дә жәл түгел, – диде председатель, кинәт юмартланып.

Аннан Мостафин апайлардан ничек эшләүләрен, эш шартларын, нәрсә җитешмәвен сорашып торды. Апайларның күбесе шушында, печәнлектә үк куналар икән, тик яшь балалы апайлар гына авылга кайтып йөриләр. Иртән колхоз аларны ат белән китерә, ә кайтырга ат җибәрми икән. Арыган аяклар белән биш километр җирне тәпи-тәпи җәяүләргә туры килә, диләр апайлар…

Мостафин моның өчен председательгә шактый каты әйткәләде; председатель бүгеннән калмый көн дә ат җибәрергә булды. Шуннан соң апайлар көннәрнең бик эссе торуын, чәйнең күп эчелүен әйтеп, шикәр юклыктан зарландылар.

– Кибеткә әлеге тышсыз кәнфит тә бу арада кайтмый башлады, – диде апайларның берсе.

Бусы катлаулырак мәсьәлә иде. Мостафин ничегрәк җайлап әйтергә белмичә торган арада, председатель тагын өлгерлек күрсәтте:

– Апайлар, борчылмагыз, – диде ул, – бүген сезне яңа бал белән сыйлыйбыз. Әхмәтша бабайга мин умарталарын карап, бал алырга куштым, так что, чәйне тәмләп эчәрсез…

Апайларның кайберләре сүлпән генә рәхмәт әйттеләр, ә күбесе дәшмәделәр, күрәсең, председательләренең вәгъдә белән сыйларга яратуын яхшы беләләр иде. Хәер, кем белә, секретарь алдында биргән вәгъдәсен, бәлкем, үтәр дә. Аның кайчан бик юмартланып киткән чаклары да булгалый иде.

…Сөйләшеп тору озакка бармады, председательнең аты бер урында тора алмыйча бик тыпырчына башлады, аны кигәвен сырып алган иде.

Китәр алдыннан, Мостафин:

– Ярый, апайлар, тырышып кына эшләгез, – диде. – Печән икмәк шикелле үк кирәк нәрсә, үзегез дә беләсез.

– Беләбез, – диде таза апай һәм нидер аңлатырга теләгәндәй өстәп куйды: – Эш бездән калмас!

Менә алар урыннарына таралдылар. Әле берсе, әле икенчесе, чалгысын арткарак терәп, сыртыннан алып һәм кырынрак тотып, «чыж-чаң, чыж-чаң» кайрарга тотындылар. Кайрап бетергәч, берәм-берәм башлаган покосларына төштеләр. Күп тә үтмәде, торналар кебек кыеклап тезелешкән апайлар, бар да бер көйгә салмак кына селтәнеп, чәчәкле тугай үләнен сул якларына хәтфә тар палас сузгандай салып бара башладылар. Иң очта әлеге үсмер кызлар, бала торналардай олылардан калышмыйча, үз покосларын чабып киләләр иде. Беләкләрегез талмасын, рәхмәт төшкерләре!

Мостафин белән председатель ат янына килделәр. Ат, бичара, нишләргә белмичә бер артка чигенә, бер алга тартыла, койрыгын бертуктаусыз уңга-сулга селти, дүрт аягы белән дә алмаш-тилмәш корсагына тибә иде. Председатель, тиз генә атның башын чишеп, тезген очын тәртәгә бәйләде, һәм тирбәлеп торган тарантаска чак утырулары булды – чаптырып китеп тә бардылар.

Озакламый ат тар тугай юлына чыкты. Юлның ат таптаган сукмагы белән тәгәрмәчләр салган эзе буйлап биек үлән үскән; шул үлән эчендә атның аяклары да, тарантасның тәгәрмәчләре дә күмелеп бара… Тарантас егып узган үләннәр сукрангандай кыштыр-кыштыр шаулыйлар да аннан, янә берни булмагандай, артта тураеп калалар иде.

…Мостафин сүзсез, боек иде. Ниндидер күңелсез уйларга йотылган иде ул. Күзләре дә аның ничектер эчкә киткән, гүя тышкы дөньяга түгел, ә күңелендәге уйларына төбәлгән. Күрәме ул алдында җәелеп яткан чәчәкле тугайны, күрәме анда-санда ялгыз утырган мәһабәт карт тирәкләрне, күрәме, ниһаять, озын керфекләр арасыннан караган зәңгәр күзләр төсле, зифа камышлар арасыннан көнгә каршы елтырап яткан вак күлләрне? Әллә берни дә күрми, бары үзенең уйларын гына беләме?…

Шулай да аның күзләре гаҗәеп бер нәрсәгә төште: юлдан сул кулда, сазлыкка әйләнгән бер кечкенә уйсулыкта, күче белән сары чәчәкләр үсеп утыра. Тугайда нинди генә чәчәкләр булмый, ләкин болар тирәсендә аларның берсе дә юк. Ялгыз үзләренә бер семья булып үсеп утырган бу озын сабаклы һәм бармак бите хәтле кечкенә чәчәкләрнең сары төсе искиткеч ачык, якты иде. Эретеп тамызган гәрәбә тамчысыдай янып торалар иде алар…

Мостафин бу гаҗәеп чәчәкләрне күреп ихтыярсыз сокланды.

– Нинди тере, матур чәчәкләр! – диде ул, беренче кат телгә килеп.

Райком секретареның кәефен ачык белә алмыйча, шуңа пошынып һәм нидән сүз башларга белмичә шүрләбрәк барган председатель шунда ук ашыгып сорады:

– Кайсы чәчәкләрне әйтәсез, Мостафин абый?

– Әнә теге уйсулыкта үсеп утырган сары чәчәкләрне әйтәм.

– Ә-ә, аларны… әйе шул, матурлар…

– Ничек атала ул чәчәкләр?

– Бездә аларны «ут чәчәк» дип атыйлар.

– «Ут чәчәк». Исеме дә үзенә бик туры килә икән. Чыннан да, уттай янып торалар бит.

– Анысы шулай, – диде председатель, бик үк килешеп бетмәгәндәй. – Ләкин бер төсенә карап кына «ут чәчәк» дип йөртмиләр аны…