Выбрать главу

…Менә бүген, «Кызыл яр» колхозыннан кайтып килешли, Мостафин үзенең аяныч хәлен тагын бер кат аеруча тирәнлек белән кичерде. Тагын бер кат үзенә: «Юк, булмый болай, ярамый болай, райкомнан китәргә кирәк!» – диде… Икенче төрле нәтиҗәне ул ясый алмый иде инде. Чөнки аның күңеленә кечкенәрәк берәр эштә эшләп, күзгә чагылмас гади бер кеше булып, үз өендә үзенең Наҗиясе белән тыныч кына яшәү теләге бик нык тамыр җибәреп өлгергән иде.

Ләкин Мостафин хәленә төшкән кеше өчен, гадәттә, икеләнү, кыюсызлык хас була. Менә ул да шактый вакыт аптырауга төшеп йөрде. Аның үзе сорап партия эшеннән китәргә йөрәге җитми иде. Шуңа күрә ул сайлауларны көтәргә булды: ихтимал, шул чакта җәнҗалсыз гына төшеп калырмын дип өметләнеп торды.

…Һәм без беләбез, Мостафин үзенең исәбендә ялгышмады: шул ук елны көзен партиянең райком конференциясендә ул райком составыннан төшеп калды. Үзе төшеп калу бер хәл, шаукымы аның Андреевка да тиеп узды. Күп кенә делегатлар аңа: «Иптәш Андреев, сез кайда идегез, нишләп сез Мостафинның мещанлык сазлыгына батып баруын күрмәдегез, ул йорт салдыра башлагач та, коммунист һәм җитәкче буларак, нигә аның белән принципиаль рәвештә сөйләшмәдегез?» – дигән каты сораулар куйдылар.

Андреев соңгы сүзендә бу сорауларга тулы җавап биреп үтмичә кала алмады, билгеле… Гадәттә, ашыкмыйча, тыныч кына сөйли торган Андреевның, «Мостафин мәсьәләсе»нә җиткәч, шактый дулкынлануы сизелде. Күрәсең, ул үзе дә «Мостафин мәсьәләсе»н авыр кичерә иде… Әйе, ул, Андреев, Мостафинга вакытында йогынты ясый алмавы өчен үкенә, аның шәхси тормышында эшләгән кайбер хаталарына карата йомшаклык күрсәтүен икърар итә. Дөрес, йорт салдыру мәсьәләсендә ул аңа иптәшләрчә кисәтү ясамады түгел, ясады, ләкин бу кисәтү аз булды, йомшак булды. Ни өчен, нидән ул, Андреев, политика теле белән әйткәндә, либеральлек күрсәтте соң? Беренчедән, ул моны үзенең райкомда яңа кеше булуы, район шартларын һәм җитәкчеләрен ныклап белеп җиткермәве, шуңа күрә ашыгып нәтиҗә ясаудан сакланырга тырышуы белән аңлатты. Икенчедән, Мостафинга моңарчы бик ышануын, ихтимал, үзе үк кая таба баруын сизәр, исенә килер, чигенер дип өметләнеп торуын әйтте. Сүзенең ахырында ул Мостафинның килгән чакларында бик тырышып эшләвен, колхозлар белән җитәкчелек итүдә күп көч куюын әйтеп, хәзер дә әле аңа ышанычын югалтып бетермәвен, шуңа күрә аны, әгәр ул хатасын бөтен тирәнлеге белән аңласа һәм үзе өчен дөрес нәтиҗә чыгара алса, райком составында калдыруны мөмкин дип табуын белдерде.

Делегатлар Андреевны бик игътибар белән тыңладылар, әмма Мостафинга яңадан ышануны мөмкин дип тапмадылар.

Кайбер алама эшләр эшләгән кешеләр, гадәттә, кинәт җимерелеп төшәләр, партиядән куылалар, җинаятьчеләр эскәмиясенә эләгәләр, төрмәгә китеп баралар. Мостафин белән, билгеле, андый бәхетсезлек булмады. Аның җинаяте юк иде, эшендә нинди дә булса зур хата эшләмәде ул, шулай ук «череп таркалуда» да аны гаепләмәделәр. Аңа син халыктан аерылдың, обывательгә әйләндең, партия эшенә ярамыйсың, диделәр. Һәм ул… төшеп калды.

Төшеп калуны көтеп алганга күрә, Мостафин йөрәгендә кузгалган хурлану, әрнү кебек хисләрне, башта әйткәнебезчә, көчләнеп булса да басарга тырышты. Шулай да аның белән әллә ни булды: ул тәмам үз эченә йотылды һәм бөтенләй телдән калды, әйтерсең мәрткә китте. Бер ай буена ул бабаларына аяк атлап бармады һәм бер ай буена янында яткан Наҗиясенә кагылмады, гүя аны тоюдан туктады. Бу хәлдән бик куркуга төшкән һәм иренең фаҗигасен бөтен тирәнлеге белән аңлаудан ерак булган Наҗия, аңа сарылып, гадәтенчә иркә еламсырап:

– Шакир бәгърем, ни булды сиңа, ник бер сүз дә әйтмисең, ник күзләреңне ачмыйсың? Мин куркам, җаным, синең өчен куркам! Йә, күзеңне ач инде, йә, бер генә сүз әйт инде? – дип ялварып та карады.

Ләкин җансыз сындай хәрәкәтсез яткан Мостафин аңа бары:

– Сарылма! – дип кенә әйтте, һәм ул моны шундый итеп әйтте ки, Наҗия берьюлы шым булып калды.