– Ә тагын нәрсәсе өчен алай дип йөртәләр соң?
– Бик зәһәр булганы өчен… Менә син аны тотып иснәсәң – төчкертә ул, капсаң – авызны уттай яндыра, ышкысаң – тәнне боза. Так что, алама нәрсә, шуңа күрә мал да ашамый аны.
Мостафинны бик гаҗәпләндерде бу сүзләр; нинди көтелмәгән алдану: «ут чәчәк» – матур чәчәк, «ут чәчәк» – зәһәр чәчәк! «Ут чәчәк»кә кагылырга ярамый. Кагылсаң – әнә нишләтә ул! Белер-белмәс соклануы өчен, Мостафинга хәтта уңайсыз да булып китте.
– Кара син аны, – диде ул сүнгән тавыш белән. – Ишеткәнем дә, күргәнем дә юк иде әле мондый чәчәкне…
– Сазлыкта гына үсә бит ул, – диде председатель.
Тагын бер камыш баскан кечкенә күл кырында «ут чәчәкләр» күренде, ләкин Мостафин бу юлы аларга карамаска тырышты. Авылга кайтып җиткәнче, бу председатель белән дә бүтән бер авыз сүз сөйләшмәде. Камышлыга кайтып киткән чакта да, ул аңа бернинди наказлар да, боерыклар да биреп тормады. Машинасының түренә кереп, елышып утырды да китеп тә барды.
…Бик әшәке иде аның рухи хәле. Оят та иде аңа, авыр да иде, кемнәрдер алдында гаепле дә кебек иде. Нидән бу? Әлеге кара янып печән чабучы апайлардан ояламы ул, шулар алдында үзен гаепле тоямы? Ихтимал. Ләкин бу аның өчен яңалык түгел бит. Сугыш елларыннан бирле хатын-кызларның колхозларда төп көч булып эшләп килүләрен ул бик яхшы белә. Хатын-кызларның нинди авырлыкларга чыдап, күпме фидакярлекләр күрсәтүләрен ул моңарчы да үз күзе белән күреп килде. Эш нидә соң? Әллә шул йөзләреннән сабыйлык чырайлары да китеп бетмәгән япь-яшь кызларның таза ирләр эшенә чыгып тотынуларын күрү аның бәгырен сыкратып җибәрдеме? Әйе, бу күз яше белән нечкәреп сокланырлык бер күренеш иде… Әмма бу күренеш тә аны мондый караңгы уйларга төшермәгән булыр иде, әгәр ул элекке Мостафин булса… Хикмәт нидә соң? Хикмәт шунда ки, аның үз тормышы көннән-көн халык тормышыннан ераклаша бара иде. Ул үзе ничектер икегә бүленеп, бер-берсенә каршы торган, бер-берсен аңламас ике кеше булып яши башлады. Чыннан да, менә ул үзләренең киләчәк укуларын кайгыртып печән чабучы кызларга сокланды, аларны кызганган булды, ә шул ук вакытта аның өендә сабанга җигәрлек яшь, таза хатын кыл кыймылдатмыйча ята. Хәер, бу кадәресе белән генә килешергә дә мөмкин булыр иде, аның хатыны эшләсә ни дә, эшләмәсә ни – теге кызлар өчен барыбер ич. Ә менә бер инспектор актыгының кызу эш өстендә колхоздан ике таза ирне алып китүе белән ничек килешергә? Моның өчен бит аны кайту белән чакырып алып, өстәл сугып: «Син колхозны таларга тотындыңмыни әле, сукин сын! Судка бирәм!» – дип, өстенә җикерергә кирәк иде. Ләкин ул, Мостафин, сизеп тора: кулы ачудан йодрыкланса да, өстәл суга алмаячак, ярсуы эченә сыешмаса да җикереп кычкырырга көче җитмәячәк. Чөнки ул үзе колхоз осталарыннан, капка гына түгел, өй салдырып кергән кеше, һәм теге нахалның шуны белеп, аның йөзенә мыскыллы көлеп каравы бар. Йә, җитәкче кеше өчен бу фаҗига түгелме?! Яки менә миләр кайнатырлык бүгенге эсседә сусыннарын ничек басарга белмәгән апайлар аңа шикәр юклыктан зарландылар. Ә бит аның өендә – ул белә – ике эшсез хатын, аналы-кызлы, потлап варенье кайнаталар. Хәер, кайнатмагае чәнчелеп китсеннәр! Мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда: ул, райком секретаре, ай саен районга азмы-күпме килгән шикәрнең шул апайларга барып җитмичә, каядыр эреп бетүенә юл куя. Чөнки апайларга дигән шикәр ниндидер хәрәм юллар белән аның үз өстәленә дә килә. Ул тик күрмәмешкә, белмәмешкә салына. Йә, кабахәтлек түгелме бу?
…Һәм менә шушы үзенең җаваплы исеменә, тоткан урынына һич ярамаган хәлне бик яхшы аңлау һәм шул хәл белән килешеп яшәү аның төп бәхетсезлеге иде. Нәрсә мәҗбүр итә соң аны мондый газаплы каршылыкта яшәргә? Нигә ул әле югалтып бетмәгән намусын, ирлек көчен җыеп, бу каһәр суккан каршылыктан чыгарга тырышып карамый?
Юк, карый ул, тик кайсы якка таба чыгарга – эш бары шунда гына.
Бер хакыйкать аның өчен хәзер ачык: «ут чәчәге»нә кызыгып, ул сазлыкка керде һәм шунда батып калды. «Ут чәчәге»нең зәһәрен башта сизмәде, ә тора-бара сизсә дә, аңа ияләшеп өлгерде. Хәзер инде ул Наҗиясен өзелеп ярату гына түгел, аңа кол булыр дәрәҗәгә җитте, аның өчен куркып-калтыранып кына тора башлады. Ул, бабасы белән әбисенең котыртуларын тыңлап һәм Наҗиянең таләбенә буйсынып, йорт салдырды. Озак та үтмәде, Андреевның әйткәннәре дөрескә килде: ул, Мостафин, йортка хуҗа түгел, ә йорт аңа хуҗа булып алды. Инде менә хәзер бик ачык белеп тора: Наҗиясен дә, йортын да ул ташлый алмаячак.
Димәк, нишләргә кирәк? Бердәнбер чара – партия эшеннән китүдер, ахрысы. Бу уй Мостафин күңеленә соңгы вакытларда бик еш килә башлады. Чөнки тормышында һәм үзендә булган үзгәреш котылгысыз рәвештә шуңа таба илтә иде. Бала түгел, күрә ич ул! Элекке кебек эшендә иҗади рухлану юк инде, принципиаль гадел була алуын акрынлап югалтты, кешеләр белән ачык, саф күңелле була алмый башлады; ничектер үз эченә йотылган яшерен кешегә әверелде һәм халыктан курка торган булды. Йә, мондый хәлдә ничек инде партия җитәкчесе булырга мөмкин, ди? Тагын аның өчен иң куркынычлысы шул иде: тыштан никадәр генә ул үзенең исемен, дәрәҗәсен сакларга тырышмасын, әмма халык күзеннән акрынлап төшә баруын, коммунистларның аңа кырын карауларын, бер язучы әйтмешли, аркасы белән тоеп йөри иде. Һичничек котыла алмас кебек иде ул партиядәш иптәшләренең бу салкын, кырын карауларыннан һәм вакыт-вакыт аның бөтенләй кешеләр күзеннән югаласы килеп китә иде.