Дөрес, Наҗия дә тормышларындагы бу «көтелмәгән» үзгәрешне үзенчә авыр кичерә иде: әйе, бетте аның өчен секретарь хатыны булып һаваланып йөрүләр…
Тик Идият абзый гына киявенең хәлен азмы-күпме дөрес аңлады булса кирәк. Һәрхәлдә, ул, гомерендә беренче тапкыр диярлек ир хокукы белән файдаланып, хатынына:
– Кияүне тынычлыкта калдыр, күзенә күренеп йөрисе булма! – дип, бик нык кисәтеп куйды. Үзе исә, ниндидер сылтау табып, бер-ике атнага өлкә шәһәренә командировкага китеп барды.
Майпәрвәз ханым иренең кисәтүен, бәлкем, колагына да элмәгән булыр иде, ләкин киявен бер барып күргәч, чыннан да, вакытлыча посып, тынып торуны үзе өчен хәерлерәк булыр дип тапты. Тик ара-тирә ашыгып кына килеп-киткәләгән кызын юатыр өчен, һаман аңа:
– Син, Наҗия, бер дә борчылма, бар да җайланыр, бар да үзенең эзенә төшәр, Алла бирсә! Кияүнең райком кебек үзе бәрәкәтсез, үзе җәфалы җирдән китүе файдага гына булыр, – дип әйтә торды.
…Салкын, шыксыз, караңгы көзнең һич чиге булмастай тоелган бу бер ае эчендә Мостафин күңеленнән ниләр кичерде, күпме уйлар башыннан үткәрде – моны беркем дә әйтеп бирә алмас иде. Ниләр генә кичермәсен, күпме генә уйлар килеп китмәсен – болар бар да аның үз эчендә калды. Ниһаять, ул акрынлап терелә башлады, акрынлап иске хәленә кайткан кебек булды. Күрәсең, тау кадәр газап йотып, ахыр чиктә үзенең язмышы белән килеште.
Хәзерге вакытта Мостафин Камышлыда агач эшләре артеленең председателе булып тора. Аның артеле тугым һәм чана табаннары бөгә, шулай ук табуретка, өстәл, шүрлек кебек кайбер өй кирәк-яраклары эшләп чыгара.
Мостафинның, мәгълүм булганча, йорты бар, йортында сыеры бар, кош-кортлары бар. Артельгә кергәч, дуңгыз алып симертергә куйды. Йортын һәм терлекләрен ул үзе карый. Һәр көнне эштән кайткач, ул иске телогрейкасын кия дә тизрәк шулар янына чыга. Җиңел аңа алар янында: башы кирәксез уйлардан буш, күңеле йокыга талгандай тыныч…
Шулай да ул шактый нык үзгәрде: чигә чәчләре агарып, йөзе суырылып, күзләре тоныкланып калды. Ничектер гәүдәгә дә чүгә, бөрешә төшкән кебек булды. Таза, көчле иргә хас элекке мәһабәт сын, горур килбәт юк инде. Гүя аның бөтен кыяфәтенә якынлашып килгән картлыкның беренче салкын шәүләсе ятты.
Ә Наҗия? Наҗия ни: «ут чәчәктәй» һаман балкып тора ул. Аңа бит әле егерме өч яшь кенә. Хатын буларак ул тагы да матурланып, тулыланып китте һәм торган саен пешә, тулылана барыр төсле. Элеккечә һаман очынып кына тора ул, балаларныкыдай ваемсыз, саф, алсу йөзендә бернинди уй әсәре юк, тәмле ашарга, матур киенергә, күп йөрергә ярата. Пөхтәлекне бик сөя, үзен бик карый белә, өен, урын-җирен дә бик чиста тота, ләкин кара эшне бер дә яратмый. Сыерны да күрше апайдан саудыра.
…Шакирын элеккечә бик ярата кебек, һәрхәлдә, Мостафин өчен ул һаман дәртле, кайнар хатын. Шикләнергә, борчылырга сәбәп чыкканы юк. Шулай да берара халык телендә, Мостафинның Наҗиясе раймагтагы кара мыеклы егет белән «чиерттерә» икән, дигән хәбәр йөргән иде. Дөрес идеме бу – тәгаен әйтүе читен. Ихтимал, гайбәт кенә булгандыр. Мостафин үзе аны ишетмәде, һәм без аның андый әшәке гайбәтне ишетмәвен теләр идек. Бик күп позицияләрен бирде ул Наҗиясе өчен…
Тагын шул: Наҗиянең менә дүрт ел инде баласы булганы юк. Врачлар аңа курортка барырга киңәш бирәләр икән. Ә Мостафинның ике күз кебек теләгән нәрсәсе – бала. Шуңа күрә ул, дуңгызны суеп саткач, Наҗиясен курортка җибәрергә уйлап тора.
…Мостафинның киләчәк тормышын юрап тору файдасыз эш булыр иде. Тормыш юлы борылмалы да сырылмалы, кая илтеп чыгарыр ул – алдан әйтүе читен. Шуңа күрә, хөрмәтле укучы, рөхсәт итегез шушы урында нокта куярга.
ЙӨРӘК СЕРЕ
Таулар итәгеннән диңгезгә карап һәм куе яшеллеккә күмелеп утырган ак сарайлар шәһәре Сочига мин бүген көннең икенче яртысында килеп төшкән идем. Кулымдагы путёвка буенча шәһәр читендәге «Дулкын» санаториена килеп җиткәндә, күләгәләр озынаеп, көндезге эсселек шактый сүрелгән иде инде.
Бүген килеп төшүчеләр өч-дүрт кенә кеше булганлыктан, безне кабул итү озакка сузылмады. Мин, ванна кереп, бүлмәгә урнашкач, өс-башымны алыштырып, санаторий паркына чыктым. Паркта һичкем юк, ял итүчеләр, күрәсең, барысы да диңгездә… Кичке ашка кадәр вакыт бар әле, миңа да диңгез буена төшкәндә ярар иде, ләкин нигәдер ирендем. Бина алдындагы түгәрәк мәйданчыкның бер читенә узып, шәм шикелле төп-төз кипарис төбендәге яшел эскәмиягә барып утырдым.
…Менә мин тагын Кара диңгез буенда, тагын шул ук «Дулкын» санаториенда… Аһ, никадәр кыска бу бер ел гомер! Гүя бер елдан түгел, ә бер тәүлектән әйләнеп килдем мин бирегә. Берәр үзгәреш эзләп, тирә-ягыма күпме генә карансам да таба алмыйм мин аны: бар да искечә, барысы да үз урынында… Чыннан да, нәрсә ул бер ел вакыт гасырлар буена акрынлап кына үзгәргән табигать өчен яки кеше кулы тудырган материаль әйберләр өчен? Бу кипарислар, бу пальмалар, магнолияләр, «боек таллар», бу акация, лавр, олеандр куаклары, ун елдан соң килсәң дә, шулай тыныч кына үсеп утырмаслармыни? Бу ак бина үзенең ялт иткән тоташ тәрәзәләре белән, зиннәтле яка эченнән сузылган гүзәл йөз шикелле, шушы искиткеч купшы-матур яшеллек арасыннан түбәндәге зәңгәр диңгезгә илле елдан соң да шулай тын гына карап тормасмыни?.. Хәтта, мин әйтер идем, ел саен яңадан үстерелгән, исемнәрен белеп бетергесез менә бу нәфис чәчәкләр дә, кайчан гына килсәң дә, нәкъ шул урыннарында, нәкъ бүгенгечә, мул яктылыктан һәм кешеләрнең назлы карашыннан оялчан кызлардай сөенешеп утырачаклар ич!