…Ләкин мин беләм, мин тоям: үзгәреш бар, үзгәреш булмыйча мөмкин түгел. Тормышның кануны шундый инде: бер ел эчендә генә түгел, күз ачып йомган арада да дөньядагы барлык җанлы-җансыз нәрсә күпмегәдер үзгәреп өлгерә. Мин аны, ул үзгәрешне, иң элек үземдә хис итәм: кеше күзенә чалынырлык яңа сыйфатларга баемасам да, һәрхәлдә, бер елга картайдым мин… Бер ел эчендә минем башымнан шактый хәлләр кичте, зур тарихи вакыйгалар шаһиты булдым, кемнәрнедер югалттым, нәрсәнедер аңладым, күпмедер тәҗрибә җыйдым… Һичшиксез, рухланган, куанган вакытларым булды, шулай ук бик борчылган-кайгырган чакларым да булмады түгел, булды. Кыскасы, күпме генә акыл сатма, әмма хакыйкать шул: бер ел вакыт буш ара булмаган ул!.. Ул тулы, шактый күп хәлләр белән тулы. Ләкин үтте инде ул бер ел вакыт! Алып китте үзе белән гомернең кечкенә бер өлешен, күз карашының күпмедер яктысын, йөрәкнең күпмедер ялкынын…
…Кадерле, бик кадерле ул үткән гомер! Бигрәк тә менә хәзергедәй, беркайчан да онытылмаслык хатирәләр урыны булган җиргә әйләнеп кайткач, аеруча тирән хис итәсең икән аны… Белсәгез иде, никадәр якын, кадерле миңа бу тын бакча, бу ак бина, бу яшел эскәмияләр!.. Ул – Зөһрә йөрде шул ук яктылык һәм күләгәләр белән чуарланган тын юлларда, ул – Зөһрә утырды шул бу яшел эскәмияләрдә… Нинди ачык булып барысы да күз алдыма килә!
…Әнә өченче каттагы кырыйдан дүртенче балконга менә шушы кояш баер алдыннан ук чыгып баса торган иде. Диңгез түренә төшеп барган кояшның соңгы дәрт белән балкыган нурлары аны башыннан аягына кадәр яктырта. Дулкынланып иңбашына төшкән аксыл чәчләре һәм аяк йөзенә җиткән эре чәчәкле күк атлас халаты белән ул әллә каян ук балкып күренә… Менә куллары белән балкон читенә тотынып, ул күзләрен кыса төшеп, кояшны озаткандай, диңгезнең җем-җем уйнаклаган түренә тик кенә карап тора. Бу минутта мин, түбәннән сихерләнеп, аңа карыйм: «Әйе, – дим эчемнән, – гомере буена ул менә шундый биеклектә, менә шулай нур эчендә балкып торса иде!»
…Сагыну никадәр ачы ләззәт икән ул! Тирән юксынудан күз карашымны нәрсәгә төшерергә белмичә, ялгызым боегып утырам. Һәр агачтан: «Сез аны бүген күрмәдегезме?» – дип сорыйсым килә… Әйе, күпме без бу паркның тын, аулак аллеяларында йөрмәдек, күпме тапкыр без тау башыннан түбәндә киерелеп яткан бу чиксез диңгезгә карап тормадык! Менә хәзер мин шуларның барысын да: диңгезен дә, тавын да, йөргән сукмакларны да, иснәгән чәчәкләрне дә – барысын да яңадан күрәм, тик ул гына юк. Нигә бу кадәр мин аны юксынам, кем иде соң ул миңа?
…Мин бит инде, булды да үтте, акрынлап онытам, яңадан салкын, тыныч хәлемә кайтам, дип ышана башлаган идем. Ә менә бирегә килеп, суынмаган эзләргә тагын баскач, барысы да яңадан уянды, яңадан кабынды. Нишлим? Зөһрә минем бик яшерен йөрәк серем иде. Үземдә генә сакланырга, үзем генә белергә тиешле серем иде ул… Әмма хәзер мин аны сөйләп бирмичә булдыра алмыйм. Кеше күңелен бушатса җиңеләеп кала, диләр.
…Әйе, без аның белән моннан нәкъ бер ел элек шушы «Дулкын» санаториенда таныштык. Беренче тапкыр мин аны, бирегә килеп төшкәч, икенчеме, өченчеме көнне күрдем. Ләкин бик кыска ара: мин ашханәгә кереп барганда, ул чыгып килә иде. Юл бирдем, янымнан гына җыйнак, сылу гәүдәле ханым үтте, нәфис бер хуш ис сизелер-сизелмәс кенә борыныма бәрелеп үткәндәй булды, һәм сирень төсендәге ефәк күлмәгенең чак кына чыжлавын ишетеп калдым. Артыма борылып карыйсым килде, ләкин… яхшысынмадым.
Шуннан соң мин аны икенче көнне, кичке ашка керер алдыннан, шушы кечкенә мәйданчыкта күрдем. Читтәге эскәмияләрнең берсендә ялгызы утырып тора иде ул. Күрү белән, мин аны таныдым һәм, ирексездән тукталып, аңа карап тора башладым. Ханым утыз-утыз өчләр тирәсендә булыр. Ак чырайлы ул, чәчләре дә кылган төсле аксыл, әмма шома түгел, ә күпереп, дулкынланып артка ятып тора. Кашлары нечкә, чәченә караганда шактый тонык… Ә менә күзләре ни төсле – ерактан ачык күрә алмыйм. Әлбәттә, йә зәңгәр, йә соры булырга тиеш… Аксыл чәч, коңгырт кашка бүтән төс туры киләмени?!